Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән мәдәният үзәгендә

последние и лучшие новости искусства в мире

24-4Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгенең матур залында өлкә мөселман дини идарәсе Ураза гаете бәйрәмен уздырды. Бәйрәмгә халык бик күп килгән иде. Кунаклар арасында хакимият, дини идарәләр, татар милли-мәдәни автономияләр һәм башка дин вәкилләре бар.

Тантаналы өлешне Төмән өлкәсе мөфтиенең массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча киңәшчесе Динар хәзрәт Нәфыйков дога белән ачып җибәрде. Тәбрикләү сүзе белән өлкә мөселман диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков сәхнәгә күтәрелде. Ул Рамазан аенда начар гадәтләрдән арынып, сыналып, изге, саф күңел белән ураза тоту мөмкинлеге биргән Аллаһы Тәгаләгә хөрмәтен, рәхмәтен белдерде. Аннары өлкә губернаторы исеменнән милләтләр эшләре бүлегенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча белгече Радмир Газизов, өлкә татар автономиясе советы исеменнән Төмән шәһәренең “Себер татарлары” милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Динар Абукин, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин, епископ Сергей Лавренев, Төмән шәһәр думасы депутаты Мурат Тулебаев изге айның тәмамлануы белән котладылар.

Алар, шулай традицияләрне дәвам итик, диделәр. Дини оешмаларның ислам нигезләрен аңлату, өйрәтү юлында зур эш башкаруларын, өлкә хакимиятенең дә гел ярдәм итеп торуын билгеләп үттеләр.

Монда икеләтә шатлык кичерүчеләр дә бар иде, өлкәдә исламны үстерү юлында иң күп хезмәт куючыларга бүләкләр тапшырылды. Иң дәрәҗәлесе Төмән районының Боровский поселогында яшәүче Шамил Әминовка насыйп булды – аның күкрәгенә Россиянең мөфтиләр советының “Хезмәтләре өчен” медале беркетелде. Ислам тәртипләрен җыр, шигырьләр аша җиткерүче күп ансамбльләр җитәкчесе 24-5Илнара Рамазановага дини идарәнең, өлкә дини идарәсенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты рәисе Димерхан Моратовка Төмән шәһәре думасы депутаты М.Тулебаевның Рәхмәт хаты бирелде.

Бәйрәмдә Ямбайның “Малчын”, Талымханның “Энҗе” ансамбльләре (җитәкчеләре И.Рамазанова), Наилә Габдуллина мөнәҗәтләре яратып кабул ителде. Ә инде Төмәндәге “Аманат” дини оешмасының якшәмбе мәктәбенә йөри торган “Ихлас” төркеме балалары мөнәҗәтләр генә түгел, үзләре өйрәнгән Коръән сүрәләрен, шигырьләр дә сөйләделәр.

Тәкъбирдән соң, мул өстәлләргә гает ашлары таратылды. Бу көнне үзәктән һәркем якты йөз, киң күңел белән таралышты. Танышлар рәхәтләнеп аралашты, теләүчеләр дин әһелләренә сорауларын бирде. Олы мөбарәк бәйрәмебез күтәренке рухта, оешкан төстә үтте.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836