Материалы

Төмән, Тубыл, Ишим – борынгы шәһәрләр

последние и лучшие новости искусства в мире

“О, монда шәһәрләр булган икән һәм анда кешеләр яшәгән?! Кем алай булган икән дип уйласын?”

Овидий НАЗОН.

Ата-бабаларыбыз корган Төмән, Тубыл, Ишим Россия Федерациясенең иң борынгы шәһәрләре исемлегенә керәләр. Кайбер тарихчылар, җирле тарихны өйрәнүчеләр анда-монда бу турыда язганнар иде. Мәсәлән, 1986 елда Төмәннең 400 еллык бәйрәмен үткәрү алдыннан Булат Сөләйманов “Тюменский комсомолец” газетасында болай дип язган иде: “Ни дисәң дә, Төмән 400 еллыгын үткәрәчәк датасыннан 200-300 елга олырак”. Шушы мәкаләдә ул төгәл елын әйтә алмаган, ә хәзер Төмәннең төзелә башлавын белдерә торган 3 елны әйтә алабыз: 1375, 1224 һәм 1036 еллар. Шулай ук Тубыл шәһәре туган елын белдерә торган тарихи мәгълүматлар табып булды – ул 1367 ел. Ишим шәһәре дә 1140 елда булган хәлләрдә искә алына. Ул вакытта аның исеме Кызыл яр булган икән.

Бу яңа табылган мәгълүматлар барысы да өлкә газеталарында минем авторлыкта бастырылган иде: “Тюменская правда” (2017 ел, №37) һәм “Тобольская правда” (2018 ел, №78).

Хәзерге Тубыл шәһәре урнашкан җирдә безнең ата-бабаларыбыз салган “Сыубер” дип аталган кала булган. Ә хәзер Төмән – 432 ел, Тубыл 431 еллыгын бәйрәм итә, болар руслар килгән еллардан гына исәпләнелә.

Бу шәһәрләрнең төгәл туган елларын табу бигрәк тә мөһим, чөнки һәр шәһәр үзенең төзелә башлавын тарихи ераклыктан эзли. Мәсәлән, безнең өлкәдә үк Салехард һәм Ханты-Мансийск шәһәрләре тырыша-тырыша Төмәнне, Тубылны арттырырлык даталарны табарга омтылалар.

Ә безнең шәһәрләр тарихи чыганакларына таянып, салына башлаган елларын бүген үк әйтә алабыз. Бу тема белән мин 4 фәнни-практик конференциядә чыгыш ясадым. Шул җыелышларның һәркайсында дистәләгән тарихчылар бер мәртәбә дә каршы сүз әйтә алмадылар – чөнки бөтен нәрсә су кебек ачык иде. Шулай ук күрсәтелгән газеталарда да каршы мәкаләләр язмадылар.

Соңгы конференциядә бер ел элек кенә ачылган “Исторический парк “Россия – моя история” фәнни эшмәкәре мине шунда лекция укырга чакырды. Лекция 20 февраль көнне 15.00 сәгатьтә үтә. Адресы: Орджоникидзе урамы, 47 йорт.

Бу тема белән кызыксынучыларны шушы лекциягә чакырам. Бәлки шунда ук “Төмән, Тубыл, Ишим шәһәрләренең чын нигез салынган еллары” исемле җәмгыяви оешма да төзеп куярбыз.

Әнәс ГАИТОВ, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума