#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тиз генә ничек дөрес бизәнергә?

последние и лучшие новости искусства в мире

(Визаңист киңәшләре)

Кунакка барырга яисә, кунак каршыларга санаулы минутлар калып бара, ә сез үзегез турында онытып җибәргәнсез... Бу күп кенә хатын-кызларга хас нәрсә. Әмма бәйрәмнәрдә матур һәм бөтенләй дә талчыкмаган кыяфәттә күренәсе килә бит!

Визажист Мәрьям ГАЛӘВИЕВА киңәшләре сезгә ярдәмгә килер.

1. Иң беренче чистарткыч күбек яки сабын белән битегезне юып, чиста тирегә – тоник, иренегезгә гигиена иннеге сөртеп куегыз. Тоник булмаса, кайнаган суны катырып ясаган боз шакмаклары белән битне сөртеп алырга мөмкин.

2. Битегезгә база, ул булмаса, бик тыгыз һәм «авыр» булмаган тональ крем яки флюидны юка гына итеп сөртегез. Күз төпләренә корректор сөртегез.

3. Кашларыгызны сызыгыз, талчыкканлыкны яшерү өчен, кашның очка таба өлешен бераз «күтәртеп» җибәрегез. Бүгенге көндә табигыйгә якын, контурлары бик беленмәгән кашлар модада. Ә бәйрәм көнне бу хакта онытып торып, гадәттәгедән караңгырак төскә буяп, чикләрен төгәл итеп сызу карашыгызны ачып җибәреп, арыганлыгыгызны яшерәчәк.

4. Күзләрегез кызарып торса, бер тамчы «Визин» салыгыз.

5. Иренегезне күперебрәк торган итеп күрсәтү өчен, тональ крем сөртеп, ирен кырыйларын карандаш белән йөртеп чыгыгыз. Карандаш эзен мамык диск белән ярылып ятмаган чикләр булырлык итеп сөрткәннән соң, ачык төстәге ялтыравык яки иннек сөртегез. Кашларга акцент ясалганлыктан, ирен табигыйрәк төстә булса яхшы. Ә инде бәйрәм көнне иренгә һәм кашка да басым ясау начар булмас дип уйласагыз, 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга янып торган төсләр белән саграк булырга киңәш ителә. Чөнки ул, тиренең халәте белән бәйле рәвештә, яшегезне һәм биттәге кимчелекләрегезне «сатарга» мөмкин.

6. Битегез саф һәм талчыкмаган булып күренсен дисәгез, кашның очына таба булган почмакка һәм биткә алсу яки шәфталу төсендәге румяна сөртегез.

7. Керфекләрегезне тушь белән буягыз, тень сөртмәсәгез дә була.

“Шәһри Казан”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836