#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мөселманнар “Принц” тантаналар йортында сыйландылар

последние и лучшие новости искусства в мире

32-16Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин ел саен дини бәйрәмнәрен Төмән шәһәренең “Принцесса” тантаналар йортында уздырып килде. Ә быел Ураза гаетен ул әлеге бина янында урнашкан “Принц” тантаналар йортында зур әзерлек белән үткәрде. Бәйрәмгә өлкәнең төрле шәһәрләре һәм районнарында урнашкан татар авыллары мәчетләрендә эшләүче имамнар, мөселманнар дини оешмалары рәисләре, шулай ук шәһәребездә яшәүче ай буена ураза тоткан кардәшләребез җыелып, башта төбәкләрдә булган проблемалары турында сөйләделәр, үтенеч-сорауларын җиткереп, чишү юлларын карадылар.

Аннары махсус әзерләнгән бүлмәдә өйлә намазы башкарылды. Бәйрәмне Фатыйх хәзрәт изге догалар белән башлап, җыелган халыкны сәламләгәч, РФсе Президенты В.Путин, вакытлыча өлкә губернаторы вазифасын башкаручы В.Якушев, Россия мөфтиләре советы җитәкчесе Р.Гайнетдинов, Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсе рәисе, мөфти Н.Ашировның Тәбрикләү хатларын укып ишеттерде һәм чарага килгән хөкүмәт вәкилләре белән таныштырып, аларга сүз бирә барды. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары И.Бобров мөселманнарны бәйрәм белән котлап, һәркемгә уңышлар теләде. Өлкә бөтен дини оешмалар Конгрессы җитәкчесе С.Лавренев: “Бүгенге бәйрәмдә катнашу минем өчен зур шатлык, гомумән, мин бер мөселманнар бәйрәмен дә калдырмыйм. Украина җирендә барган хәлләр беркемне дә битараф калдырмый. Без өлкәдә үзара дус яшибез, киләчәктә дә бер-беребезне хөрмәт итеп, аңлашып, ярдәмләшеп яшик”, - диде. Аның фикеренә өлкә мөселманнары дини нәзарәте мөфтие З.Садыйков та кушылды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Зиганшин: “Өлкәдәге өч дини оешманың берләшүен хуплыйм. Милләттәшләребезнең мөселман дине юлына басулары, җәмгыятьтәге күп проблемаларны чишәргә ярдәм итә. Үткән Сабантуйларда аракы эчеп исереп йөргән кеше күренмәде, бу бик куанычлы хәл”, - дип сөйләп, 14 нче сентябрь көнне өлкә губернаторын сайлауда актив булырга чакырды. Россиянең үзәк мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе имам-мөхтәсибе И.Зиганшин җитәкчесе – мөфти Т.Таҗетдиннең Тәбрикләү хатын укып, халыкка изге теләкләрен җиткерде. Чыгыш ясаучылар арасында “Аванпост” өлкә яшьләр һәм яшүсмерләр үзәге җитәкчесе А.Перов, шәһәр Думасы депутаты Д.Абукин, казыят идарәсе рәисе И.Рафиков, Ишим шәһәренең казах мәдәният җәмгыяте рәисе Җәмилә Морзанова, Акъяр авылы мәчете имамы Ә.Балдин да бар иде. Фатыйх хәзрәт быел да Рамазан аенда Төркиядән 4 Коръән-хафиз килеп Төмән шәһәре, Яңа Кәешкүл (Яркәү районы), Чумык (Аромаш районы), Икенче Вагай (Вагай районы) авылы мәчетләрендә гарәп телен укытулары турында искәртте. Шулай ук чарага ерак Голышманово авылы, 400 чакрым юл үтеп Вагай районы, Агытбаш авылыннан имамнар килгәннәрен горурланып әйтеп үтте. Бәйрәмгә ямь өстәп Төмән районы, Акъяр авылыннан килгән 6 яшьлек Азатулла Балдин, Турай авылыннан Ания Алтынгузина һәм Ильза Гайнуллина җитәкчелегендә укучы балалар – Галияр, София, Артур, Эдгар Алтынгузиннар, Дарина, Ариана Гайнуллиналар Коръән сүрәләрен яттан сөйләп, халыкны шатландырдылар. Шул арада тантана йорты хезмәткәрләре 200дән артык кунакны тәмле ит шулпасы белән сыйладылар. Ашап туйгач, мөселманнар бердәм бәйрәм ашына дога укып, теләкләр теләделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836