Материалы

Ветераннар ярыштылар

последние и лучшие новости искусства в мире

27-9“Ветераннарга хөрмәт белән” проекты кысаларында 18 июнь көнне Аслана татар мәдәният үзәгендә “Илһам”, “Альянс” иҗтимагый оешмалары, Ялутор районы хакимияте һәм ветераннар советы, яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм өлкә иҗтимагый палатасы җитәкчелегендә декоратив-кулланма сәнгать буенча күргәзмә оештырылды. Әлеге чарада райондагы татар авылларында яшәүче өлкәннәр бик теләп үзләренең кул эшләрен, пешергән милли ризыкларын тәкъдим иттеләр. Кунакларның кәефләрен күтәреп Аслана татар мәдәният үзәгенә йөрүче балалар Өлкәннәр белән төрле уеннар, ярышлар, мастер-класслар үткәрделәр.

27-12Күргәзмәдә катнашучыларның эшләренә бәя бирер өчен махсус жюри әгъзалары – өлкә иҗтимагый палатасы әгъзасы Алла Гучева, район ветераннар советы рәисе Надежда Ралка һәм “Илһам” яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте оешмасы рәисе Тимур Нигъмәтуллин сайландылар. Алар иң сәләтле кул осталары һәм уңган хуҗабикәләр дип Харис Хәмидуллин, Хачирә Хәлилова, Камил Янабаев, Минҗиһан Тусмөхәммәтова һәм “Умырзая” (җитәкчесе Эльмира Гарипова) фольклор ансамблен билгеләделәр. Җиңүчеләр генә түгел, һәр катнашучы диплом, Рәхмәт хаты һәм истәлекле әйбер белән бүләкләнде. Тимур Нигъмәтуллин әйтүенчә, яшьләр тырышлыгы белән оештырылган 27-11мондый чаралар киләчәк буында патриотик хис тәрбияләүдә төп нигез булып торалар. Өлкәннәребез өчен әлеге очрашулар аеруча кадерле, биредә алар үзара аралашып, танышып, үзләренең иҗат җимешләрен җәмгыятькә тәкъдим итә алалар. Яшьләр тарафыннан мондый игътибар өлкәннәребезгә эшләргә, иҗат итәргә этәргеч, көч бирә. Әлеге чараның мөһимлеген Алла Гучева да билгеләп, бу юнәлешкә аерым игътибар бирергә кирәк, диде. Тиздән бу проект Төмән районында эшли башлаячак.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума