Материалы

“Соңгы үтенече: янына утырып җырлавым”

последние и лучшие новости искусства в мире

43-7Бөек Ватан сугышы ветераны Назар Айнетдин улы Сирачев 1915 елның маенда Ялутор районы, Рауды авылында туган. Ул 1937 елның октябрендә армиягә китә, хәрби хезмәтен үтәргә Украинага эләгә. Яхшы хезмәте өчен полк мәктәбенә укырга җибәрәләр. Башта өлкән сержант, аннары офицерга укып чыга. Канлы, зәһәр сугышны Көнбатыш Украинада каршы ала. Сугышның бөтен ачысын, михнәтен кичерә, әсирлеккә дә эләгә. Көнбатыш Украинада, Германиядә, Кавказда сугыша. Фронтта укчы взвод командиры, өлкән лейтенант була. Ике тапкыр яралана, үпкә туберкулезы эләктерә. Дәваланганнан соң Краснодар краенда НКВД да (Эчке эшләр халык комиссариаты) эшли. Анда ул әсирлеккә төшкән немецларны эшләтә. Бик күп орден-медальләре бар.

Украина кызы - Кубаньда туган Мәрьям белән яратышып гаилә коралар. Кыз татарча сөйләшергә өйрәнә. Алар 4 бала тәрбиялиләр. Мәрьям сугыш елларында тылда эшли, гомуми хезмәт стажы 38 ел.

Назар Айнетдин улы сугыштан соң илне торгызуда катнаша, гомере буе намуслы хезмәт башкара.

Без фронтовик Айнетдин абыйның кызы педагогия хезмәте ветераны Алия Сирачева белән очрашып, кадерле әтисе турында хатирәләрен сораштык.

- Әтием сугышның беренче көннәреннән үк ут эченә кергән. Сугыш турында искә төшерергә яратмый иде, нык өзгәләнә иде. Ул миһербанлы, пөхтә, нечкә күңелле әти булып истә калган. Киемнәрен, әйберләрен чиста, тәртиптә тоту гадәте аның сугыш елларыннан бирле сакланган. Ул зыялы кеше иде, укырга яратты. Олыгайгач та гарәп телен өйрәнде. Күрше Алим бабай Корманов аны намазга бастырды. Ул Казанда ислам институтында югары дини белем алган. Кактамак кызы Мәрзия апа белән Алим бабай тату гомер кичерделәр, шушы күршеләребез белән дус яшәдек.

Әти авылда башкалар шикелле үк хезмәт башкарды: печән чапты, хуҗалык тотты, бакчада эшләде. Безнең бакча һәркем өчен үрнәк иде. Бергә печән чабуыбыз истә, авыр эшләрне үзе эшләде, әнине, безне жәлли иде. Әни әзерләгән үләнле куе сөтле чәй эчәргә яратты. Мин балачакта йокыдан иртән уянам да, өстәл алдында чәй эчкәннәрендә сөйләшеп утыруларын тыңлый идем. Беренче хатирәләрем: миңа 4 яшь, әти мине җилкәсенә утыртып, Заводопетровсктан Раудыга хәтле 9 чакрым араны узды, әни янәшәдә атлый. Авырганнан соң, мине шифаханәдән чыгардылар. Алар миңа көрән төсле туфлилар алдылар, бу аяк киемен нык яраттым.

Әти шәһәрдән тәмле, авызда эреп китәрлек “коржиклар” алып кайта иде. Аларны хәзер дә нык яратам. Ул татар җырларына гашыйк иде, миннән гел җырлавымны сорады. Минем өчен соңгы үтенече көндәлегендә язылган: әгәр түшәктә яткан булса, янына утырып татарча җырлавым.

Аның ничек кырынуы исемдә: пәке шикелле сугыш елларыннан калган бритвасы бар иде. Битен сабын күбеге белән сылый, пәкене каешына ышкып үткенли һәм акрын гына саклык белән кырына, ифрат чиста килеп чыга.

«Әтиең мине Себергә Раудыга алып килгәч, кичләр күңелле уза иде. Бөтен авыл яшьләре җыелып, җырлый-җырлый күлдә көймәдә йөздек. Күлдә айның күләгәсе күренә, ул да йөзгән шикелле тоела”, - дип сөйли иде әни, яшьлеген сагынып.

Әти төрлечә, оста итеп бии иде. “40 тезне бии алам!” – дип әйтә иде, телен шартлатып. Бию буенча, аны һичкем уза алмады. “Яшь чагында гимнастеркасы үзенә төз, бик килешә иде. Хәрби итекләре гел чистартылган булды”, - дип сөйли иде әни горурланып. Зур бәйрәмнәрдә авылдашлар аларны гел уртага биергә чакырдылар. Әти алга чыга, ә әни янында аккош шикелле әйләнә. 1998 елның сентябрендә фронтовик әтием мәңгелеккә яныбыздан китте, - дип сөйләде Алия Назар кызы.

Ул безгә әтисенең дәфтәр битләренә үз кулы белән язып калдырган гаиләсе турында кызыклы тарихи язмаларын бирде. Шуннан өзек тәкъдим итәбез:

“Мин ярлы крестьян гаиләсендә туган. Әтием – Айнетдин Сирачетдинов, әнием – Яңа Атьял авылыннан Мәлихә Мәхмүтова. Әтием 1917-1930 елларда колхозга кергәнче иген үстергән. Ул 1917 елда Омск шәһәренә хезмәт армиясенә мобилизацияләнгәннән соң, әни шушы чорда безнең белән яшәми. Мине әбиемә калдырып Яңа Атьялга кайтып китә. Миңа берьярым яшь кенә булган, әти кайтканда начар киенүле, башым бетле икән. Әтием Сәгыйрә апага өйләнә. Әнием берничә тапкыр кире кабул итүен сорап әти янына килеп карый, әти нык тора, мине дә күрсәтми. Әби үлә, мине шулай Сәгыйрә апа үстерә. Әтиемнең хуҗалыгында 2-3 аты, сыер белән танасы, 4-6 баш сарыгы, фураж өчен солысы, печәне, утыны була. Ул колхозга керә. 1933 елда үги Сәгыйрә әнием үлә. Аннан биш бала кала: 1922 елда туган Саретдин Сабира Тузбак кызы белән 10 бала тәрбиялиләр. 6 яшьлек Таирә янган учакка егыла, 3 айдан соң вафат була. Шулай ук Фәрхия сеңлем 5-6 яшендә әти балыкта булганда кырда янып үлә. Айзетдин энем Бөек Ватан сугышында һәлак була. Шәйхетдин энем мәктәп укучысы вакытта Рауды елгасында бата. Көймәдә 5 кеше булган, бата башлагач суга сикерәләр, әмма йөзә белмәгәннәр. Өчесе үлгән, икесе ярга йөзеп чыккан. Әтигә балаларны аякка бастыру өчен өйләнергә туры килә. Ул Таирә апаны алып кайта, аның Мөслимә исемле кызы да бар иде. 1937 елда Рифгать исемле уллары туа”.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума