#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәләтле чыгышларга бай булган гала-концерт

последние и лучшие новости искусства в мире

32-12Тубылда 5 нче агустта XI халыкара “Искер-җыен” себер татарлары тарихи-мәдәни мирасы фестиваленең гала-концерты “Синтез” сәнгать һәм мәдәният үзәгенең тамашачылар залында үтте. Сәхнәдән илебезнең төрле өлкәләреннән килгән кунаклар, бу чараны оештыручы ТРОО “Мирас ”оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова бәйрәм тамашачыларын котладылар, кайнар сәламнәрен, теләкләрен юлладылар. Луиза Алимчан кызы оештыручыларга, ярдәм итүчеләргә, катнашучыларга рәхмәтләрен белдерде. Ерак юлларны якын итеп килгән хөрмәтле кунакларга Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Фестиваль тамашачылары яраткан җырчыларының, “Искер-җыен”да катнашып җиңүләр яулаган профессиональ дәрәҗәдәге биючеләренең чыгышларын яңадан карап, рәхәтләнеп тамаша кылып, аларны алкышлар белән озаттылар. Концерт программасында танылган, атказанган артистлар, үзешчәннәр, фольклор төркемнәре, шигырь сөйләүчеләр дә булды. Тубыллылар Башкортостан Республикасының атказанган артисты Фәнилә Хәбированы, Гөлнәфис Валееваны, Динара Исхакованы, Асель Ергаринаны яратып каршыладылар. Төрле номинацияләрдә лауреат дипломнары белән бүләкләнүчеләр яңадан талантлы җырлары, биюләре белән фестиваль кунакларын сөендерделәр. Айдар Ниязовның, Илчан Хөснетдиновның, Хәсән Хучашевның, Айгөл Захарованың, Роза Яхинаның җырлары, биюләре, “Тамаша”, “Веселинки” ансамбльләренең, гран-при дипломына һәм бүләгенә лаек булган Эльвира Голубеваның чыгышлары халык күңеленә дә хуш килде. ”Искер-җыен”фестивале программасын төзүдә ел саен ярдәм итүче Андрей Засорин Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Рәхмәт сүзе белән бүләкләнде. Ул узган еллар белән чагыштырып: ”Быел катнашучылар, кунаклар күп булды. Сәхнәдән чыгыш ясаучыларның сыйфаты да елдан-ел күтәрелә.Программа эчтәлекле, төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне кертеп төзелде. Шәһәрләрдән һәм үз районыбыздан килүче тамашачылар да канәгать”, - дип фикерләрен әйтте. Яңа талантлар ачкан, яшьләребезне зур сәхнәләргә чыгарга ярдәм иткән “Искер-җыен” фестиваленең гала-концерты “Туган тел” җыры белән тәмамлануы милли сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгән чара булып традициягә керде. Монда мәктәп яшендәге укучылар да, өлкән яшьтәгеләр дә катнаштылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836