#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубылда

последние и лучшие новости искусства в мире

21-9Шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә Ураза гаете уңаеннан төрле милләт вәкилләре бәйрәм намазына җыелды.

“...Тубыл күпмилләтле шәһәр. Аның рухи үсешенә, тарихи традицияләрне саклауга мөселман җәмгыяте зур өлеш кертә. Яшь буында үз мирасына, башка милләт һәм конфессия мирасына хөрмәт тәрбияләп, безнең шәһәрдә милләтара дуслыкны ныгытасыз. Чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм һәм барыгызга да тынычлык, бәхет, игелекләр телим”, - дип язган шәһәр башлыгы Максим Афанасьев үзенең котлавында.

Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сухов тубыллыларны Ураза бәйрәме белән тәбрикләп Россия Президенты Владимир Путинның, өлкә губернаторы Александр Моорның, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Ашировның котлауларын укып ишеттерде. Бәйрәм вәгазендә тоткан уразаларыбыз, кешеләргә карата кылган изге эшләребез күңелләребезне сафландырсын, һәркайсыбызга сәламәтлек, тормышыбызда бәрәкәт арттырсын дип, изге гамәлләрне көндәлек тормышта да эшләргә кирәклеген искә төшерде. Вәгазьләрдән соң мөселманнар намаз укыдылар. Аннары Тубыл шәһәре һәм районының азәрбайҗан диаспоросы рәисе Илһам Панахов халыкны мул сыйлы бәйрәм табынына чакырды.

Күп еллар мәчеткә йөрүче, тәравих намазларын калдырмаган Рәсимә Габдерахманова: ”Күңелләребезгә яктылык, нур алып килгән Ураза бәйрәме белән дин юлында булган изге күңелле милләттәшләремне котлыйм. 21-11Хәерле бәйрәм көннәрендә бергә булган Гүзәлия Шамилова, Роза Комарова, Фәридә апа Ташбулатова, Фәрзәнә апага, тәравих намазларын калдырмаган, ифтарларда бергә булган мәчеткә йөрүче барлык хатын-кызларга, мәчетебез хәзрәтләренә саулык, иминлек телим. Рамазан ае ризыкның кадерен белергә, начар гамәлләрдән тыелырга кирәклеген исебезгә төшерде. Тоткан уразаларыбызны, догаларыбызны Аллаһым кабул итсен. Бәйрәм рухы җан тынычлыгы алып килсен”, - дип сөйләде.

Шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннур Казыймов бәйрәм намазыннан соң: ”Аллаһыга шөкер, мәчетләребез буш түгел. Изге бәйрәм көннәрендә төрле яшьтәге, төрле милләт вәкилләре, мөселман кардәшләребез намазларын калдырмаска тырыштылар. Унбер айның Солтаны изге Рамазан аенда бер ай дәвамында без ураза тоттык. Рамазан ае сабырлыкка, мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә. Мәчетләребездә үткәрелгән ифтарларны Аллаһы кабуллардан кылсын. 21-13Рамазан ае үзенең тәравих намазлары белән истә калыр. Шәһәребезнең Җәмигъ мәчетендә һәм аскы торада урнашкан тарихи мәчеттә дә мөселман кардәшләребез бер ай дәвамында ифтарлар үткәрделәр. Мәчетләрдә намаз укыдык, Коръән тыңладык, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, ризалыгына ирешү өчен фитыр садакалар бирдек. Рамазан ае күңелләребезгә иман, дөньяга тынычлык китерсен. Шәһәрнең ике мәчетендә дә мөселманнар 11 майда Казанның 175 гимназиясендә фаҗигале һәлак булган укучылар, укытучылар рухына дога кылдылар. Халкыбыз күңелендә изге теләкләр, яхшы уй-ниятләр булсын иде”, - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836