Материалы

Ана көче

последние и лучшие новости искусства в мире

Улы белән озак аерылышып торганнан соң, дөньяда нинди ана үзенең улына беркем дә ашатмаган ашларны ашатырга теләми!

Себердә татарларда кунакны ничек кадерләп каршы алуларын кемнәр генә белми!

Өйнең ак ягындагы бәйрәмчә җыелган өстәлдә - бәрәңге белән кызарып пешкән тавык ите, яки сарык ите, симез итнең ашы, каймак. Моннан соң да әле кунакны тагын күп кенә яңа кызыклар көтә. Шикәрле яки баллы сумсалар, ит яки бавыр бәлешләре, ит пәрәмәчләре. Шулары янына тагын биек булып шешәләр утырачак.

...Егетнең әтисе сөйләшә-сөйләшә өстәл янында хатынына булышачак, эре-эре телемнәр итеп икмәк кисәчәк, шкафтан бокаллар алып куячак. Аннары ипи валчыкларын кулына җыеп тәлинкәгә салыр, яки авызына җибәрер. Барысы да өстәл артына утырырлар. Атасы шешәләрдән бокалларга эчемлекне салгач:

- Я, улым, туган өеңә кайтуың белән!

- Кызың өчен дә, - дип өстәде хатыны.

Ана кеше сиздермичә генә күзләрен сөртеп алыр. Ана өчен балалар барысы да кадерле – янәшә утырганнары да, кайдадыр еракта булганнары да.

Үзенең аналык көче белән, үзе шикелле чибәр балаларга тормыш биргән хатынлык көче белән эш белән тупасланган таза кулларын өстәлгә салып, шатлыклы тәэсирләрдән кызарып, чибәрләнеп ана өстәл артында утыра.

Баласы бокалын күтәрде, анасының йөзенә карады. Анасының яңагы буйлап бер-бер артлы күз яшьләре тәгәрәп төшкәнен күрде. Ана яулык почмагы белән калтыранган ияген каплады һәм, уңайсызланып, моңсу гына елмайды.

Баласы анасының чәчләренә сырышып, аны озак итеп үпте!

- Ә, син бер дә үзгәрмәгәнсең, - диде улы чын күңелдән.

Анасы кызарып куйды:

- Әй, улым, кая үзгәрмисең инде, еллар су шикелле агалар!

Анасы аңа ничек ярарга һәм тагын нәрсә белән сыйларга белмәде.

Малае туганнарының яктырган йөзләренә күңеле йомшап, рәхмәт белән карады:

- Әйдәгез, кадерле әниебез хөрмәтенә эчик, - диде ул, калтыранган тавышы белән. – Ул безне ашаткан, киендергән, укыткан өчен, әниебез бәхетле булсын, тыныч яшәсен.

Ана ашыгып кына күзләрен сөлге белән каплады, тыела алмыйча шатлыклы хисләре тулып елап җибәрде...

Чәй эчү арасында улы чемоданны ачты. Аннан зур мамык шәл чыгарды һәм анасына сузды.

- Ай-һай, нинди матур, йомшак шәл. Мондыйны бөркәнгәнем юк иде әле, - диде анасы һәм ефәк кебек йомшак йонны сыйпады.

- Моны бөркәнгәч яшь кызларга ошарсың, - диде улы. – Я, бөркәнеп кара әле.

Ананың өенә төрле яктан халык килеп тора. Кусайтынга җыелалар...

Алгы бүлмәдә гармун тавышы астында кешеләр бии. Сый бүлмәсендә өстәл артында картлар һәм карчыклар утырып калганнар.

...Әтисе кулын карчыгының иңбашына салды:

- Балаларыбызга гомерләре буена рәхәт торырга язсын, - диде күңеле йомшарып...

Яшьләр ишек алдында тәмәке тартып, сөйләшеп торалар иде. Ишек алдына егетнең әнисе дә чыкты. Аның каршысына баласы килеп басты.

- Әни!

Анасы яулык белән битен каплап улының иңбашына башын салды...

Ул анасының күңелен күтәрү өчен ягымлы сүзләр әйтте. Анасы аның сүзләрен тыңлап тынычланды кебек...

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума