#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Түгәрәк өстәл форматында шигьрият кичәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

24-528 нче май көнне Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә шагыйрь Булат Сөләймановның иҗатына багышланган түгәрәк өстәл форматында шигърият кичәсе узды. Мәдәният үзәге хезмәткәре Рузалия Корманалиева Б.Сөләймановның “Мин төп себер татарымын чыгышым белән” шигырен сөйләде, шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән таныштырыды. Чарада тарих фәннәре кандидаты Гөлсифа Бакиеваның чакыруы буенча Алтайның халык язучысы, шагыйрь Бронтой Бедюров катнашты.

Ерактан килгән галим тубыллыларны сәламләп: ”Мәскәүдә Максим Горький исемендәге Әдәбият институтында укыган чорымда Булат Сөләйманов белән таныштым. Ул минем белән “якшыма” дип исәнләште. Теле Алтай халыклары теленә ошаганлыктан, кайсы милләт кешесе буласың, дип сорадым. “Мин себер татары”, - дип җавап бирде. Шагыйрь Булат Сөләйманов - себер татарларының иң күренекле вәкилләренең берсе. Себер татарлары аның белән горурланырга, аның якты истәлеген хөрмәт итәргә тиешләр”, - дип Төмән өлкәсендә Б.Сөләйманов исемендә әдәби бәйге үткәрергә тәкъдим итте. Түгәрәк өстәл артында шагыйрьне яхшы белгән, аның белән очрашкан, аралашкан якташлары, чордашлары, ветеран укытучылар җыелганнар иде. Юрмы мәктәбендә эшләгән елларында шагыйрь белән очрашу уздырганнары, аңа багышлап үткәрелгән хәтер кичәләре турында ветеран укытучы, мәгариф отличнигы Гөлҗиһан Закирова сөйләде. Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева талантлы шагыйрьгә иҗат юлында күп киртәләрне җиңеп чыгарга туры килгәне турында әйтеп, шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләде. Чарада һәр катнашучы Булат Сөләймановның шигырьләрен укыды, мәдәният үзәге җырчылары шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырларны башкардылар. Үзәк каршындагы тарих-этнография музеендагы Булат Сөләймановка багышланган экспозиция белән таныштылар, авторның китапларыннан әзерләнгән күргәзмәне карадылар. Туган ягына, табигатенә, туган теленә багышлап иҗат иткән шигырьләре, хикәяләре, мәкаләләре, чарада катнашучыларның чыгышлары Булат Сөләйманов якташларының күңелләрендә онытылмаслык, сүнмәс якты йолдыз булып сакланганын күрсәтте.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836