Материалы

Татар биюенең гүзәллеген күрсәткән Ләйлә

последние и лучшие новости искусства в мире

7-9Тубыл шәһәрендә Айгөл Вадим кызы Захарованың биюче кызлары татар концертларында, бию бәйгеләрендә еш катнашалар. Январь аенда якташыбыз, талантлы музыкант, хореограф Родион Юмашев исемендәге “Бию территориясе” V Халыкара хореография осталары бәйгесе үтте. Монда 300гә якын төрле яшьтәге катнашучылар, 32 иҗат төркеме сәләтләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Иң ерактан килгән биюче Бангладештан иде. Балалар өчен биюләр, классик, халык, замана, урам биюләрен күзәткән жюри әгъзалары таң калдылар. Гран–при дипломы һәм кубогы Төмәннең “Юность Сибири” бию ансамбленә бирелде. Кече яшьтәгеләр арасыннан Лауреат дипломына һәм кубогына Ләйлә Насыйбуллина лаек булды.

Гала-концертта сәхнәдән жюри рәисе - РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, 57 ел гомерен бию сәнгатенә багышлаган, А.Алябьев исемендәге сәнгать һәм мәдәният колледжында эшләгән Нина Пацино татар биюен башкаручы Ләйлә турында: ”Без үзебезгә яңа ачыш, яңа талант ачтык. Ләйлә Насыйбуллина әллә биләүдә булган чагыннан биедеме икән?!” - дип талантлы кызга мактау сүзләрен, җылы теләкләрен юллады. Себер татар мәдәният үзәгенең бию түгәрәгендә икенче ел биюче, сәхнә үзенчәлекләренә өйрәнүче Ләйлә - зирәк, кыю, ягымлы кыз. Бәйгедә башкарган биюендә ул татар кызларының матурлыгын, тыйнаклыгын, нәфислеген күрсәтте. Аны Тубыл тамашачылары да яратты. Ләйлә шәһәрнең 15нче этномәдәни мәктәбенең 4 сыйныфында укый. Биюче кыз буш вакытын файдалы үткәрә, биюләре аркылы тамашачыларына гүзәллекне күрсәтә. Бу бәйгене шәһәр сәнгать һәм мәдәният үзәге белән “Мәдәниятле башкала” Төмән региональ иҗтимагый оешмасы оештырдылар. Катнашучылар бу проектның авторы Фәйзәнә Сәйфуллинага, Пермь шәһәреннән килгән танылган артист, балетмейстер, мастер-класс оештыручы Алексей Поляковка рәхмәтләрен белдерделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума