#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үсентеләрне чыгарып утыртканчы 2-2,5 ай алдан чәчәргә кирәк

последние и лучшие новости искусства в мире

“Кыш язга авыша башлады. Февраль керүгә һәвәскәр бакчачылар туфрак һәм орлыкларны барлыйлар, үзара тәҗрибә уртаклашалар, яңалыклар, яңа сортлар белән кызыксыналар. Теплица-парниклары булганнар бу ай уртасында ук орлыкларны туфракка чәчте инде. Шул уңайдан без дә ТРның атказанган фән эшлеклесе, бакчачылык өлкәсендә 45 елдан артык тәҗрибә туплап, озак еллар радио һәм телевидение аша бакчачылар сорауларына җавап юллаучы, бакчачылыкка багышланган китаплар авторы, профессор Фарсель ЗЫЯТДИНОВ белән әңгәмә корып алдык.

— Фарсель абый, мул һәм бәрәкәтле уңышның сере орлыкның нинди шартларда саклануына да бәйлеме?

— Дөрес сакланганда, орлык тишелешен 5-7 ел дәвамында саклый. Гадәттә, 2-3 еллык орлыклар яхшы уңыш бирә, 4-5 елга китсә, тишелеш кими төшә. Кышын сатучылар орлыкларны бер салкынга алып чыгалар, бер җылыга алып керәләр. Болай эшләү орлыкның геннарына начар тәэсир итә, бу сортларның сыйфаты югалуга китерергә мөмкин. Орлык чәчкәнче салкында яки җылыда гына торырга тиеш. Саклау таләпләрен үтәмәгән шәхси сатучылар кулыннан орлык алу бик үк ышанычлы түгел.

Аннан соң орлыкларның F1 белән тамгаланган гибрид төрләре елдан-ел арта бара. Аларны утыртканда чылатырга ярамый, үстергәндә дә тәҗрибәлелек таләп итәләр. Сорт белән гибридлар үсү вакытлары белән дә аерыла. Сортлылык сыйфатларын югалтулары сәбәпле, гибридлардан орлык әзерләргә ярамый. Сортларны сайлаганда нинди шартларда үстерелүгә һәм нинди максатта куллануга да игътибар итәргә кирәк. Теплицада үстерер өчен кирәкме, болай ашаргамы, тозларгамы...

— Төрле авыру һәм микробларга каршы орлыкны ничек зарарсызландырасыз?

— Авырулардан йогышсызландыру өчен орлыкны чәчәр алдыннан 20 минутка 1 %лы марганцовка (0,5 л суга 5 г ка­лий перманганаты исә­бен­нән), аннан соң бер тәү­леккә бор кислотасы эремәсенә са­лып тотарга кирәк.

— Нинди сортларны яхшы һәм сыналган буларак тәкъ­дим итәр идегез?

— Помидорның үзем сынаган иртә өлгерешле “Балконное чудо”, “Москвич”, уртача өлгерешле “Космонавт Волков”, “Гигант розовый”, соң өл­­герешле “Бычье сердце”, ка­ра помидор “Негретоз” ошый, соңгы елларда “Драгоценность” сорты өстәлде. Төс­леләрдән “Апельсиновый”, “Лимонный”, “Белый налив” яхшы. Борычның иртә өлгерешле “Винни-Пух”, уртача өл­герешле “Подарок Молдовы”, “Калифорнийское чу­до” сортларына, баклажанның “Алмаз”, “Багира F1”, “Меч самурая” сортларына өстенлек бирәм.  

— Кайсы орлыкларны кайчан чәчәргә кирәк?

— Борыч, помидор, баклажанны иртәрәк утырту әйбәт, сельдерейга соңрак та ярый. Кемнәрдер аларны февраль уртасы һәм азагында ук чә­чәләр. Мин үзем ул кадәр иртәләмим: беренче сроктагыларны 5-8 мартта, ә соңрак өлгерә торган культураларны 18-20 мартта утыртам. Инде март ахыры - апрель баш­ла­ры­на калганда, үсентеләрнең тизрәк өлгерүе өчен махсус лампалар кую сорала. Яхшы уңыш алу өчен үсентеләрне чыгарып утыртканчы 2-2,5 ай алдан чә­чәргә кирәк.

Теплица шартлары булмаса, артык иртә утыртудан мәгъ­нә юк, тәрәзә төбендә чә­чәк атып утырган үсенте­ләрнең үз вакытында серкә­ләнә алмавы уңышны киметә. Мартта чәчелгән помидорның беренче тәлгәше 60 көндә, ә июньдә чәчелгәннеке кояш тәэсире белән 40 көндә өл­герә.

— Яхшы саналган орлык ничә көн эчендә шытым бирергә тиеш?

— Төрле культура төрлечә шыта, ул бүлмә температурасына да карый. Помидор орлыгының тишелеше өчен иң кулай температура +18 градус, ә үсүе өчен оптималь температура +20...+25 градус булса яхшы. +30 га ук китсә, ул үсентегә тискәре йогынты ясый, +30...­+32 градуста серкәләр яшәү сә­ләтен югалта, +36...+37 градуста үсемлек үсүдән туктый.

Борыч помидорга караганда да җылыны ныграк яратканга, температура режимына аеруча әһәмият бирергә ки­рәк. Ул 10-15 көндә тишелә, яктылык ярата һәм акрын үсә. Даими урынга чыгарып утыртыласы борыч үсентесе 60-75 көнлек булырга тиеш. Көндез аның үсентесенә + 26...+27 градус кирәк, төнлә +13 ләргә төшсә дә ярый. Помидор һаваның чагыштырмача дымлылыгы — 50-60 %, ә туфракныкы 70-80 % булганда яхшы үсә. Кичләрен салкынчарак урынга ишек төпләренә, көннәр җылынгач, балкон-лоджияләргә чыгару буйга үсмәсенгә үсешен тоткарлап тора. Режим үзгәртү чыныктыра да. Орлыкларның бер атна, 10 көн эчендә тишелеп чыгуы нормаль санала. Шыттырып чәчкәндә, иртәрәк борын төртәләр.

— Үсентеләр нинди туфракта яхшырак үсә һәм аларны нинди савытларга утырту отышлырак?

— Катнаш туфрак кирәк. Үсенте 1-2-3 чын яфрак җи­бә­рүгә, аны аерып күчереп утырталар. Бу эшне соңарту уңыш алуда үзен сиздерә. Кибетләрдән сатып алынган җирнең сыйфатына бертөрле бәя биреп булмый, чөнки барлык җитештерүче дә намуслы түгел. Кайберләре торф кына да тутыра. Мин төп чималны көздән үк әзерләп куям. 1 өлеш урман туфрагына 1 өлеш тирес черемәсе, 1 өлеш кәсле (дерновый) туфрак һәм һава йөрсен өчен бераз ком кушам. Бер чиләк шушы катнашмага бер шырпы кабы суперфосфат, 2 стакан көл салып, яхшылап болгатам.

Тартмаларның иң кулае: биеклеге — 10-13 см, киңлеге — 20-30 см, озынлыгы 50 см булганы. Ул күчереп йөртү һәм әйләндерү өчен дә уңайлы. Тартмаларга утыртканда араларын 3 см итеп буразналар сызып чыгам һәм шуларга 1-1,5 см ешлыкта орлыклар салам. Өстен полиэтилен яки пыяла белән каплап, шытым күренгәнчегә кадәр җылы урында тотам.

Турыдан-туры җиргә утыртыла торган торфлы савытларның туклыклы матдәләргә бай булуына бик ышанып бетмәскә кирәк, аларның кайберләре торфтан гына тора. Аннан соң алар суны да тиз парга әйләндерә, шул сә­бәп­ле, туфрак тиз кибә һәм, аралары ерак булганда, суына да. Ә торфлы чүлмәк­ләр кебек турыдан-туры чыгарып утыртылган торфлы таблеткалар кече күләмле булулары белән борыч, помидор, баклажан кебек культураларга бармый, алар карбыз, кавын, патиссон, ташкабак үсентеләренә, петуния, канәфер кебек чәчәк орлыклары өчен кулай. Мин 1 л һәм 1,5 л лы су шешәләрен төптән 10-15 см кисеп алып, үсентеләрне теплица яки ачык грунт­ка чаклы 1 яки 2 төп исә­беннән шунда күчереп утыртам. Утыртканда савытларны ярып ташлыйм, тамырларга зыян килми. Аннан соң үсенте үскән саен туфрак өстәп тору өчен савытны туфрак бе­лән тутырып җиткер­мәскә ки­рәк. Болай эшләү үсентене ныгыта, өстәмә тамырлар җи­бәрү мөмкинлеге бирә. Һава яхшы үтеп кереп, тамыр системасы әйбәт үс­сен өчен, савытның кечерәк булуы, әйтик, 8х8 см дан артмавы әйбәт, ул очракта артык су да җыелып тормый.

“Ирек мәйданы газетасыннан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836