Материалы

Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәреннән

последние и лучшие новости искусства в мире

(Ахыры. Башы “Яң” 2014 ел. 5нче, 9нчы, 44нче, 45нче, “Яң” 2015 ел. 36нчы,”Яң” 2016 ел. 6нчы, 48нче саннарда).

“Мин бик борынгы һәм күп санлы токымнан туган адәм. Әни як токымы  борынгы заманда аксөяк – мирза токымыннан булырга тиеш. Безнең кушамат та “мырза” иде. Әнинең бабае Уразай, әтисе Бусай чын себер татарлары булганнар. Бабаебыз Бусай Уразаев - урта хәлле җир биләүче булган. Ул 1921 елны Советлар властена каршы кулаклар фетнәсендә катнашкан өчен 12 кеше белән беррәттән атылган. Ул вакытта Карбан авылы Кречетинский волостена кергән. Бабайга 46 яшь булган (1875). Фетнә күтәрүчеләр – Хафиз Мәҗитов, Хафиз Төхвәтуллин, Рәсүл Шакиров, Корман Вәлишин, Әбделмәҗит Каюмов, Аматетдин Шәрәфетдинов, Фагаветдин Фәхретдинов, Әбдерахман Бәширов, Вафа Усманов, Рафис Вакилов, Халикә Корманов (ул үлгәнгә салышып исән калган).

Әбиебез Гөлсабихә токымы билгесез. Аның апасы Бурбарда кияүдә иде, икесе дә бик картаеп үлделәр. Бусай һәм Гөлсабиха Уразаевларның балалары – Әнием Такыя (58 яшьтә үлгән), Каюм (45 яшь) 1937 елларда репрессиягә эләккән, Фәрхия (78 яшь), Рокыя (50 яшь), Хәлбига – Ханбикә (игезәкләр, 1915нче елда туганнар), Аплатый ( 24 яшь) Бөек Ватан сугышында Польшада һәлак була.

Бусай бабайның вафатыннан соң әби балаларны үзе үстергән. Коллективлаштыру елларында колхозга 4 ат, 2 сыер, эш кораллары биргәннәр. Бер бияләре белән мин 1945-1946 елларда чүмәлә тарттыра идем. Апаларым кыз вакытларыннан пенсиягә чыкканчы колхозда эшләгәннәр. Салих җизни Ибраһимов сугышка кадәр колхоз рәисе булган. Халыкка яңа уңыштан 30 килограмм арыш тараткан өчен аны 5 елга төрмәгә утыртканнар. Ул 1946 елда азат ителеп, Хәлбикә апама өйләнгән. Салих җизнием Рәхимов сугышка бармаган, илне балык белән тәэмин иткән, Рыбтрест аркылы колхозларда балык тотуны җитәкләгән. Минем әни бригадир да, игенче дә, кош караучы да булган.

Әтием - Сафарбак Фәхретдин улы тамыры. Аның токымы Вагай районының Юрмы, дөресрәге, Лаймы авылына тоташа. Әти як токымын “лаймылылар” дип йөрткәннәр. Бу токымның төп кәсебе аучылык, балыкчылык, һәнәрчелек, ирекле кул хезмәте булган. Ирләр гомерләре буе чиксез киң илебезне аркылы-торкылы гизгәннәр. Алтай, Краснояр крайлары, Байкал арты һәм башкасы калмаган. Төп бабаебыз – Абдразак. Юрмы, Ваңгы, Сала авылларында Абдразаковлар токымы төп урын алып торалар. Әтинең олы абые Рамазан бабаем гомере буе Ваңгы авылында яшәде.

Фәхретдин Абдразак улы аучы да, һөнәрче дә булган. 1910 нчы елны ауда вакытта шалашы белән янып үлгән. Ул Уралда шахталарда, рудникларда эшләгән. Шуннан ак йөзле, сары чәчле бик чибәр  казан татары кызы Гөлчирә әбиебезне алып кайткан. Ул кечкенә буйлы, чая, җитез, эшчән хатын-кыз булган. Гражданнар сугышы елларында  әни кулында түгел, әтинең беренче хатыны Фатыйма апаның кулында үлә. Бабай янып үлгәч, әби яңадан кияүгә чыккан. Тормыш иптәше Әбүзәр гражданнар сугышы чуалышында юкка чыккан.

Фәхретдин белән Гөлчирә балалары: Рамазан (1888-1976 еллар), аның улы Хәйретдин (1925-1944 еллар) Польшада Сандомир плацдармында батырларча һәлак була. Халисә әбәм һәм Мөхәммәтрәхим җизни Бәширов (фронтовик, бер кулы юк иде, 1986 елны күлгә батып үлде). Арифә апакам (1888-1965 еллар) бабайларның бердәнбер кызлары булган. Ул Бурбарның бай токымнан Аймак Камалов дигән карт кешегә кияүгә чыга.

Рәҗәп Фәхретдин улы – әтидән соңгы, иң кечкенә бала булган. Аны ялгыш урлануда гаепләп судсыз-нисез кыйнап үтергәннәр. Ул 1907-1928 елларда яшәгән. Карбанда бик ярлы Зәйнетдинов гаиләсеннән өйләнгән. Рәҗәп әкәм Усалка авылыннан бәрәңге сабагы йөкләп кайткан, аны күргәннәр. Шушы вакытта бер үтә карак кеше хуҗаның атын урлап ашаган. Ә атны мескен Рәҗәп абыйдан күргәннәр. Ул вакытта авылда начар гадәт булган: бурны кыйнап үтерү, Совет власте керешмәгән.

Сафарбак Фәхретдин улы. Әти 1897 елда туган. Ул гаиләдә өченче бала булган. Яшь вакытында музыка белән кызыксынган. Скрипка ясап, землянка казып, шунда кереп кешедән яшертен уйнарга өйрәнгән. Ул бик оста скрипкада уйнаган, аны Яркәү, Ялутор, Төмән районнарында туйдан-туйга йөрткәннәр, Вагай районына кадәр дәшкәннәр. Балта остасы, столяр, сунарчы-промыселчы  булган. Килешү буенча дәүләткә тотып җәнлек мехы тапшырган. Егет вакытында Беренче бөтендөнья сугышында Рига астында окоп казыган (1916 елда себер татарларын, казахларны, кыргызларны окоп казу эшенә алганнар). Гражданнар сугышы елларында Колчак армиясенә мобилизацияләнгән. Күбесе дезертир булып качкан. Берзаман, әти бай малайларының төнлә качарга җыенуларын тыңлап, алар кача торган чананың астына кереп яткан, 30 чакрым мах чапкан! Шулай чана астында качып кайткан. Беренче хатыны Фатыйма апа белән балалары булмаган, ул апа рахиттан үлгән. Әнинең дус кызы булган һәм үләр алдыннан әни белән әтигә кушылырга әйтеп калдырган. 1926 елда әти белән әни яңа гаилә корып, Ерак Көнчыгышка юлга чыкканнар. Аларга туган тиешле Зариф бабай Кәримов һәм Кәмәрия әби гаиләсе дә ияргән. Алар Бурятиядә, Монголиядә, Кытайда хәтта Сәмәй руслары арасында  яшәгәннәр. Бер балалары кайдадыр югалган, калганнары бер-бер артлы үлгәч, 1932 елны туган якка әйләнеп кайтканнар. Әти Артомон леспромхозында балта остасы булып эшләгән. 1937 елны “Обьгосрыбтрест”  оешмасында эшли. 1938 елны Карбанга кайтып колхозга керәләр. Әти колхозда арбалар, чаналар ясый, кышын урманга сунарга чыга. Кадрлы сунарчы-промыселчы була. Сугыш башлангач шуның өчен бронь бирәләр. Ул инде карт була, хәрби комиссариатка үз теләге белән сугышка алуларын сорап сигез тапкыр гариза яза. Аны яуга тик 1942 елның февралендә генә алалар. Волхов фронтында Демянский котелга эләгеп, эзсез югала. Белдерү кәгазендә “Хәбәрсез югалган” дип язылган. Без аның өчен апа белән 56 сум 56 тиен пенсия алдык. Шулай итеп әтинең нинди рәвештә бу дөньядан китүен белмибез, әллә сугыш кырында, әллә тоткында...Әни мәрхүм аны үлгәнче көтте, безне үстерде, кеше итте. Әти минем өчен талантлы, эшчән, батыр, кыю, кешелекле, физик көчле булып хәтеремдә мәңгелек саклана. Бөек Ватан сугышында да гаиләгә начар исем китермәгән. “Хәтер” китабында, башка документларда, авылдагы һәйкәлдә үзенең лаеклы урынын алып тора.”

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума