#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Себер татар шигъриятен яратучылар җыелдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

10-13Бу көннәрдә өлкә себер татарлары язучылары берлеге һәм өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе оештыруында Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгенең кунакханә залында “Кайран себер телгенәм” дип аталган шигърият кичәсе узды. Чараны язучылар берлеге җитәкчесе Клара Кучковская ачып, кунакларны җылы сәламләгәннән соң, ул берничә китап авторлары булган өлкә себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Марганова белән Вагай районы автономиясе рәисе Фәрхәт Шаморадовның өлкә себер татарлары язучылары берлегенә кабул ителүләрен әйтеп, аларга таныклыклар тапшырды.

Оешманың яңа әгъзаларын котлаганнан соң, филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин себер татарларының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихын саклап калу һәм үстерү буенча соңгы вакытта нинди эшләр башкарылганы, кайсы төбәкләрдә булып, нинди очрашулар уздырганнары турында сөйләде. Аннары шигърият кичәсенең темасына күчеп: “Йаңа айакка пасып киләтеген себертатар шигрийәтнең себертатарца пулган өлөшө артык сур пулмаса та, төрлө темаларга карайты. Кәсерге себертатар телтә иң перенце пулып Клара апа Кучковскаяның шигерләре цыкты. Алар “Әйткем киләте...”, “Цыйылмаган ацак”, “Күңелемнән...” китплар пулып тонйа күртеләр. Туган телебестә Мөнирә Хөснетдинова, Сәгит Сәгитов, Хәлил Уагайлы йасатылар. Пы кешеләр туган телебесне үстергәле, онотмагалы тигән йулта олло эш эшләйтләр тисәм, иц кем оторо килмәс тип уйлайым”, - диде һәм санап киткән авторларның шигырьләрен яттан сөйләргә әзерләнеп килгән кунаклар белән таныштырды. Алар арасында мәктәп укучылары булуы халыкны сөендерде. Каскара поселогында яшәп иҗат итүче “Дуслык” ансамбле (җитәкчесе Ф.Әскәров) җырчылары тулы составта катнашулары, аларның җирле авторларныкы гына түгел, татар халкының атаклы шагыйрьләре М.Җәлил, Һ.Такташ шигырьләрен дә сәнгатьле итеп сөйләүләре чарага үзенчәлекле ямь өстәде. Нәфис сүз осталарына өлкә автономиясе һәм мәдәният үзәге исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аннары Максим Сагидуллин кунакларны Галия Абайдуллинаның «Үс көйөмнө сусып пагам» дигән китабы белән таныштырып, аның тематик байлыгы, себер татарларының рухи үсешен керткән роле турында сөйләде. Җирле шагыйрә Клара Кучковская һәм үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлы үзләренең иҗат юллары турында сөйләп, берничә шигырьләрен укып ишеттерделәр. Шул арада мәдәният үзәге хезмәткәрләре милли ризыклардан табын әзерләп һәркемне чәйгә чакырдылар. Клара Кучковская кунакларга һәм татар мәдәният үзәгенә аерым рәхмәтен белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836