#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ураза гаете мөбарәк булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

32-12Рамазан аеның беренче көненнән башлап ураза тотучылар, фитр садакасын бирүчеләр шатлыклы йөз, изге теләкләр, яхшы ниятләр белән Тубыл мәчетенә Ураза гаетенә ашыктылар. Шәһәрнең Пушкин урамында урнашкан мәчетебезгә йөрүчеләр арасында төрле милләт, төрле яшьтәге кешеләр булганга күрә, вәгазь рус телендә алып барылды. Ибраһим хәзрәт Сухов мөселманнарны бәйрәм белән котлап, төрле төбәкләрдән килгән Тәбрикләү хатларын укып ишеттерде. Мәчеткә йөрүче дин вәкилләре вәгазь сөйләделәр. Шәһәрнең 7«а» микрорайонында төзелүче яңа мәчет турында да сүз алып барылды. Еракларга яңгырап азан әйтелде, аннары Гает намазы укылды. Гадәттәгечә, быел да мәчет эче һәм ишек алды мөселманнар белән шыгрым тулы булды. Намаз укылып беткәннән соң, алар бер-берләрен бәйрәм белән тәбрикләделәр.

30 нчы июльдә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә Гает бәйрәменә багышлап мәдәни һәм дини чара үткәрелде. Хәерле теләкләр теләп, тамашачыларны бәйрәм белән котлаганнан соң, алып баручы Айгөл Мәүлекаева хаҗия Диләфрүз Гасыймовага сүз бирде. Ул изге Коръәннән сүрәләр белән бәйрәм чарасын башлап җибәрде. Тамашачыларга, бәйрәмгә килүче якташларыбызга шәһәр мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Суховның котлауларын җиткерделәр. Мәдәният үзәгенең концерт залы дин юлында йөрүче якташларыбыз белән тулы булды. Һәркемнең күңеленә моңлы татар җырлары, биюләр хуш килде. Бәйрәм концертын әзерләүгә үзәк хезмәткәрләре зур җаваплылык белән караганнар. Өлкән яшьтәге кунаклар күңеленә халык җырлары ошады. Клим Садыйков, Роза Яхина, Зөлфинур Юмашева, Нурхәят Шаһбанова, Айгөл Мәүлекаева, Хәсән Хучашев, Динара Әбсәламова шулай ук ”Яшьлеккә сәяхәт”, ”Себер нурлары” җыр ансамбльләре башкаруындагы җырларны тамашачылар алкышлар белән каршы алдылар. Гыйззәт Әминов башкаруында сюжетлы ”Бабакай”, ”Төйдереп бию”ләрен тубыллылар яратып өлгерделәр. Бәйрәм концерты “бер тында” узды. Тамашачылар әһәмиятенә шәһәрнең яшь рәссамнарының “Яраткан туган ягым” темасына әзерләнгән иҗади күргәзмә дә оештырылды. Тормышның мәгънәсе турында уйландырган, игелекле эшләр башкарырга чакыручы изге Рамазан ае, Ураза гаете көннәре үтеп тә китте. Бу дини, мәдәни чаралар һәр кешенең күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдырды. Киләсе бәйрәмнәребезне дә тынычлыкта, муллыкта каршы алырга язсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836