Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шагыйрәне искә алдык

последние и лучшие новости искусства в мире

24-13Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманованың якты истәлегенә Коръән ашы уздырылды. Тубылның тарихи мәчете имамы Фәннур хәзрәт Казыймов мәрхүмәнең рухына багышлап Коръән аятьләре укып, догаларын юллады.

Гөлфизәр Хәйретдин кызы 1949 елда Омск өлкәсенең Байбы авылында туа. Туган авылында урта белем ала, Омск шәһәренең елга һәм кооператив техникумын тәмамлый, сәүдә, элемтә һәм елга транспортында эшли.

Аннары Байбыга кайтып 15 ел мәдәният йорты белән җитәкчелек итә. Тубыл шәһәрендә яшәгән чорында шигырьләр иҗат итә башлый. Төмәндә һәм Тубылда аның бер-бер артлы «Себер ягым” (2003), “Нәни дусларга” (2006), “Изге Сүзге моңнары” (2009), “Аркаим – таулар иле” (2011), “Белем дөньясына сәяхәт” (2013), “Сүнмә, яшьлек” (2013) китаплары дөнья күрә. Җирле авторлар берлегендә чыккан “Ташламам, туган туфрагым” китабына да аның шигырьләре кергән. Мәгънәле, үтемле, шома укыла торган шигырьләр авторы Гөлфизәр Хәйретдин кызы исән чагында себер-татар мәдәният үзәге каршында иҗат итүче “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблендә катнаша, үзешчән татар театрында уйный. Мәрхүмәне мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева, шәһәр себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских, Наҗия Хәкимова, Мәдинә Уразмәтова, Заһидә Бекенина, Гөлҗиһан Закирова, Флорида Марганова, иҗатташ дуслары - Галия Абайдуллина, Сөнгатулла Бекенин, Әлмөхәммәт Хәбибуллин, чараны алып баручы Римма Шәрипова җылы сүзләр белән искә алдылар. Шагыйрәнең шигырьләренә көй иҗат иткән җырларын “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле башкарды. Бүгенге көндә авторның танылган “Сүзге” җырын Наҗия Хәкимова җырлап, тарихи вакыйгаларны искә төшерде.

Туган теленә, диненә, туган иленә карата мәхәббәтен, хөрмәтен шигъри юлларда чагылдырып калдырган Гөлфизәр апа дин юлында булган, хаҗга барган, догалары белән кешеләрне дәвалаган, намазын да калдырмаган хаҗия иде. Аның якты истәлегенә багышланган чараны оештыручы Роза апа Яхина: “Гөлфизәр Абдрахманованың арабыздан киткәненә өченче ел. Ел саен аның якты истәлегенә багышлап, рухлары оҗмахта булсын дигән теләкләр белән хәтер кичәсе оештырабыз. Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага, коллективына, матди ярдәм күрсәткән шәһәрнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллинга, Мәфрүзә Мортазинага, Флорида Маргановага рәхмәтләремне юллыйм. Гөлфизәрнең иҗаты онытылмас, аның шигырьләренә җирле композиторларыбыз көйләр язалар, аның җырлары мәдәни чараларда яңгырый. Кичәдә яшь буында җирле шагыйрь-шагыйрәләребезнең иҗаты туган телгә, туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләсен дигән теләкләр яңгырады. Аеруча Фәннур хәзрәт Казыймовка рәхмәтләремне юллыйм. Мәрхүмә Гөлфизәр Абдрахманованың рухы шат, урыны оҗмахта булсын”, - дип сөйләде.

Якташлары шагыйрәне хөрмәтләп, аның күпкырлы иҗатын, дини, тәрбияви характердагы поэмаларын, пьесаларын да искә алдылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836