Материалы

Татарлар: гамәл Стратегиясе

последние и лучшие новости искусства в мире

(Дәвамы. Башы 39 санда)

Замана таләпләре

Бүген, гомуми глобальләшү, биләмәләр чикләре җуелу һәм күчеш агымнары көчәю, тоташ бердәйлек һәм цифрлаштыру шартларында, үзгәрүчән дөньяда татар мәдәниятенең асылы турында мәсьәлә кузгала.

Татарларның, тарихи сәбәпләр аркасында, бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәве үзен сиздерә. Кайбер территориаль һәм милли-дини төркемнәрнең аерылып чыгуга омтылышы күзәтелә. Җирле тәңгәллеккә генә басым ясалса, өстенлекле мәдәниятләрдә “эреп югалу” котылгысыз. Аерым бер урындагы сөйләм үзенчәлекләре һәм җирле гореф-гадәтләр белән мавыгу татар дөньясының бердәмлегенә зыян китерергә мөмкин. Мондый мәдәни-географик күптөрлелекне халкыбызның зур һәм уртак мөмкинлеге дип кабул итәргә кирәк. Җирле мәдәниятләр байлыгы, аларның туктаусыз багланышта булуы яңа ачышларга, яңа мәгънәви төсмерләр тууга нигез булып тора.

Милли-территориаль оешмаларның зарурлыгын шик астына куярга маташучылар, милли тәңгәллек үсешен бары сәясәткә генә кайтарып калдыручылар, гадәттәгечә, аз түгел.

Мондый карашлар хәзерге заманга хас һәм алар дөньяның бик күп халыкларына кагыла. Әмма татарларның эчке көч-куәте зур, бу исә әлеге таләпләрне үтеп чыга алмаслык киртәләр дип түгел, ә алга барганда исәпкә алынырга тиешле күренешләр дип кабул итәргә мөмкинлек бирә.

Эчке каршылыклар исә таләпләр күпкә катлаулырак. Кешенең үз шәхси каршылыкларын җиңүгә, милли хисләрне баетуга, ата-бабалардан калган барлык хәзинәне яңа мәгънәви төсмерләр белән тулыландыруга омтылыш мөһим. Милли мәдәниятнең халәте өчен киләчәк буыннар каршында һәрберебез җаваплы.

Елга үзенә инешләрне җыйган сыман, татар халкы да үзенең бай һәм катлаулы тарихы дәвамында Евразия киңлекләрендә таралып яшәүче төрле ыругларны һәм милли төркемнәрне акрынлап үзенә куша барган. «Бердәмлектә – көч» дигән татар халык мәкале бүген моңарчы булмаганча көнүзәк яңгырашка ия.

Җайлашучылыктан һәм битарафлыктан, “агым уңаена йөзүче” сүлпәнлектән арынырга вакыт. Үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын өстән-өстән генә күзаллау, туган телне белүнең әһәмиятен бәяләп бетермәү кебек үк, котылгысыз рәвештә милли тамырларны югалтуга алып бара.

Татар халкының киләчәге безнең һәрберебездән, эчке максатларыбыздан, омтылышларыбыздан һәм гамәлләребездән тора. Гамәл стратегиясенең вазыйфасы — татар халкының үткәне, хәзергесе һәм киләчәге арасына күперләр салу.

Стратегиянең максаты

Гамәл стратегиясе үзен татар дип танучы яисә татар халкына катнашы барлыгын тоючы кешеләрнең уртак мәнфәгатьләренә нигезләнә.

Гамәл стратегиясенең максатлары:

татарларның киләчәккә планнар билгеләүдә бетмәс-төкәнмәс чыганак булган бай тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуны көчәйтү;

ата-бабаларның бөек казанышлары белән, үзеңнең шушы халыктан булуың белән горурлану хисенә ирешү;

һәрбер татарның халкыбызның туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә шәхси өлеш кертүе;

татар халкының киләчәге хакына хәзерге заман каршылыкларын һәм хәвеф-хәтәрләрен җиңеп чыгу;

татар халкын берләштерү, аның барлык халыклар арасында тулы хокуклы яшәешен тәэмин итү, мәдәни багланышларга һәм тирә-юньдәгеләрнең хасиятен һәм хисләрен ихтирам итүгә нигезләнеп тынычлык һәм татулык саклау.

Милли үзаң

Татарларның үз-үзләрен тотышын, үзенчәлекле фикер сөрешен нигездә татар тарихының барышы һәм характеры билгеләгән. Милли холкыбызның ата-бабалар тәҗрибәсе тәрбияләгән иң яхшы чалымнары иреккә омтылуда, яңалыкка ачык булуда чагылыш тапкан. Чиксез киңлекләрне үзләштереп чыныккан татар холкы хәрәкәтчәнлектән, аралаша һәм җайлаша белүдән, хезмәт сөючәнлектән һәм булдыклылыктан башка була алмый. Татар кешесе ачык йөзле һәм кунакчыл, төпле һәм үз карашларына тугрылыклы. Ата-бабаларның рухи горефләре әхлак, иман тудыра, өлкәннәргә карата ихтирам, сабырлык, вөҗданлылык һәм тыйнаклык, гаиләгә карата хасиятле мөнәсәбәт тәрбияли. Холкыбызның шушы үзенчәлекләре дөньядагы бөтен татарны берләштерә.

Татарларның милли тәңгәллеге асылында ни ята? Бу сорауга бары тик без генә – татарлар гына җавап бирә алабыз. Үз-үзеңне һәм үз йөрәгеңне тыңлый белергә генә кирәк.

Татар халкын берләштерү, татарларның тарихи-мәдәни бердәмлегенең фәлсәфи аңлатма бирү асылына төшенү, шулай ук гомумтатар мәдәни киңлек булдыру буенча мөһим адымнар XIX-XX гасырлар чигендә ясалган. Бу хәрәкәт татар милләтенең бердәмлеге, әдәби теленең уртаклыгы, татар халкына — мәгърифәт һәм алгарыш, татар мәдәниятенә — яңарыш зарурлыгы идеясенә нигезләнгән. Совет чоры, бер яктан, татар мәдәниятенең яңа рәвешләре барлыкка килүгә ярдәм итсә, икенче яктан, рухи кыйммәтләрнең беркадәр үзгәрүенә китерде.

Татарларның үзаңы милли рухка таяна, ә милли рух милли хисләрдә чагыла.

Глобальләшкән дөньяның күп аһәңле яңгырашында һәр татар газиз авазларны ишетеп алачак. Кемгәдер бу – бөек Габдулла Тукай дан җырлаган, әнисенең бишек җыры, әби-бабаларының әкиятләре, әтисенең үгет-нәсихәте, мәктәп сабаклары аша күңеленә сеңгән туган тел. Кемнеңдер милли аңын ата-бабаларның көйгә салынган сагышы, халык җырларында сакланган моң уятып җибәрер. Ә кемдер шәһәр гөрелтесен ярып мөселманнарны намазга, дога кылырга өндәгән азан тавышын ишетеп үзенең татар икәнен тояр.

(Дәвамы киләсе саннарда).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума