#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Икенче вагайда

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин үземнең туып-үскән авылым халкына, Фатыйх хәзрәт Гарифуллинга һәм Аллаһы Тәгаләбезгә күңелем тулы рәхмәтемне белдерәм. Үткән елда Рамазан аенда безгә ерак Төркиядән кунак килгән иде һәм авылыбызда 2 кеше кунак белән бергә ураза тоттык.

Ә быел инде уразаны авылыбызда 7 кеше тотты, Аллаһымның аларга рәхмәте яусын иде. Намазга басучылар саны да әкренләп арта – Аллага шөкер. Бу юлы уразада ифтар үткәрергә теләүчеләр дә күп булды. Бер генә көнебез дә бушка китмәде. Раббыбызга итагать итеп, һәр көн саен ураза тотучыларны, күрше кунакларны чакырып ифтарлар оештырылды. Ифтарларда яшь имамыбыз безгә дин турында вәгазьләр сөйләде, безне кызыксындырган сорауларыбызга тулы җаваплар бирде. Рамазан ае да ураза тотучыларга авырлыклар китермичә үтеп тә китте.

Безнең Татар Вагай мәчетендә инде берничә елдан бирле дини бәйрәмнәрен үткәреп торалар. Иң беренче Аллаһыма рәхмәт – безгә иман байлыклары бүләк иткән өчен, аннан соң безне онытмыйча канат астында тотучы Фатыйх хәзрәткә, яшь имамыбыз Илдуска, безнең мөгаллимәбез Диләфрүз апага, ашларда безгә дин, Раббыбыз турында бик үтемле итеп сөйләп тора, һәр дини бәйрәмгә матди ярдәм күрсәтүче, ашлар үткәрүче Розалия апага Аллаһымның рәхмәтләре яусын. Менә быел да ул безгә килеп мәчетебездә ифтар үткәрде, һәрбер килгән кешегә бүләкләр тапшырды. Ә инде 23 июльдә 2 яшь гаилә никахлаштылар. Шушы Рамазан ае яшь гаиләләргә бәхет, иманлы, мәрхәмәтле балалар тудырырга насыйп итсен. Шул көнне безгә Фатыйх хәзрәт тә килеп, бәйрәм белән безне котлап китте. Иртәнге намазга кадәр мәчетебездә намазлар укылды.

Шушы бәйрәмгә “Яңарыш” газетасы хәбәрчесе, шагыйрәбез Галия апа Абайдуллина да килгән иде. Мәктәптә эшләгән вакытыннан бирле Галия апа белән элемтә тотабыз. Ул безнең Татар Вагай балаларын, халкын ихтирам итә һәм безгә шигырь дә язып калдырды.

Санилә КАШАПОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836