Материалы

Шифалы әрекмән

последние и лучшие новости искусства в мире

Кызгылт-шәмәхә төстәге чәчәкле икееллык әлеге үсемлек Рәсәйдә киң таралган. Күп кенә бакчачылар әрекмәнне бернигә кирәкмәгән чүп үләненә санап, бик нык ялгыша. Халык дәвасында әрекмән яфраклары, орлыклары һәм тамырларының бик тә шифалы булуы мәгълүм.

Җыелмасында ниләр бар?

Үсемлекнең яфраклары аскорбин кислотасы, каротин, рутин, алкалоидлар, органик кислоталар, эфир майларына бай. Әрекмән орлыкларында бик тә файдалы арктиин гликозиды, тәнгә файдалы аксым, алма һәм лимон кислоталары, кумариннар, сапониннар һәм пектиннар бар. Тамырлары инулин полисахариды, протеиннар, май, шулай ук пектин матдәләр, стериннар, шешкә каршы тору үзлегенә ия алкалоидлар һәм фитонцидларга бай.

Шифалы үзлекләре

Әрекмәннең файдасын, шифалы үзлекләрен санап бетергесез. Нигезен су тәшкил иткән төрле төнәтмәләр халык дәвасында микробларны үтерергә сәләтле, ялкынсынуга, ярсынуга, шешләргә каршы, тирләткеч чара буларак уңышлы кулланыла. Өстәвенә, алар матдәләр алмашын көчәйтә, бавыр эшчәнлеген яхшырталар, еш кына бәвел-җенес төзелмәсенә бәйле авыруларны дәваларга булышалар (хатын-кызларда да, ирләрдә дә), кандагы артык холестеринның, тәндәге артык сыеклыкның чыгуына тәэсир итәләр. Ә ул бит, аяк-куллар шешүне булдырмый калырга мөмкинлек бирә.

Кайчан кулланырга?

Табиблар әрекмәннең төрле өлешләреннән әзерләнгән даруларны бөер һәм бәвел ташы авыруы, умыртка авырулары (бил сызлау кебек), буыннар сызлаганда, тоз утыруы, шикәр чиренең башлангыч төре, яман булмаган һәм хәтта яман шешләрне дәвалаганда эчәргә киңәш итәләр.

Шуның белән беррәттән, әлеге үсемлек нигезендә йорт шартларында әзерләнгән яки даруханәләрдә сатыла торган даруларны салкын тигәндә, үтә көчле тамак бакасы вакытында, үпкә ялкынсынуның һәм туберкулезның башлангыч төрендә, ашказаны-эчәк юллары төрле авыртулары, дәвамлы эч катулар, бизгәк вакытында, бәвел чыгуга бәйле борчулар күзәтелгәндә, тир куу чарасы буларак кулланырга киңәш ителә.

Төнгә сөртә торган дарулар

Дәвалау бәйләвечләре, даими чылаткычлар, төренүләр, шулай ук әрекмән яфраклары һәм тамырлары суы сөт бизләре шеше, кычыткы, бетчәләр, тимрәү, авыр төзәлүче җәрәхәтләр, төрле тирәнлектәге киселүләрне дәвалаганда бик тә файдалы. Үлекле бетчәләр, коры сөялләр булганда, тән тиресе кычытканда, барлык дәрәҗәдәге пешүләр, кавык күзәтелгәндә, чәчләр коелганда һ.б. очракларда да файдасы тими калмас.

Кайбер яманшешләрне башлангыч чорында дәвалаганда вакланган әрекмән тамырыннан ясалган спиртлы сыгынтының шешләргә каршы тору үзлеге фән тарафыннан исбатланган.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума