Материалы

Көсәйкүлдә

последние и лучшие новости искусства в мире

32-14Аромаш районы, Көсәйкүл авылында дини бәйрәмнәрне зурлап үткәрәләр. Быел да бәйрәмгә туган авылларына өлкәнең төрле төбәкләреннән якташларыбыз җыелдылар. Бу көнне авыл мәчете кояш нурларында бөтен җиһанны яктыртып, күңелләргә иман нуры сеңдереп килгән кунакларны каршы алды. Мәҗлес табынына һәркем төрле ризыклардан өлешен кертте. Авылда яшәүче Таировлар гаиләсе, Нефтеюганск шәһәреннән килгән Гобәйдуллиннар сарыклар суеп әзерләделәр, ә хатын-кызлар ашлар пешереп, чәйләр кайнатып һәр килгән кунакны якты йөз белән каршы алдылар. Миләүшә Таирова: ”Гает намазы иртәнге намаздан соң, кояш чыгып ярты сәгать чамасы вакыт узганнан соң укылды.

Мәчетебездә Рушан хәзрәт Коръән сүрәләре укыганнан соң, гает ашына дога кылдык. Көсәйкүлдә дини чаралар үткәрү күркәм традициягә әверелде. Хәзер безнең авыл халкы Татарстан тапшыруларын да карыйлар. Аларга карап өйрәнәбез, үрнәк алабыз. Үзебездә дә гореф-гадәтләребезне искә төшерергә ярдәм итүче әбиләребез бар. Дини бәйрәмнәребезне калдырмыйча авылыбызның өлкән яшьтәге Сәрвәр, Нурилә, Зәхифә әбиләребез дә гает ашына килделәр. Актив ярдәмчеләребезгә рәхмәтләр әйтеп китәсем килә, алар: Гөлфия Хөснетдинова, Зәнфирә Сәфиева, Дания Шәйхетдинова, Зөлфия Гыйләҗиева, Гөлфинур Нәбиева, Фәүзия Сәфиева, Рузанна Гобәйдуллина, Тәриха Җамалиева, Суфия Кәримова, Дания Вәлиева. Алар мәчет янәшәсендә яшәүче Әлфирә апа Ланщикова йортында ашлар пешерделәр. Хуҗабикә үзе өлкән яшьтә булса да, ярдәмчел кеше. Соңгы елларда Ураза, Корбан бәйрәмнәренә читтә яшәүче авылдашларыбыз кайтып, мәчеттә ашлар үткәрүләре дә гореф-гадәткә әйләнде. Авылдашларның дингә тартылуларына күңелләр шатлана. Авылыбызда рәсми рәвештә хәзрәт вазифасын үтәүче сайланмаса да, мәчетебезнең ишекләре һәрвакыт ачык, Коръән укучы якташларыбыз барлыгына без бик шат”, - дип сөйләде. Җир шарының барлык мөселманнары зур дулкынлану белән каршы алган Рамазан ае, Ураза гаете көннәре Көсәйкүл авылында оешкан рәвештә, яхшы ниятләр, җылы теләкләрдә узды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума