#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төпчек юбилярлар

последние и лучшие новости искусства в мире

3-7Тубыл татар педучилищесына 1952нче елда Төмән өлкәсенең төрле төбәкләреннән укытучылык һөнәрен алырга килгән кызлар-егетләр арасында 1934нче елда туганнардан алып 1939-1940нчы елда туганнары да бар иде. Иң әһәмиятлесе – күпсанлы ир малайларның күп булуы иде. Менә хәзер “А, Б” классларында укыган группадагы иң яшьләрнең яисә группа төпчекләренең дә 80 еллык юбилейлары килеп җитте. Байтаклары фанидан ахирәткә күчкәннәр, урыннары җәннәттә булсын. Очрашу кичәләрендә аларны да искә алып догалар укытабыз. Күпләрнең хәтер сандыклары савыккан, белмәмешкә салынып куялар. Ышаныч бары тик миңа гына имеш, мин бит аларның группа комсоргы булганмын. Күрдегезме, комсорг, староста һ.б. “түрә” булган кешеләрнең өстенә заманына күрә нинди җаваплылык йөкләтелгән булганын. Шулай күп классташ-дусларымны соңгы юлга да озатырга туры килде.

2018нче елда аларның беренчесе 24 январь көнендә туган Лениза Рәхим кызы Әлмөхәммәтова (Мухамадуллина).

1956нчы елда училищены тәмамлап эшкә китмичә, 5 кыз, 1 егет пединститутка, филология факультетына юл тоттык, Лениза гына физика-математика бүлегенә. Торак йортта бергә яшәп, бергә институтны тәмамладык. Тик егетебез Тимергали Хәбибуллин гына 3нче курстан “туйдырдыгыз кызлар, акча эшләргә китәм дип, китеп барды (күптән мәрхүм инде). Ник китмәсен ди, без кызлар аның арабызда ир-ат икәнен баштан ук оныткан идек, төрле сүзләребездән ул ояла, ә без “я, түз инде Тимергали, күп калмады бит инде укуны тәмамлавыбызга”, дип куя идек.

Лениза иң кечеләрдән булса да, һәр сүзе төпле, төгәл, урынлы була торган иде. Җавап бирергә басса, аның сөйләр сүзен авыз ачып, ни әйтерен көтеп утырасың, әллә телендә берәр дефект бармы икән дип төрткәләшеп куябыз. Нәтиҗәсе, класс журналына “5”ле билгесе килеп кунып та куя. Менә шундый әз сүзле, акыллы, тыйнак кыз, математикадан күпләрне үз ярдәме белән начар билгеләрдән коткарган студентка булды.

11нче февральдә икенче төпчегебез - Вагай районының, Меткә авылыннан атаклы укытучы Низам абый Бәдретдиновның күп балалы гаиләсендә туып-үскән Флера Бәдретдиновага да 80 яшь тула. Ул ерак Коми Республикасында яши. Флерабыз яшькә дә, гәүдәгә дә иң кечкенәбез булса да, бик җитез, өлгер. Тормыш иптәшен, балаларын югалтып зур кайгылар кичереп яшәсә дә, бер ялгыз оныгын һәм оныкчыкларын ташлап кайтып китә алмый. 50-60 елдан соңгы очрашуларга ерак юлны якын итеп килеп җитә, катнашып-очрашып үзенә яшәргә көч-дәрт алып кайтып китә. Рәхмәт үзенә, чын дуслыкның кадерен белеп элемтәдә яшәгәне өчен.

2018нче елның 8 апрелендә шул ук Вагай районы, Селәс авылыннан чыккан ир-егетебез Рафаэль Нигмадзяновның 80 яшьлек юбилее. Ул да ерак Ангарск шәһәрендә күп чиннарга ия булып гаиләсе белән яши. Туган ягын, дус-ишләрен онытмый, һәрвакыт элемтәдә, 2011нче елгы очрашуда да катнашып китте. Рафаэль буй-сынга килешкән матур егет, өстәвенә күренекле спорчылар рәтендә булды. Билгеле, популярлыгы кызлар арасында гына түгел, укуны тәмамлап кына килгән яшь укытучыар да аның белән дус иделәр, ак йөзле, егетебезне рус группадагы кызлар да үз иттеләр.

2018 елның 11нче ноябрендә тагын бер төпчек кызыбыз Рәйханә Абдулла кызы Низамованың да 80 яшьлек юбилее. Ул элекке Байкал районы, аннары Яркәү районында эшләп лаеклы ялга чыккан, хәзер Шатан авылында яши. Ул да кечкенә иркә кыз булып үзеннән зур апасы Раяна һәм классташлары кочагында үсте. Матур җырлый, бии иде, укуда да үзен сынатмады, җәмәгать эшләрендә дә гомер буе актив катнашып, хәзер дә өлкәннәр ансамблендә кирәкле әгъза булып йөри.

Гафу итәрсез, язмам сузылып китсә дә, тагын 2018 елга сыймый калган иң төпчек юбилярыбыз Луиза Шәфикъ кызы Мөслимованың да 2019 елның 27 мартында 80 яше тулачак, Аллаһы боерса.

Бу юбилейны да билгеләп үтәр өчен безгә яшәргә стимул булыр. Луиза Тубыл районының Хуҗайлан авылында укытучы гаиләсендә туып-үсеп, атаклы мәшһүр язучыбыз Якуб Зәнкиевның кул астында эшләп чыныккан укытучы булып гомер юлларын үтте. Хәзер Тубыл шәһәрендә кызы-кияве хөрмәтендә яши. Луиза минем иң якын дустым булды. Укыган елларда да, укытучы кызы буларак, күпләрне туендыра, сыендыра алды. Чөнки туйганчы ял көннәрендә ашап килер өчен, Тубылдан ярым җәяүләп булса да, Хуҗайлан авылына барып килү бернигә дә тормый иде. Я.Зәнкиев әсәрләрендә сурәтләнгән Хуҗайлан авылының матур табигате, Иртеш буйлары, Кызлар Убасы да яшьләрне үз кочагына җәлеп итеп торганнардыр шул.

Ярар, кадерле курсташларым, минем бер еллык котлауларым “Яңарыш”ны укысагыз, һәрберегезгә дә барып җитәр дип уйлыйм, бәхетле, сау-сәламәт булыгыз. Шагыйрь Р.Миңнуллин әйткәнчә, “һәммәгез дә минем шушы теләктән уңыгыз, бәхетле булыгыз”.

Берегез дә тагын шуны онытмагыз: 2018 елның 25 октябрендә класс җитәкчебез, иң яраткан укытучыбыз Роза Бәдретдиновна Муратованың да 90 яшьлек юбилее булачак.

Рәшидә БАКИЕВА, Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836