Материалы

Аналарны далыйбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

52-7Тугыз авыл җирлегендә 161 гаиләдә 312 бала яши. 18 яшькә кадәрге 3 һәм аннан да күбрәк балалы – 42, 7 һәм аннан күбрәк балалы 10 гаилә бар. 5 Герой-Ана: Гөлсәбитә Зәйнуллина, Сәлиха Ибукова, Фатыйма Мәннәпова, Фәрхниза Садыйкова, Мөсәвәрә Уразова авылыбызның иң тырыш, хөрмәтле хатын-кызлары. Аларны бүгенге көндә иң зур байлыклары: балалары, оныклары, оныкчыклары куандырып торалар.

35 яшькә кадәрге 56 яшь гаиләдә 111 бала тәрбияләнә. Авылыбызда ел саен 20дән артык сабый дөньяга килә. Тиешлеләре социаль ярдәмнән файдалана. Аз керемле гаиләдәгеләре мәктәптә түләүсез ашыйлар, район буйлап автобуста түләүсез йөриләр, сәламәтләндерү һәм реабилитацияләү бүлекләренә киләләр, ике инвалид бала “Родник” санаториена бардылар.

Тугыз мәктәбендә ай буена класс сәгатьләренә әниләр чакырылды, рәсем, сочинение бәйгеләре үтте, әниләр өчен әдәби-музыкаль композицияләр әзерләнде.

Ә мәдәният йортында “Әни һәм бала” бәйгесе оештырылды. Кичә кызыклы, гаҗәеп күренешләргә бай булды. Бәйгеләр арасында сәнгать осталары чыгыш ясадылар. Ә инде бәйрәмнең нәтиҗәсе итеп җиңүчеләр билгеләнде: Әлфия Айбатова баласы Тимур белән “Иң сәләтле гаилә”, Венера Ибукова кызы Дионира белән “Иң сөйкемле гаилә”, Гөлназ Хәбибуллина улы Вилдан белән “Иң дус һәм шаян гаилә”, Лилия Мәликова кызы Карина белән “Иң үзенчәлекле гаилә”, Галия Фәттакова улы Әнвәр белән “Иң биюче гаилә”, Әлимә Хәкимова кызы Лера белән “Иң спортчы гаилә” исемнәрен яуладылар. Шундый кызыклы, матур кичә өчен тамашачылар оештыручылар: Гөлшат Шихова, Зөлхәйдә Сәйдуллина, Әйтбигә Сөләймановага, мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Фатыйма ВАБИЕВА,
Вагай районы, Тугыз авыл җирлегенең социаль
эшләр буенча хезмәткәре.
(Г.Вәлишина тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума