#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәрби очучы-разведчикның язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

Хәрби архив документларыннан сак белән саргайган битләрне караганда, 1944 елның 2нче августында лейтенант Солтан Шәрифуллинның сугышчан йөкләмәгә очып, хәбәрсез югалуы турында белдергән кәгазь таптым. 

Тарихы күп сораулар тудырган  югалган очучының язмышын тикшергәндә архив  һәм хәрби документлар ярдәмендә  беразын ачыклап  булды.

Кызыл Армиянең Баш командование Ерак разведкасы 47нче гвардия авиация полкы гвардия лейтенанты Солтан Шәрифуллин үзе хезмәт иткән Мәскәү асты аэродромына сугышчан йөкләмәдән кайтмый.

Солтан 1920 елны Татарстанда туа. Аңа бер яшь тулгач, гаиләсе Себергә – Төмән районы, Явызбы авылына күченеп килә.

Егет Себер җирендә үсә, мәктәпне тәмамлый. Яхшы гаиләдә тәрбияләнә, ата-аналары балаларга төпле белем бирергә тырышалар.  Олы малайлары – Котдус, Әнвәр, Наил үз заманасы өчен яхшы белем алалар. Солтаннан соң гаиләдә көтеп алган кыз – Нәкыя туа. Ул хәрби кешегә кияүгә чыга, бүгенге көндә Украинада яши.

Солтанга 19 яшь тулгач, 1940 елны Кызыл Армия сафларына алына. 1940 елның сентябрендә Төмән шәһәре военкоматы тарафыннан Төмән аэроклубына җибәрелә. Сугыш башлангач, аэроклубны тәмамлаучыларны пилотларның хәрби авиация училищеларына күчерәләр.

Мондый  училищелар Омск һәм Новосибирск шәһәрләрендә оеша. Боларда уку унбер ай барган.

Квалификацияле сынаулардан соң хәрби очучыларга беренче офицер званиесе бирелгән һәм алар хәрәкәт итүче армиянең авиация полкларына юллама алганнар.

Бәлки, Солтан Шәрифуллин очучы-разведчик сугышчан квалификациясен алу һәм самолетның яңа төрен үзләштерү өчен укуны башка авиация училищесында тәмамлагандыр.

Солтан Шәрифуллинның 1942 елдан алып 1944 елның башынача фашистлар белән кайда сугышуы төгәл билгеле түгел. Әмма 1944 елның башында Солтан 47нче гвардия авиация полкының авиация разведкасына җибәрелә. Бу данлыклы полкка иң яхшылар гына эләккән.

Самолет-разведчиклар экипажлары дошманны тирәннән өйрәнәләр, разведка ясыйлар. Илбасарларның гаскәр группировкалары составының хәрәкәт итүенең аэрофотосурәтләрен төшерүне үткәрәләр. Тимер, шоссе юлларыннан йөк ташуны күзәтәләр. Дошман аэродромнарын табу һәм күзәтүгә аеруча зур игътибар бирелә.

Очулар төннең икенче өлешендә башкарылган. Караңгыда самолетлар фронт сызыгын үтеп, фашистларның тылына узганнар. Кирегә әйләнеп кайтканда разведчиклар немецларның зенит артиллериясе һәм истребительләре белән бәрелешкәннәр. Хәрби сугышка керергә мәҗбүр булганнар.

Инструкция аларга фашист самолетларына ирекле ауга чыгарга рөхсәт итмәгән, разведка тапкан  мәгълүматларны һәм аэрофотосурәтләрне үз вакытында тиешле җиргә  җиткерү мөһим булган. Бу полк турында “Авиаторы  Второй Мировой” сайтында язылган.

1944 елның августында гвардия полкы очучылары Польша һәм Финляндия территорияләре өстендә һөҗүм итүче Беренче Балтыйк буе, Беренче Белоруссия, Икенче Белоруссия, Өченче Белоруссия фронтлары участокларында разведка ясыйлар.

1944 елда  авиаполк  42 самолет, 17 экипаж һәм 79 очучысын югалта, бу исәпкә гвардия лейтенанты С.Шәрифуллинның экипажы да керә. 

Полкның 1944 елның 2 августындагы югалтулары исемлегендә очучы-күзәтүче Владимир Баранов һәм укчы–радист Георгий Крыльцов та бар.  Болар - гвардия лейтенанты Солтан Шәрифуллинның сугышчан экипажы әгъзалары. Батыр очучы-разведчик турындагы истәлекләргә   оборона министрлыгының Үзәк архивы документлары гына тулысынча ачыклык кертә алачак. Газетада бастырылган шушы мәкалә, бәлки, якташ героебыз турындагы хикәянең башы гына булыр, аның турында мәгълүматлар эзләү дәвам ителә.

Солтанга өенә кайту язмаган, аның бөтен гомере 24 елга сыйган.

Төмән өлкәсе Хәтер китабында: “Шарифуллин Султан, лейтенант, 1920 года рождения, призван в августе 1940 года, пропал без вести в августе 1944года”, -  дип язылган.

Солтанның олы абыйсы Әнвәр дә сугышның беренче көннәреннән фронтка китә.  Өендә кечкенә ике кызы белән тормыш иптәше Хәсифә кала. Кызлар чәчәк авыруыннан бер-бер артлы үләләр. Әнвәр 1941 елның октябрендә фронтта хәбәрсез югала. Моның турында хатыны Хәсифә Зиннәтуллинага официаль рәвештә 1947 елның июль азагында гына хәбәр итәләр.

1916 елда туган уртанчы абыйсы  Наил Шәрифуллин сугыш башланыр алдыннан 1941 елның 18 июлендә Кызыл Армия сафларына төзүчеләр гаскәренә чакырыла. Аның турында башка бернинди мәгълүмат юк.

Бәлки, безгә Бөек Ватан сугышында каһарманнарча һәлак булган Солтан Шәрифуллинның экипажы язмышы турында азагынача ачыкларга мөмкин  булыр.

Өмет барыбер өзелми...

Шыкчада яшәүче якташларыбыз – Хәмдия Кызылбаева һәм Рәисә Хәмидуллина ярдәмнәре белән кыю очучы турында мәгълүматлар алып булды. Икенче очучы – кече лейтенант Завдат Әхмәт улы Тимербековның язмышы да азагынача ачыкланмаган.

Завдат Тимербеков (исеме-фамилиясе үзгәртелми бирелә) 1941 елның 30 октябрендә пилотларның Сталинград хәрби авиация мәктәбен тәмамлый. Сугышта яраланып госпитальдә дәваланганнан соң, Төмән шәһәренә җибәрелә. 1943 елның 2 октябрендә кече лейтенант Тимербеков Төмән районы военкоматы штатына кабул ителә. Укучыларны хәрби хәзерлеккә өйрәтү бүлеге инструкторы вазифасын башкара.

1944 елның 23 январенда Завдат Әхмәт улы Омск шәһәренә, Омск өлкә военкоматына фронтка юллама алу өчен китә.

Вилдан КӘРИМОВ, Төмән шәһәре.
 (Диләфрүз Фәхретдинова тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836