#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган авылым

последние и лучшие новости искусства в мире

Авылда туып-үскән һәрбер кеше кайда гына яшәмәсен, кайда гына йөрмәсен, туган җирен сагына, күбрәк табигатен күзаллый. Әйе, язучы, шагыйрьләр туган җирнең гүзәллеген үз сиземләүләрендә, тойгыларында бөтен нечкәлекләренә кагылып тасвирлыйлар.

12 июньдә – Илебез бәйрәме көнендә “Юрмы – минем туган җирем” темасына авыл клубында киң эчтәлекле кичә үткәрелде. Бу чараны ветеран, Россиянең мактаулы укытучысы Гөлнура Фәйзуллина җитәкчелегендә, ярдәмчесе Рәйсә Сафиуллина, әлбәттә, клуб директоры Гөлфия Мөхәммәтрәхимова, апасы Гөлнурлар роле зур булды. Кичә “Авылыма” җыры белән башланды. Бу җыр авылдашларыбыз Равил Сәйфуллин, Зиннур Шәмсетдинов сүзләренә, баянчы Туктагол Әхмәтов көенә язылган, беренче сәхнәдән башкаручы Гөлниса Камил кызы була (хәзер барысы да вафатлар).

Сугыш елы баласы Әнисә Азис кызына укырга мөмкинлек булмаса да, ул такмаклар чыгаручы, авыл табигатенең бөтен матурлыгын, зәңгәрләнеп яткан Паймә күлен үзенчә күңеленнән үткәреп “Юрмы – минем матур калам” шигырен сөйләп калдыра (ул вафат).

Ветеран укытучы Нурия Капшанованың сәнгатьле укуы кичәнең эчтәлек мәгънәсенә юл салды. Әнисә апаның икенче “Исегездәме, дусларым” шигырен хезмәт ветераны Руфа Алембаева күтәренке тавыш белән сөйләде.

Күптән түгел барлыкка килгән “Яшь йөрәкләр” ветераннар ансамбле чыгышлары “Туган авылым минем каршымда” һәм “Туган авылым урамы” җырларын башкардылар. Юрмыга килеп, табигатенә сокланып кайткан якташ шагыйрьләребезнең авылыбызга багышланган шигъри әсәрләрен кызыксынып тыңладык.

Фәхриҗамал Утяшева Юрмыда үткәрелгән беренче татар фестивалендә “Халкыма теләк” шигырен багышлый. Мәрҗәнә Мәҗит кызының сәнгатьле укуы әсәр эчтәлеген тыңлаучыларда тирән эз калдырды.

Кичәне алып баручы Гөлнура ханым туган җиргә чиксез мәхәббәтне шигъри юлларда җырлар белән үрелдереп алып барды.

Рәкыйп Ибраһимовның “Юрмы” шигыре күлле, чыршы-нарат урманлыгына урнашкан авыл табигатенең бөтен матурлыгын һәрьяклап язганын укытучы Маннура Фәслетдин кызы укып бирде. Авыл табигатенә сокланып, сыенып үскән кеше генә чынбарлыкны ничек бар, шулай күзаллый, сиземли, шулай язадыр.

Шагыйрә Галия Абайдуллина, Закир Закиров хөрмәтенә мәктәптә мемориал такта кую тантанасына килгәндә, “Юрмыларга” шигырен язып калдыра. Гаҗәеп матур табигатьле урында зур-зур йортлар төзеп яшәүче халыкның тырыш эшчәнлеген күзәтеп шундый бәя бирә. Тамашачылар сөйләвен игътибар белән тыңладылар, ялыгырга вакыт булмады. Ансамбль “Туган авылым”, “Моңнар кайтсын авылга” җырларын башкарды. Ансамбльдә барысы да диярлек хезмәт ветераннары. Кызлар чегән биюләрен башкардылар.

Кичәләрне үткәрү өчен тиешле материал җыю, матур үткәрү өчен әзерлек, вакыт таләп ителә. Гөлнура Давыд кызы максатчан, зур тырышлык белән үзе теләп җаваплы эшләр башкарды.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА,ветеран укытучы.
Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836