#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Дуслык сумкасы» хәйрия акциясе

последние и лучшие новости искусства в мире

52-6Бөтендөнья инвалидлар көне уңаеннан Вагай районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Дуслык сумкасы» хәйрия акциясе игълан итте.

Бу чарада күңелендә мәрхәмәтлелек нуры булган һәркем катнашып, пенсионерларга, балаларга әйберләр, китаплар, уенчыклар, ашамлыклар, җиләк-җимеш, канцелярия кирәк-яраклары бүләк итәргә мөмкин иде.

3 декабрьдә Тугыз авыл җирлегендә дә шундый чара үтте. Безнең территориядә 87 мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яши, аларның 9ы – даими игътибарга мохтаҗ балалар. Акциядә күптән түгел сайланган авыл Думасы депутатлары һәм мәдәният хезмәткәрләре актив катнаштылар. Тугыз мәктәбе спорт залында җыелган балаларга чараның мәгънәсен аңлатып киттеләр, 3 класс укучылары җыр башкардылар (җитәкчеләре Әлфия Айбатова). Депутатлар балаларны тәбрикләп, аларга бүләкләр тапшырдылар. Без юмартлыгы һәм киң күңеллелеге өчен Гөлшат Шиховага, Инзил Сагитуллинга, Гөлфара Мөхәммәтуллинага, Галия Фәттаковага, Вәлия Рамазановага рәхмәтләребезне җиткерәбез. Ә килә алмаган 4 балага бүләкләрне Илдус Сәгатәтдинов, Рәшид Мавлюкаев, Ә.Айбатова һәм үзем өйләренә алып бардык.

Кече Уватта авыл Думасы депутаты Майзәрә Әхмәтшина икенче группадагы инвалид Фатыйма Корманова һәм Нәхимә Бәшированы тәбрикләде. Ә Ләңче һәм Тугыз авылларында “Дуслык сумкасы”н депутат Илһам Хәйбуллин Мөхәммәтали Исмәтуллинга, үз исемемнән күп балалы гаилә башлыгы икенче группа инвалид Туктасын Шәриповка тапшырдык. Социаль хезмәткәр Алсинә Таипова үзе хезмәт күрсәтә торган Суфия Алимчанова һәм Бәризә Хәмитуллинаны сөендерде.

Бездә өлкән яшьтәге пенсионерлар гел игътибар үзәгендә. Аларга 4 социаль хезмәткәр, волонтерлар, тимурчылар ярдәм итеп торалар. Елның теләсә кайсы көнендә ярдәмгә мохтаҗларга мәрхәмәтлелек күрсәтергә, булышырга, бүләкләр бирергә мөмкин. Бу бәйрәм көнендә 12 спонсор 15 кешегә изгелек эшләделәр. Рәхмәт сезгә! 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836