#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Төзүче” милләтләр мәдәниятләре йортында

последние и лучшие новости искусства в мире

24-25 июнь көнне өлкә мөселман Диния нәзарәте (рәисе Ибраһим Сухов) һәм өлкә татар яшьләренең мәдәни-эшлекле үзәге (җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин) Төмән мөселманнарын шәһәрнең “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре йортына Ураза бәйрәменә чакырдылар. Программа буенча чара урыны мәдәният йорты артындагы мәйданчыкта билгеләнгән булса, көне буе яңгыр сибәләп тору сәбәпле, әзерләнгән сәхнә һәм урыннарны бина эченә күчерергә туры килде. Бу, әлбәттә, оештыручылар өчен генә түгел, халык өчен дә бераз кыенлыклар тудырды. Әмма әлеге уңайсызлыкларга ай буена ураза тоткан, Уразаның бөеклеген бар халәтләре белән аңлаучы мөселманнар бөтенләй игътибар итмәделәр. Чараны Диния нәзарәте рәисе урынбасары Әмир хәзрәт Балдин Коръән сүзләре белән башлап, дога кылды.

Дин кардәшләрен олуг бәйрәм белән котлап ул: “Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, күбрәк игелек кылырга, сабыр, шәфкатьле булырга өйрәтте. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул кылса иде. Укыган тәравих намазларыбыз, биргән садакаларыбыз, кылган догаларыбыз, теләкләребез хакына дөньялар тыныч, тормышларыбыз имин, табыннарыбыз мулдан булып, тәннәребезгә сихәт бирсен иде. Бәйрәмебез мөбәрәк булсын”, - диде. Үзенең чыгышында ул әлеге мәҗлесне уздыруда теләктәшлек, матди ярдәм күрсәткән өлкә хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты һәм мәдәният йортының татар бүлегенә олы рәхмәтен белдерде һәм килгән хөрмәтле кунакларга сүз бирде. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Радмир Газизов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе киңәшчесе Динар хәзрәт Нәфыйков, өлкә дини оешмалары Конгрессы рәисе Сергей Лавренев, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, Төмән шәһәр себер татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин мөселманнарны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юлладылар. Диния нәзарәтенең хатын-кызлар комитеты җитәкчесе Энҗе Миргазизова Рамазан аеның бөеклеге, Ураза гаетенә мөселманнар ничек әзерләнергә, аны ничек каршы алырга кирәклеге турында искәртеп, кунаклар белән әңгәмә корды. Аннары Ислам нигезләре буенча викторина үткәреп, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Төмән районы, Акъяр авылыннан килгән Сафия һәм Хәлит Айсиннар, Төмән шәһәреннән Әминә Юсупова Аллаһы Тәгалә, Ислам динебез, Рамазан ае турында шигырьләр сөйләделәр. Чарага ямь өстәп Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең “Умай” (җитәкчесе Ә.Миннебаев) ансамбле җырчылары, Нәфисә Тузмөхәммәтова, Эльвира Кәримова, Мәүлидә Хәйруллина, Наилә Габдуллина мөнәҗәт көйләделәр. Үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлы үзенең шигырьләрен укыды. Чара барышында балалар өчен оештырылган рәсемнәр бәйгесенең нәтиҗәләре билгеләнеп, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде. Аннары Әмир хәзрәт Балдин Коръән укып, ашка дога кылгач, барлык халыкны пылау ашарга чакырдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836