Материалы

Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем...

последние и лучшие новости искусства в мире

17-11Бу фоторәсемдә Шәүхия Закир кызына 18 яшь. 1957 нче елны Төмән шәһәрендә узган беренче җыр фестивалендә “Әллүки”не җырларга ул Татар Вагай авылыннан бара. Киләчәккә өмет, яңа хыяллар белән яшәгән яшьлек чоры. 62 ел вакыт узып киткәненә әле аның күңеле ышанмый. Соңгы елларны татар җырларын тыңларга, татар артистларын күрергә ул Тубыл шәһәренең “Синтез” мәдәният һәм сәнгать үзәгенә килә. Татар Вагай авылында туып, монда гомер кичергән якташыбыз Тубыл шәһәрендә яшәүче кызлары янына еш килсә дә, туган авылын, йортын сагынып кайта. Тарихи вакыйгаларны Шәүхия әби яхшы хәтерли.

“Тормыш авырлыкларына бирешмәскә, чыдамлы, түземле булырга кече вакытымнан өйрәндем. Сугыш елларында туган буынга күп авырлыклар, сынаулар кичерергә туры килде. Безне кайгыртып яшәгән әти-әниемне, әбиемне изге хисләр, җылы, назлы сүзләр белән искә алам. Авыр елларны бу йортта бергәләшеп, бердәмләшеп, зур тату гаилә булып яшәдек. Хезмәттән курыкмадык. Сугыш тәмамланганнан соң, күпчелек эшне кул белән башкардык. Урак урганда әбием “Әллүки”не җырлый иде. Әле ул җырларны мин бүген дә яратып башкарам. Кече вакытымнан аңа ияреп иген-кырларга йөри идем. Себер урманнарында җиләк-җимеш җыйдым. Колхозлар, аннары совхозлар булып китте. Авыл мәктәбендә белем алып “Первухино” совхозына эшкә урнаштым. Гомерлек юлдашым Әбүбакирга тормышка чыктым. Гаиләбезнең шатлыклары - ике кыз, өч егетле булдык. Иптәшем совхозда механик, мин диспетчер булып эшләдек. Совхозда һәммәсенә эш җитәрлек иде. Танылган “Первухино” совхозыбыз күкрәп торды”, - дип хатирәләре белән уртаклашты Шәүхия әби. Биш бала анасы совхозда 35 ел хезмәт итеп, 50 яшендә лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше 47 яшендә якты дөньядан китә. “Биш баланы үстерәсе, тәрбия бирүе, укытуы, гаиләне саклап калуы - искиткеч зур тырышлык, сабырлык таләп иткән авыр һөнәр, дип әйтәләр. Балаларыбызны олы тормыш юлына озаттык. Гомер юлымда төрлесе булды. Бүген мин балаларымның йөрәк җылысын, ярдәмен тоеп яшим. Кызларымның, улларымның гаиләләренә иминлек, дөньяга тынычлык телимен“, - дип сүзен дәвам итте.

Шәүхия әби бүген дин юлында. Ул җомга саен мәчеткә йөри, намаз укый, дини бәйрәм көннәрендә Коръән ашларын үткәрә. Кече вакытыннан татар халык җырларын тыңлап үскән, үзе дә җырларга яраткан, яшьлек елларында төрле бәйгеләрдә катнаша. “Өлкәнәя барган чорда якыннарыңның янәшәсендә булу үзе зур байлык. Бу яшьтә дә концертларда, район күләмендә үткәрелгән җыр фестивальләрендә катнаша алганыма шатланам. Татар мәдәниятен күтәрүдә безнең буын өлеш кертә ала әле. Минем байлыгым – бала-оныкларым. 10 оныгыма, 15 нәбәрәмә сөенеп яшим”, - дип әйтә әби. Башкаларны сокландырырлык көчле рухлы, сабыр канатлары нык булган, ярдәмчел Шәүхия апага багышлап гомер бәйрәмендә кызлары, уллары “Кояш гомерен телим мин, әнием, сиңа” дигән җырны башкардылар. Тормышларына җылылык өстәүче, догалары белән саклаучы әниләренә алар хәерле озын гомер теләделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума