#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Язгы кәеф бүләк итүче бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

14-1221-23 март көннәрендә Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре район үзәгеннән еракта һәм кечкенә авылларда яшәүче якташларын татар халкының милли колорит атмосферасына чумдырып, Нәүрүз бәйрәмен уздырдылар. Шушы бәйрәм кысаларында Черемушки, Мәңгәр авыллары халкы беренче мәртәбә Нәүрүз бәйрәме белән таныштылар. 21 март көнне төш вакытында Черемушки авылына Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре күңелле концерт программа белән килеп төштеләр һәм алар өчен онытылмаслык бәйрәм оештырдылар. Аларның килгәнен бу ике авыл халкы төрле милләт халкы ризыкларын әзерләп, бай табын белән каршыладылар.

23 март көнне Кактамак һәм Калмаклар авылында яшәүче милләттәшләр язгы табигатьнең кышкы йокыдан уяну мизгеле күренешен яратып карадылар. Шул арада бәйрәм кунакларын сыйлар өчен җәмәгать эшендә актив катнашучы, оста җырчы Алия Вәлитова учакка куелган зур казанда пылау пешерде, ә Галиянур Бабшанова тәмле коймаклар әзерләде. Халык шул ашларны тәм-том итеп, төрле бәйге-ярышларда катнашып күңелле ял иттеләр.

Бу көнне Рауды һәм Кулик авылларында яшәүчеләр квест уенында катнашып, Нәүрүз бәйрәменең якты гореф-гадәтләрен искә төшерделәр. Бу кызыклы уенда кыйммәтле бүләк Әлфинур Сабировага эләкте. Биредә балалар өчен дә мәйданчык эшләде, анда мәдәният комплексы хезмәткәрләре төрле уеннар, викторина, бәйгеләр үткәрделәр. Оештыручылар тарафыннан тагын бер күңелгә хуш килгән эш каралган - алар авылның уңган кешеләре һәм гаиләләрен данладылар. Мондый зур хөрмәткә һәм бүләккә мәдәният хезмәткәре Сәкинә Әминова, китапханәче Ләйлә Уразова, педагогия хезмәт ветераны Нурзия Хәлитова ия булдылар. “Кунакчыл Нәүрүз” дигән бәйгедә катнашкан Роза Бахметова, Мәфрүзә Уразова, Гөлфинур Алеева, Мансура Нурмөхәммәтова, Зәйтүнә Корманова, Флора Сичбакова бәйрәмнән якты тәэсирләр, язгы кәеф һәм лаеклы рәвештә откан бүләкләр белән өйләренә кайттылар. Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: “Шунысы шатландыра, Нәүрүзне бәйрәм иткән көннәрдә без барган авылларда берәү дә кәефсезләнеп өендә утырмады, саф һавада аралашып, җырлап-биеп, күңел ачып, сәламәтлекләрен ныгыттылар, яшәү дәрте алдылар”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836