Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы бәхете

последние и лучшие новости искусства в мире

13-7Төмән районы, Кырынкүл авылында яшәүче Миләүшә Хәлит кызы Ниатбакиева (Зәйнетдинова) 1 апрельдә юбилейлы туган көнен каршылый – 55 яшь тула.

Алты яшендә ак алъяпкыч бәйләп, Вагай районы, Янек башлангыч мәктәбенә беренче класска укырга керә. Тубыл педучилищесында укып таныклык алгач, 1983 елда бер ел Шестовой, 14 ел Индәр мәктәбендә эшләде. Шул елларда читтән торып Тубыл педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлады.

1997 елдан педучилищеда бергә укыган классташы Гөлшат Зиннәтулла кызы Касыймова (Туйчикова) тәкъдиме белән Төмән шәһәре 52 нче Кырынкүл мәктәбенә эшкә урнаша. Тормыш иптәше белән күчеп киләләр.

Үкенечле булмады, киресенчә, көтмәгәндә, бәхет-шатлыклар өстәлеп торды. Һаман балалар арасында, мөгаллимлек эшендә булды ул. Тиз генә җир бирделәр, анда өй салып яшиләр. 2000 елда бик озак көткән беренче балалары Рөстәм, 2002 елда икенчеләре - Руслан әти-әнисенә шатлык өстәп якты дөньяга аваз салалар. Авылда 9 еллык мәктәптә белем алгач, югары уку йортларында укыйлар.

52 нче Кырынкүл мәктәбендә тирән белемле, талантлы укытучылар 11 милләт балаларына белем-тәрбия бирәләр икән. Укучыларының ышанычын аклау, “мөгаллимә” дигән сүзгә тап төшермичә хезмәт итү җиңел түгелдер. Укучылары мәктәпләр арасында үткән чараларда призлы урын алалар. Мәскәүгә, Казан шәһәрләренә барып та урыннар яулап кайталар.

Алар турында “Яңарыш” газетасыннан укып, “Татарстан – Яңа гасыр” каналы тапшыруыннан уңышлы чыгышларын карап шатландым, горурландым. Чөнки бу мәктәптә дус-татулыкта Миләүшә Хәлит кызы 22 ел хезмәт итә. Алдагы көннәрдә дә исәнлектә-саулыкта, сабырлык, түземлек белән хезмәт итеп, лаеклы ялга чыгып, рәхәтен күрергә насыйп итсен дигән теләктә калам.

Хәят ЗӘЙНЕТДИНОВА, Түбән Тәүде районы, Урта Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836