#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үзгәрмәгән гореф-гадәтләр

последние и лучшие новости искусства в мире

24-3Узган атнада мөселманнар Ураза гаетен мәчетләрдә намаз укып, дини темаларга вәгазьләр тыңлап, Коръән ашлары үткәреп бәйрәм иттеләр. Намаз алдында Тубыл шәһәренең Җәмигъ мәчетендә мөселманнарны имам-хатыйб Ибраһим Сухов, шәһәр хакимият башлыгы Максим Афанасьев Ураза гаете белән котлап, гаиләләренә иминлек, эшләрендә уңышлар, дөньяга тынычлык теләделәр. Бәйрәм намазына татарлар, төрекләр, индуслар, таҗиклар һәм бик күп башка милләт вәкилләре килгәннәр иде. Намаз укучыларның саны быел да күп булып, дин кардәшләребезнең күбесе мәчет алдында укыды. Ураза гаете намазыннан соң, тубыллыларның күпчелеге өйләрендә Коръән ашы уздырдылар. Бу якларда мәчетләрдә ашлар үткәрү дә матур традициягә әйләнгән.

Пушнашта

Тубыл районының Пушнаш мәчетендә авыл халкы һәм Маслау авылыннан килгән милләттәшләребез белән бергәләп дини бәйрәмнәргә багышлап Коръән ашына җыелдылар. Кунакларны авыл халкы җылы сүз, ачык йөз белән каршылады. Милли ризыклар белән тулы табын артында дини чарага фатиха биреп, Тубыл шәһәреннән килгән Илдар хәзрәт Алеев Коръән укып: “Бу изге гамәлләр дәвамлы булсын, тоткан уразаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул итсен”, - дип дога кылды, теләкләрен юллады. Бу авыл мәчетенә әлегә хәзрәт билгеләнмәгән икән. Дини чарага күп кеше шәһәрдән килде. Алар да садакалар тараттылар, мәрхүмнәрнең рухларына дога кылдылар. Ике авылны берләштергән мәчеттә Ураза гаете көннәрендә азан тавышын ишеттергән, дин юлында булган якташларны җыючыларга, оештыручыларга һәркем рәхмәтләрен белдерде.

Ураза гаетенә багышланган мәдәни чаралар

Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге, гадәттәгечә, Ураза бәйрәменә багышланган бәйрәм концертын “Синтез” мәдәният йортында оештырды. Мәдәният үзәге хезмәткәрләре килүчеләрне җырлар, моңлы гармун көйләре белән каршыладылар. Милли күлмәкләрдәге матур татар кызлары халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен истә тотып, килгән кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар. Бәйрәм сәхнәсеннән шәһәрнең тарихи мәчете хәзрәте Фәннур Казыймов Коръән аятьләрен укыды, шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин, аның урынбасары Нурилә Шамратова тамашачыларны сәламләделәр. Сәет Заир улы шәһәр Думасы исеменнән өлкән буынга хөрмәт күрсәтеп, гореф-гадәтләребезне саклауда күп көч куйган себер-татар мәдәният үзәгенең танылган “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхинага, ансамбль җырчыларына, шәһәрнең мәдәният һәм туризм комитеты рәисе Елена Распоповага Мактау кәгазьләре тапшырды. Бәйрәм концерты программасын себер-татар мәдәният үзәге артистлары, 15 нче мәктәпнең, “Синтез” сәнгать һәм мәдәният үзәге йолдызларының чыгышлары бизәде. Бәйрәм программасына шагыйрь Сөнгатулла Бекенинның, җирле шагыйрә Фәхриҗамал Утяшеваның шигырьләре, Рөстәм Маметов иҗат иткән җырлар, Римма Шәрипова башкаруында “Халкыма теләк” шигырен көчле алкышлар белән озаттылар. Концертны Лариса Шамакова белән Айдар Ниязов матур һәм оста алып бардылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836