#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Юбилеегыз белән, Нурикамал апа!

последние и лучшие новости искусства в мире

14-88 март көнне Вагай районы, Күбәк авылында яшәүче тугыз бала анасы - Нурикамал Әбдрәхим кызы Хәмидуллинага 90 яшь тулды.

Ул күп балалы колхозчы гаиләсендә туа. Әнисе бик иртә вафат булу сәбәпле, 11 яшьтән эшли башлаган, укырга мөмкинлек булмаган. Иртәдән кичкә кадәр өлкәннәр белән беррәттән кырда эшли, төрле эшләр башкарырга туры килә. Барысына да түзә.

Лаеклы ялга чыкканчы сыер савучы булып эшли. Ул беркайчан да үз язмышына һәм авыр тормышына зарланмый. Үз вазыйфаларын намус белән башкара, авылдашларының ихтирамын яулый.

Кияүгә чыга, Әнвәр Хәбибулла улы белән хезмәт сөючән 9 бала үстерәләр. Алар барысы да акыллы, сәләтле, яхшы укыйлар, үрнәк, җаваплы булалар. Әти-әниләре кечкенәдән үк балаларга хезмәткә, туган җиргә, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләделәр. Нурикамал апа балаларын тәрбияләүгә, укытуга җаваплы карый. Гаилә, балалар, эш... Әмма күп балалы әни һәр бала белән сөйләшергә, аларны сыйларга, кочакларга вакыт тапты. Өй эшләренә дә өлгерде.

Нурикамал Әбдрәхим кызы бүгенге көндә үз йортында ялгызы яши. Ире күптән бакыйга күчкән. Өйдә уңайлы, һәрвакыт чиста, җыештырылган. Балалары гел килеп, ярдәм итеп торалар, кирәк-ярак белән тәэмин итәләр. Нурикамал апа һаман да бакча белән шөгыльләнә. Район һәм «Яңарыш» өлкә татар газеталары алдыра.

Барлык балалары да диярлек югары белемле. Алар арасында геолог, инженер, укытучы, полиция хезмәткәре, икътисадчы бар. Нәтиҗәле эшчәнлеге өчен аларның күбесе югары бүләкләргә, дипломнарга, төрле дәрәҗәдәге хакимиятнең Мактау грамоталарына лаек булдылар. Кызганычка каршы, аның өч улы бик иртә вафат булды.

Игелекле, гадел Нурикамал апа балалары, оныклары уңышларына сөенеп яши. Һәркайсының авылда үз йортлары бар. Улы Шәйдулла бизәкле түбәтәйләр, туфлиләр, тапочкалар, татар милли итекләрен тегә. Аның эшләре Төмәндә, Казанда күрсәтелгән, конкурсларда призлы урыннар алган. Гаиләдә рәссамнар да бар, оныклары да рәсем ясыйлар. Нурикамал Әбдрәхим кызының барлыгы 14 оныгы, 11 оныкчыгы бар.

Картлык - ул шатлык та, һәркем дә шундый өлкән яшькә кадәр яши алмый. Нурикамал апа картлыкка да бирешми. Ул әле автобус белән Тубыл шәһәренә йөри. Апа 100 яшькә җитәргә максат куйды.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Н.Хәмидуллина күпсанлы грамоталар, «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән, аңа «Хезмәт ветераны», «Сугыш ветераны» исемнәре бирелгән, өченче дәрәҗәдәге «Ана даны» медале бар.

Әнисә КАМАЛЕТДИНОВА, педагогик хезмәт ветераны.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836