Материалы

Комсызлык күзне томалый

последние и лучшие новости искусства в мире

Комсызлык акылны баса. Комсыз кеше ятим кешенең кыш көнендә ачлыктан тәгәрәп үләсен башына да китерми. Комсыз кеше малны җыярга ярата. Комсызлык – тезгенсез нәфес: акча колы булу, теләсә нинди юллар белән байлык туплау, угрылык, оятны санга сукмау, икейөзлелек. Бу өлкәдә кешеләрне артык гаепләп тә булмый, чөнки дистә елдан артык имансызлык канатларын түшәүнең ачы җимешләре булыр бәлки.

Ә акчаны кая куярга? Аны ничек тотарга?

Гаҗәбрәк сорау? Кем дә булса берәү акчаны кая куярга аптырый микәнни? Акча булсын гына, куяр урын һәрвакыт табыла. Хәер, нәрсәсе озаклап уйлап торасы ди аның, чыгымнар берсе артыннан икенчесе чыгып кына тора: квартиры, телефоны, су, кер порошогын, шампунь, сабын, азык-төлек алып куясы бар...Ләкин кая киткән соң бу акча? Пенсияне моннан бер атна элек кенә алган идек бит әле? Чорыбыз катлаулы, әмма туктаусыз, замана авыр, дип зарланмыйк, түзик, өмет белән яшик.

Комсыз кешеләрнең маллары артып, эшләр зурайгач, “яңа урыслар” булып алгач, йөреш- ләре дә үзгәрде. Зур-зур йортлар салалар, ипле машиналарда йөриләр, асыл киемнәр кияләр, алтын сәгатьләр, бизәкләр тагалар. “Күргәне күреп калсын, күрмәгәне торып калсын”, дигәндәй, ирләрнең эшләре зурайгач, хатыннары да йөреш-торышларын үзгәртәләр. “Ашка аш”, “Иш ише белән”, дигәндәй, байлар бай белән аралашалар. Мәҗлес ясап бер-берләрен аш-суга чакыралар. Байлар ашка-фәләнгә бара башласалар, урам аркылы булса да җәяү бармыйлар, Алла сакласын. Шундый бай булгач, кеше көлдереп җәяү йөрергәме? Ә ярлы кешенең хәле ничек?

Байлар аларга әһәмият итмиләр. Һәркемнең үзеннән диләр, һәм ярлы кешеләрдән үзләрен югары куялар. Аларның яшәү стилен әнә шул билгели. Ярлыларның экономик яктан тәэмин ителүе, әлбәттә, керемнәрнең куәтенә һәм гаилә структурасына бәйле. Кайда инде андый гаиләләргә деликатес ашларны ашарга, чөнки андый ашларга акча күп китә. Ярлыларның акчасы җитешми. Көтелгән кунакларны нәрсә белән сыйларга, иртәгә ашарга нәрсә әзерләргә? Хуҗабикә өчен алар авыр психик йөк булып әвереләләр. Аларга хөкүмәт ярдәм итсә дә, ул ярдәм ике-өч көнлек кенә.

Бервакыт бер танышым: «Әллә син “яңа байлар” арасында Макаренко бармы дип уйлыйсыңмы?» – диде. Үзе китеп барды. Хәзер ярлы белән байлар арасында, аерма бик зур.

624 елда мөселманнар белән Мәккәле көферләр арасында Бадер сугышында мөселманнар көферләрны җиңеп, бик шатланып Мәдинәгә кайтканнар иде. Пәйгамбәр сугышчыларга: “Хәзер кечкенә сугышта уңыш казандык. Моннан соң зур сугышта казанырга тырышыгыз”, – диде. Сугышчыларның берсе: “Йә, Рәсулуллаһ, моннан да зур сугыш булырмы? Пәйгамбәребез: “Иң зур сугыш – кешенең нәфесенә каршы көрәш”, - дип җавап бирде. Нәфес белән көрәш бик авыр. Ләкин, ач һәм ярлы кешеләргә ярдәм кулын сузу турында васыять итеп калдыра. Бүген төрле төбәкләрдә бер телем икмәк кисәгенә мохтаж булып, ач яшәүчеләр бар. Байлар аларның хәлләрен күрмәмешкә салышалар. Борынгылар телендә “Тук ачның хәлен белмәс”, дип тиккә әйтмәгәннәрдер. Гомуми мохтаҗлык сөргән вакытта талашларның сәбәбе акча җитмәүгә кагыла. Бүген кайбер кешеләрнең ачлыктан интегүләре акылга сыймаслык хәл. Мохтаҗлыктан күп кенә ирләр, бераз акча табыйм, дип гаиләләрен калдырып читкә - Төньякка эш эзләп китәләр...

Патша заманында “зимагур” атамасын күтәреп йөргән халык катламы булган. Авылда кыр эшләре беткәч, бераз акча ясап тормышларын рәтләр өчен читкә чыгып, эшкә яллана торган булганнар. Кайберләренең эше уңган. Күбесе эш таба алмыйча, көнлектә эшләп йөргәннәр. Хәзер дә эш булмагач, ирләр көнлектә эшләп йөриләр. Электә дә, хәзер дә эш майтара алмагач, күңелсезлеккә төшеп авыр хәлләргә калалар: торыр җире, эшләр эше булмагач, бәрелеп-сугылып яшиләр. “Зимагур” дигән сүз “зимой горе” дигәнне аңлата. Алар турында егерменче гасырның беренче яртысында җыр да бар иде:

Зимагур булып йөргәндә
Ни нуҗалар күрмәдем.

Төн караңгы, ява яңгыр –
Өстемдә бер күлмәгем.

Әй, Зимагур, кайт илеңә -
Илеңдә иген игәрсең.
Чабатаңны чана итеп
Бутылкаңны җигәрсең!

Альберт УРАМАЕВ.
Тубыл районы, Санникова авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума