#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Олы юбилеең белән, хөрмәтле остазыбыз!

последние и лучшие новости искусства в мире

5-2Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк, һәркем үзенә якынын сайлый. Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә - уңышлары башында укытучысы тора.

Минем язмам да һөнәрләрнең башлангыч нигезе булган яраткан укытучыбыз турында.

Укытучы, мәктәп – бу сүзләрне ишетүгә колагымда көмеш кыңгырау чыңгылдавы, укытучы апаның ягымлы тавышы ишетелеп киткәндәй була.

Әйе, безне 1966-1970 еллар чорында, Шыкча сигезьеллык мәктәбендә, талантлы, үзләренең эшләренә тугрылыклы остазлар укытты. Бөек Ватан сугышы ветераннары, орденлы укытучылар иде алар, кызганычка каршы, күбесе инде бу дөньядан китеп бардылар. Аларның туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын. Амин.

Без бөтен укытучыларыбызны хөрмәт итәбез, горурланабыз, алар каршында баш иябез.

Безне 6 сыйныфтан 8 сыйныфка кадәр рус теле һәм әдәбиятыннан дөрес итеп русча сөйләшергә, язарга өйрәткән укытучыбыз – Хәбибуллина Наҗия Ислам кызы булды. Без аны яратып Наҗия апа дип йөртәбез.

Наҗия апа тумышы белән Ялутор районының Аслана авылыннан, шул авылда мәктәп тәмамлый һәм Казан шәһәренә укырга юл ала. 1967 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында рус теле бүлеген тәмамлап, шул ук елның 15 августыннан Төмән өлкә мәгариф бүлеге юлламасы белән Шыкча сигезьеллык мәктәбендә үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә. Апа бу көннәрне искә алып: “Мине класс җитәкчесе итеп 6 нчы “Б”га билгеләделәр. 1 сентябрь тантанасында сезне матур итеп линейкага тезделәр һәм миңа карап: “Ай-һай Наҗия, бу балаларга көчең җитәрме икән?” – дидәр.

28 ел Шыкча мәктәбендә эшләп Наҗия апа балаларның күңелләренә белем орлыклары сала. Бу орлыклардан игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле балалар – шәхесләр үсеп чыкты. Әйтерсең лә, ул үзенең җанын телем-телем кисәкләргә бүлеп безгә - балаларга өләшкән.

Мәктәптә уку дәверендә без Наҗия апаның тәҗрибәле укытучы гына түгел, сөйкемле хатын-кыз, киң күңелле шәхес булуына инандык. Апаның һәрбер дәресе безнең өчен кечкенә генә бәйрәм иде. Бу дәресләрдә без үзебезне әсәрдәге герой кебек хис итә идек.

Минемчә, аның дәресләрне шулкадәр мавыктыргыч итеп оештыра алуы, әсәрләрне безнең йөрәкләргә җиткерердәй тиешле сүзләр табуы – аны үзенең сайлаган һөнәренә гашыйк булуы турында әйтә.

Олы җанлы, сабыр холыклы күңелендә һәрвакыт яшьлек һәм яз хөкем иткән кеше генә шулай балаларның күңелен күрә ала.

Без, аның укучылары, хәзер үзебез дә дәү әниләр, дәү әтиләр, һәм дә Наҗия апа һәрчак безнең өчен яраткан укытучы, киңәшче булып кала. Алай гына түгел, укытучымны мин һәркемгә дә якты нурларын өләшүче кояшка тиңләр идем.

Олы хөрмәткә лаек булган укытучыбыз! Сезне ихлас күңелдән 70 яшьлек олы юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә һаман көчле рухлы булып хәләл җефетегез Линнур абый белән тигезлектә, исәнлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыкларына, уңышларына төренеп яшәвегезне теләп калабыз.

Без сезнең белән горурланабыз, сезне яратып һәм хөрмәт итеп барлык укучыларыгыз исеменнән

Сәлимә АХИЯРОВА (БАБАЕВА).
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836