Материалы

Саклагыз үзегезне, якташлар!

последние и лучшие новости искусства в мире

Нәкъ бер ел элек, 2020 елда яңа коронавирус пандемиясе дөньяның астын-өскә китерәчәк, дип әйтсәләр, һичкем ышанмас иде. Кытайда шушы афәт башлангач, безгә килеп җитмәс, ул каядыр еракта шикелле тоелды. Апрельдә, үзбикләнү вакытында, шәһәрдә “ашыгыч ярдәм” машинасыннан чумага каршы киемнәргә киенгән табибларны күрсәң, сәер, куркыныч тоела иде.

Саклану чарасы буларак, битлекләрдә, перчаткаларда йөрү, кулларны еш юу, антисептиклар куллану турында боерык чыкты. Ә битлекләр аптекаларда да, кибетләрдә дә тиз генә юкка чыга. 2019 елда “Фикспрайс” кибетеннән алган кара төсле 10 данә битлек бар иде өйдә. Беренче тапкыр кигәч, “маршрутка”да кешеләр борыла-борыла карадылар, уңайсыз булды. Кеше бөтен нәрсәгә ияләшә, хәзер битлексез урамга чыгып та булмый, ансыз нәрсәдер җитми шикелле. “Эх, кайда икән битлексез йөргән вакытлар”, - дип үткән заманны сагынасың.

Сентябрь башында яшәгән йортыбызның ишегалдында урнашкан “Ассорти” дигән кибеткә кердем. Ул зур түгел, әмма кеше анда гел күп була. Дистанцияне саклап чиратта торам, күрәм, артымдагы 3-4 кешенең битлеге юк. Бер олы яшьтәге ханым гына кигән. “Кичә апамны күмдек, ябык табутта, өч кеше идек. Ә сез торасыз монда, вирусларыгызны төрле якка чәчтереп”, - диде ул көчле, калын тавышы белән аларга карап. “Нигә битлексез кибеткә кергән сатып алучыларга хезмәт күрсәтәсез?” – дип усал итеп сорады кассирдан. Кибетче кыз кинәт аптырап китте, һични әйтмәде. “Молодец, ханым, яхшы итте!” – дип уйлап кибеттән чыктым.

Сентябрь азагында кинәт 21 яшьлек кызым Алсуның башы авыртып китте. Икенче көнне “Бөтен буыннарым сызлый, сөякләрем авырта”, - дип зарланды. Температурасы 37,2 иде. “Иртәгә эшкә барма, табибка күрен”, дидем. Ул 2 нче поликлиникага китте. “Чиратта ике сәгать утырдым, коронавируска тестка мазок алдылар, ОРВИ диагнозын куйдылар, җомгага килерсең, диделәр”, - дип сөйләде кызым. Ул шулай авырып берничә көн өйдә ятты. Үзең сау булып, балаң авырса - икеләтә авыр. “Бернинди ис сизмим, тәм тоймыйм”, - дип гел лимон ашады. Борыны тонды, тамагы шеште. Температурасы 37,2 яисә 37,4 иде.

2 нче октябрь көнне җомгада поликлиникага барды. “Әни, KOVID-19 га тест «уңай» икән”, - дип телефоннан шалтыратты. Моны ишетеп коелып төштем, “Әһә, безгә дә килеп җиткән икән!” – дип уйладым. Кичен җиңел машинада чумага каршы костюмда табиб килде. Кызымны тыңлап карады, үпкәгез чиста, диде. “Поликлиникада терапевт нинди дарулар билгеләде, шуларны эчегез, авыр булса шалтыратыгыз”, - дип кәгазьгә телефон номеры язып бирде. Миңа карантинда утыру буенча “больничный” ачты. Һичкая чыкмавыбыз турында документка кул куйдык. “9-10 октябрь тирәләрендә табиб килеп кызыгызга кабат тест ясар”, - диде егет. Ул блокнотыннан адреслар карап, аңа нәрсәдер язып барды. Киткәнендә шул блокнотын онытып калдырган. Кызым артыннан йөгереп чыкты, табиб киткән. Блокнотка телефон номеры язылган, шуның буенча шалтыраттык. “Ярый, рәхмәт, хәзер үзенә шалтыратырбыз”, - дип әйттеләр элемтәнең икенче ягында. Табиб күпмедер вакыттан соң кире әйләнеп килде. Табибларның хәленә керергә кирәк, экстремаль шартларда ялсыз әллә ничә сәгать эшләп арыйлар...

10 октябрьдә махсус бригададан табиб килде. Кызымнан тестка мазок, миннән кан тамырымнан кан алды. 13 октябрьдә “Икегезнең дә анализларыгыз тискәре, сезгә иртәгә эшкә чыгарга ярый”, дип миңа шалтыраттылар. Кызым өченче тесты тискәре күрсәткәннән соң, 16 октябрьдә эшкә барды.

Бер көнне тукталышта танышым Эльвираны (исемнәр үзгәртелде) очраттым. Хәл-әхвәл сораштык. “Минем 40 яшьлек икедән туган сеңлем Саниянең үпкәсе 83% ка зарарланган. Аллага шөкер, исән калды. “Минем бронхит, апау”, - дип бер атна өендә ятты. “Чакырт “ашыгыч ярдәм” машинасын, - дип орыштым. “Юк, сезнең коронавирус дип әйтсәләр, куркудан йөрәгем шартлаячак”, - диде. Тәрәзәдән күрәм, өйләре янында медицина хезмәте машинасы тора икән. Шушы хәлгә төшкәнче түзгән бит. Икедән туган энем Рифатны беләсең бит, Сабантуйларда көрәшеп гел җиңүче булды. Ул 30 яшьлек спортчы егет, аракы эчми, тәмәке тартмый, сәламәт тормыш алып барды. Үпкәсе 55% ка зарарланган. Котовский урамындагы 1 нче өлкә шифаханәсендә ятып чыкты. “Көннәр буе түшәмгә карап, беркем белән сөйләшми койкада тик яттым. Әгәр сөйләшә башласам, китәм йөткереп, берничә сәгать туктый алмыйм, кан басымым күтәрелә”, - дип сөйләде мескен. Спортчы егет нык йончыган, психологик яктан бетеренгән. Бигрәк зәһәр, мәкерле, хәйләкәр вирус икән бу “корона”, - дип сөйләде Эльвира.

Тагын бер танышым Галия белән телефон аша сөйләштек.

- Беренче тапкыр табибка эләгү өчен 4 сәгать чиратта утырдым. 2 нче поликлиниканың коридорлары буйлап кеше тезелеп киткән. Табибка кергәч, температурамны үлчәргә градусник бирде. Табиб та, мин дә аның турында онытканбыз. Өйгә кайткач, курткамны салган идем, градусник кофтама эләгеп тора икән. Табибны һич гаепләмим, чөнки берүзе шуның кадәр кешене кабул итә, башы каткандыр”, - дип сөйләде ул.

Безгә табиблар вакытында килделәр, карадылар, зур рәхмәт! Бөек Ватан сугышында да беренче булып утка кергәннәр, хәзер дә кеше гомерен саклар өчен алгы сафта начар вирус белән көрәшәләр. Үзләре дә авырыйлар, үләләр. Август азагында “Градостроитель” реабилитация үзәгендә эшләгән 44 яшьлек терапевт Марина Сәфәрова дөньядан китте, 11 яшьлек кызы калды. Күптән түгел Патрушевадагы шифаханәдә эшләгән фельдшер 49 яшьлек Эльвира Федорова үлде. Өч баласы әниләрен югалтты.

Кайбер кешеләр коронавируска ышанмыйлар. Миңа ул кагылмый, дип саклану чараларыннан гауга куптарып баш тарталар. Үзең өчен борчылмагач, якыннарың, туганнарың өчен кайгырт. Җәмәгать урыннарында битлекләр, перчаткалар киегез, гел кулларыгызны, борыннарыгызны юыгыз, антисептиклар кулланыгыз. Сакланыгыз, якташлар!

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума