#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ватанга хезмәт иткән якташыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

8-10Данлы армиянең башы хәрби комиссариаттан башлана, диләр. Тубыл егете Марат Заит улы Бакиевның тормыш юлы хәрби хезмәт белән бәйле. 1995 нче елны Армия сафларына алынган Марат Заит улы хезмәтен Германиядә башлый, аннары контракт буенча калып, 1992 нче елга кадәр хезмәт итә. Чын патриотлар тәрбияләгән, хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп эшләгән елларны сагынып Марат Заит улы: ”Яшь солдатларны төрле хәрби техникада эшләргә өйрәтә идек. Ул елларны без көчле, төрле көтелмәгән очракларга әзер булдык”, - дип сөйли. Германиядә улы туа, ә тормыш иптәше Зөлфия шатлык-кайгыларын уртаклаша, аның таянычы була.

Германиядан соң Марат Заит улына башка шәһәрләрдә хәрби хезмәтен дәвам итәргә тәкъдимнәр була, ләкин ул туган шәһәренә кайтып, хәрби комиссариатка эшкә урнаша. Контракт буенча хезмәткә алу бүлеге башлыгы: ”Соңгы елларда контракт буенча хезмәткә 20 кеше барырга теләсә, беренче Чечен сугышына без ел дәвамында 80 ир–егетне озаткан очраклар да булды. Кызганычка, 12 кешене җирләдек. Аларны соңгы юлга озатуны авыр кичердек. Исән-имин кайтучылар военкоматка килеп күрешеп, хәлләрне белешеп торалар. Контракт буенча армиядә хезмәт итүнең уңай яклары да бар. Аларга хезмәт хакы түләнә, югары уку йортларына керергә теләүчеләр өчен льготалар бар. Икенче мәртәбә контракт буенча баручыларның ипотекалары да түләнә. Хезмәт итеп кайтучылар үкенмиләр”, - дип сөйләде.

Хәрби әзерлек үтмәгән егетләрне турыдан-туры “кайнар нокта”ларга җибәрмиләр, алар башта “исән калу курслары”н үтәләр. Армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять оешмасында хәрби техника механигы, шофер хезмәтенә укып, һөнәр алып чыгалар. Ир язмышы - ил язмышы, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Марат Заит улы үзе дә Чечен сугышы барган җирләрдә эш командировкаларында булган. Аңа күп үлемнәр күрергә туры килә, бу турыда күп сөйләргә яратмый. “Кайнар нокта”га җибәргән солдатларын ул бик борчылып көтә. Әле күптән түгел исән-имин кайткан Айвар Кырымда, Сириядә базаны саклауда катнаша. Ул Сириядә барган сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен Россия Оборона министрлыгының медале белән бүләкләнә. Марат Бакиев хәрби хезмәтен уңышлы башкарганы өчен күп төрле Мактау кәгазьләре, медальләр ала. Ул шәһәрнең спорт юнәлешендә актив катнаша. Ветераннарның футбол командасында уйный. Хәрби комиссариатта, армия сафларында хезмәт итүчеләргә уңышлар, иминлекләр телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836