#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тунны дөрес сайла!

последние и лучшие новости искусства в мире

Кышка керергә санаулы гына көннәр калды. Кар булмаса да, күңел белән без инде күптән кышта. Карлы-буранлы көннәргә әзерләнәбез.

Кайсы гына хатын-кыз күз явын алырлык тун турында хыялланмый икән?! Бүген бик күпләр чәшке (норка) тунга өстенлек бирә. Сәүдә нокталарыннан аны төрле бәягә сатып алырга мөмкин. Тик кай­берләре карап торышка гына матур. Араларында чәшке тиресеннән тегел­мәгәннәре дә бар. Аны аера белергә кирәк.

Ниндиен алырга?

Өстегезгә кышкы кием сатып алганчы, иң башта аны кая, нинди максатларга киясен уйлагыз. Салкында туңып йөри­сегез килмәсә, төлке, кеш, эшкәртелгән сарык тиресеннән тегелгән тунга өстенлек бирергә кирәк. Кайры туннар исә тагын да җылырак. Җәмәгать транспортыннан файдаланасыз икән, әлеге өс киеменә өстенлек бирегез. Тик аның да тискәре ягы бар – җылырак көннәрдә киеп булмый, чөнки бик эссе. Ә менә чәшке тун сезне салкыннарда җылытмаячак. Аны, матур булып күренү өчен, бәйрәм чараларына барганда гына кияргә була.

Көяз буласы килсә

Шундый максатта чәшке тун сатып алырга уйлыйсыз икән, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз. Иң башта буегызга игътибар итегез. Озын, зифа буйлы кызларга һәм ханымнарга бөтен төрле фасоннар да килешә. Ә менә буегыз кыска икән, бик озын һәм кабарып, күпереп торган фасондагысын сайларга ярамый. Тунны киеп караганда тышкы кыяфәткә игътибар итәргә кирәк. Гәүдәгезгә ятышлы киемне киюгә үк уңайлы икәнен чамаларга була. Андый киемне саласы да килми, көзгегә гел карап кына торасы килә.

Сыйфатны нәрсә билгели?

Сайлаганда аның мехына игътибар итегез. Тун өстен кулыгыз белән сыпырып карагыз, учыгызга кыллары ябышмаса, бармак эзләре калмаса, шома булса, димәк, тун тиресе начар түгел. Кибетләрдә күбесенчә буялганы сатыла. Аның сыйфатын ак яулык белән тикшерергә була. Яулыкта буяу эзләре калырга тиеш түгел. Ә инде мехы буялмаган икән, төсе ямьсезләнгән кебек урыннар булса, андыйны алмаска тырышыгыз. Мех тигез булырга, пеләшләнгән кебек урыннар булмаска тиеш. Металл читлек эчендә асрал­ган җәнлекләрнең кайберләрендә күгәрек эзләр була. Андый тапны кыйммәтле химик чистарту юлы белән дә бетереп булмый. Мех өслеге тупас кайчы белән кыркылган кебек торса, ә сатучы аны заманча эшләнгән дип аңлатырга тырышса, ышанмагыз, алар җәнлекнең теш эзләре булырга мөмкин.

Тун сатып алганда аның эчке ягын игътибарлап тикшерергә кирәк. Җөйләр тиешенчә ялганганмы, җепләре тырпаеп тормыймы? Әгәр дә тирене җилем белән ябыштырганнар икән, андыйны беркайчан да сатып алмагыз.

Чынны ялганнан аера бел

Бүген сәүдә нокталарында чәшке тун дип нинди генә туннар сатылмый. Чәшке тиресен күбесенчә кеш, куянга алмаштыру очраклары еш күзәтелә. Кеш һәм куян тиресеннән тегелгән тунның кыллары кечкенә, йомшак була.

Кибеттәнме, базарданмы?

Тунны базардан сатып алу арзангарак төшә. Ләкин мондый сәүдә урыннарында сыйфатсыз, ялган товарлар күп очрый. Шул ук вакытта кайбер кибетләрдә дә мондый күңелсез очракларга юлыгуың бар. Шуңа күрә тунны үзегезне кызыксындырган барлык сорауларга җавап таба алган урыннан алырга тырышыгыз.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836