#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Варикоз – шаяру түгел...

последние и лучшие новости искусства в мире

Күп кенә хатын-кызларны аяктагы кан тамырларының йолдызчык яки челтәр рәвешендә кабарып торуы борчуга сала. Гүзәл затлар, беренче чиратта тышкы кыяфәт турында кайгыртып, бүрткән, шешмәкләнгән кан тамырларын косметик ысул ярдәмендә яшерергә тырыша. Шулай җиңел генә котылып була, дип уйлыйлар. Чынлыкта исә, варикоз – бик җитди авыру һәм аны кичекмәстән дәвалый башларга кирәк.

Кан тамырларының варикозлы киңәюе дип, тамырларның диаметры зураю сәбәпле барлыкка килә торган хроник чирне атыйлар. Авыруның җитдилеген статистика мәгълүматлары да дәлилли: бүген дөньядагы халыкның 20-40 проценты варикоздан интегә. Чирне үз иркенә кую күп очракта начар тәмамлана: калган кан тамырлары да киңәю, шешенү, көзән җыеру, аяк тиресенең төсе үзгәрү, варикоз төеннәренең канавы күзәтелергә, хәтта трофик язва да барлыкка килергә мөмкин.

Варикозны китереп чыгара торган сәбәпләр рәтенә нәселдәнлек, йөклелек, гормоннар балансының бозылуы, даими рәвештә авыр хезмәт белән шөгыльләнү, аз хәрәкәтләнү, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану, аяктагы җәрәхәтләр, артык авырлык, самолетта еш очу, кайнар климат, уңайсыз киемнән йөрү керә. Авыру таралуның икенчел сәбәпләре дә бар. Мисал өчен, кан тамырлары тромбозы яки тумыштан булган авырулар шулай ук варикоз барлыкка килүнең башында тора ала.

Бу чирне кан тамырлары киңәюгә генә кайтарып калдырырга ярамый. Тора-бара аякта авырту барлыкка килә, ул үзен кичен аеруча сиздерә. Табаннарның шешмәкләнүе, балтыр тиресенең тыгызлануы һәм каралуы, аякны көзән җыеру – шулай ук варикоз билгеләре.

Бу билгеләрнең берсе генә булса да, табиб-флемологка мөрәҗәгать итү зарур. Бүген, традицион операцияләр белән беррәттән, кан тамырларындагы бушлыкны эндовазаль ысул белән юкка чыгару да (облитерация) танылып килә. Эндовазаль лазерлы коагуляция (облитерация) – сай һәм перфорант (сай кан тамырларын тирәннәре белән тоташтыручы) кан тамырларындагы кире кан йөрешен лазер нурланышы ярдәмендә үз хәленә кайтаруның заманча алымы. Исеменнән аңлашылганча, бу ысул белән дәваланганда пычак астына ятарга да, озак вакытка хастаханәгә керергә дә кирәкми.

Соңгы дистә елда лазерлы коагуляция ярдәмендә миллионлаган кешеләр дәваланган. Бүген аңа Россиядә дә ишекләр ачылды. Әлеге ысулның өстенлекләрен дөньяның әйдәп баручы белгечләре дә таный: ул гадәти операциягә караганда куркынычсызрак, кан тамырлары да тизрәк төзәлә. Процедурадан соң авыруның аягына махсус оек кидерелә. Ул кан сауган, кара янган урыннарны кире үз хәленә кайтарырга ярдәм итә. Әлеге компрессион трикотажны 1,5-2 ай дәвамында киеп йөрергә кирәк була. Лазерлы коагуляциядән соң берничә көн аэробика һәм гимнастика белән шөгыльләнмәскә, озак басып яки утырып торудан сакланырга, 1,5-2 ай дәвамында кайнар мунчага кермәскә киңәш ителә – башка чикләүләре юк.

Дәвалануны никадәр иртәрәк башласагыз, нәтиҗәсе дә шул кадәр яхшырак булыр.

(“Өмет”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836