Август 2020 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Көсәйкүл авылында гомер кичергән Галия Гаппас кызы Айбатова авылның уңган бакчачыларының берсе. Аның эше иртә яздан башлана, көзгәчә дәвам итә. Ул күптән инде лаеклы ялда булса да, тик утыра торганнардан түгел. Авылда совхоз булганда Галия Гаппас кызы 23 ел бухгалтер булып эшли. Совхозлар бетү белән үз хуҗалыгында хезмәт итә. Тормыш иптәше белән бер кыз, ике ул үстерәләр. Гомер юлдашы Камил абый исән чагында төзегән уңайлы һәм матур йорт алды ел саен төрле, аллы-гөлле чәчәкләргә төренеп җәйне каршылый. Галия апаның йорты алдындагы бакчасының хозурлыгына үтеп барган һәркем сокланып карый.
Авыл тормышы һәм бакчадагы уңышлары турында ул фикерләре белән уртаклашты: “Совхозлар, фермалар беткәннән бирле безнең авылда чәчү, урып-җыю эшләре дә тәмамланды. Бер–ике кеше хосусый рәвештә шөгыльләнеп карады, ләкин дәвамы булмады. Игенчеләр эшсез калды, ә басуларыбызда үлән үсә. Минем бер улым вахта юлы белән төньякта эшләп акча таба, икенчесе Төмәндә эшли, яши. Кызым Гүзәлия Заречный поселогында мәктәптә укытучы булып эшли. Көсәйкүл авылы хатын-кызлары күп итеп бәрәңге, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш утырталар. Бакчачының эше - чәчәсең, үстерәсең, сугарасың. Үзең утырткан яшелчә, җиләк-җимеш файдалы да бит. Бакчама карлыганны, җир җиләген җыярга чыккан саен чиләкләп җыйдым. Алма агачын, карлыган куакларын тормыш иптәшем исән чагында бергәләп утырткан идек. Җир җиләген Чувашиядән почта аркылы яздырып алдык.Теплицамда яшелчәләр, кыяр, помидор да күп итеп үсте. Уңышны мул итеп җыйдык. Бакчада яхшы уңыш җыярга теләүчеләр мәшәкатеннән курыкмаска, чәчкәләрне, яшелчәләрне дә яратып үстерергә, карарга, тәрбияләргә кирәк икәнен онытмаска тиешләр. Чүп үләннәрен утарга, вакытында тукландырырга, сугарырга, авырулардан саклап калырга кирәк”, - дип сөйләде.
Бакчасыннан үзе утырткан уңышлары белән Галия апа оныкларын сыйларга ярата. Аның җиде оныгы бар. Бөтенесе малайлар. Бакча эшендә иң дә күңелле вакыт – уңыш җыйган чак, ди ул. Галия апага без алда да хезмәтеннән ямь һәм тәм табып, уңышларына сөенеп яшәвен телибез.
Римма УМИТБАЕВА.