Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Индрәйдә

последние и лучшие новости искусства в мире

21-7Беренче өлкәкүләм Ураза бәйрәме Төмән районының Индрәй мәчетендә башланып китте. Иртәнге сәгать алтыга гает намазына мөселман кардәшләр агылдылар. Әлбәттә, пандемия сәбәпле, чикләүләр дә юкка чыкмаган әле. Бәйрәм намазын Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков үткәрде. Мөселманнарны изге бәйрәм белән котларга милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Чернов та килде. Ул котлау сүзләре белән бергә, динара һәм милләтара тынычлыкны сакларга чакырды.

Казандагы мәктәп балаларына һөҗүм турында да сөйләп китте, зыян күрүчеләрнең кайгыларын уртаклашты. Барлык диннәр дә әлегедәй ерткыч гамәлне гаепли, диде өлкә хөкүмәте вәкиле.

21-17Зиннәт хәзрәт Россия мөфтие шәех Равил Гайнетдинның котлавын укыды, Ураза гаетен үткәрүнең мөһимлеге һәм мәгънәсе турында сөйләде. Һәм намаз укуга керештеләр.

Намаздан соң, тәмле пылау көтә иде инде. Көне буе индрәйлеләр кунаклар кабул иттеләр. Балалар өй саен: «Гаетегез котлы булсын!» - дип тәбрикләп йөрделәр, аларга бирелгән тәм-томны пакетларына салгач: «Курагыз тулы мал булсын!» - дип рәхмәт әйтеп алдагы өйгә юнәлделәр. Бу борынгыдан килгән йола, әле дә саклана.

* * *

Алдагы көнне мәчет янында өлкә думасы депутаты Фуат Сәйфитдинов бүләк иткән тирмәдә икенче тапкыр авыл күләмендәге ифтар мәҗлесе оештырылган иде.

21-10Индрәй мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә хәзрәт Камалов: “Беренче ифтарны Рамазанның 3 нче көнендә үткәргән идек. Авыл халкы дус, тырыш безнең. Кем акча, кем өстәлгә куярга пирогларын, башкасын пешереп алып килә. Булышучылар да җитәрлек, - дип ике ифтарның да индрәйлеләр көче белән оештырылуын билгеләп үтте.

Аштан соң Казан каласындагы фаҗига корбаннары рухына да Зиннәт хәзрәт дога кылды.

Төмәндә

Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә өлкә диния нәзарәте, чикләүләр сәбәпле, иң актив мөселманнарны гына җыеп, Ураза бәйрәме үткәрде. Аны Коръән аятьләре белән өлкәбез мөфтие ярдәмчесе Динар хәзрәт Нәфыйков ачып җибәрде. Тәбрикләү сүзләре белән милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Чернов, Зиннәт хәзрәт Садыйков, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина, автономиянең башкарма директоры Альберт Алтынгузин, Бөтендөнья татар Конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров, өлкә казах милли-мәдәни автономиясе рәисе Есенгали Ибраев чыгыш ясадылар. Зиннәт хәзрәт мәчетләр ачылуга, килүчеләр саны аз булса да, әлеге очрашуларның рөхсәт ителүенә, авылларда ифтарларның, тәравих намазларының гөрләп үтүенә шатлыгын белдерде. Киләчәктә авырулар булмасын, Казандагы кебек мәктәптә атышлар кабатланмасын дип теләкләр теләде.

Владислав Леонидович комитет исеменнән ислам рухи һәм мәдәни традицияләрен таратуда актив катнашучылар, динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуда актив хезмәт итүчеләрне – Төмән районы имам-мөхтәсибе, Боровский поселогы мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Камалиевны, районның Турай авылы мөселман оешмасы рәисе Рәшид Алимбаевны, өлкә диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Азат Алимбаевны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Өлкә мөселман дини идарәсенең Рәхмәт хаты Төмән районының Индрәй авыл мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә Камаловка, Россиянең мөселман дини идарәсенең Рәхмәт хаты Динар Нәфыйковка бирелде.

21-12Бәйрәм барышында мәдәният үзәге оештырган программа буенча татар халык җырлары, шигырьләр башкарылды, мөнәҗәтләр көйләделәр.

Өлкә мөселман дини идарәсенең ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Юсупов балалар өчен викторина үткәрде, Ураза аендагы тәртипләр, кагыйдәләр турында белемнәрен тикшерде, алар да сынатмадылар һәм хәзрәт барысына да бүләкләр тапшырды.

Аннары һәркем өчен хәләл аш чыгарылды.

Пандемия сәбәпле, очрашулар чикле булганга, күрешүчеләр рәхәтләнеп сөйләшеп, фикер алышып чәй эчтеләр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836