Материалы

Шаиләбез керткән өлеш

последние и лучшие новости искусства в мире

Илебез тарихында иң фаҗигале вакыйга булып саналган Бөек Ватан сугышы темасы белән кызыксыну максатым - картатам Әхәт Рәхим улы Таштимиров турында күбрәк беләсем килгән, Ватан сугышы елъязмаларында аның илебезне канэчкеч фашистлардан азат итүдә керткән өлешен билгеләр өчен. 1941-1945 еллар – үткән гасырның иң дәһшәтле чоры ул. Коточкыч бәрелешләрдә себерлеләр үзләренең батырлыклары белән аерылып торалар. Алар арасында минем авылдашларым – Турай, Ямбай авылларыннан 220 кеше катнаша, аларның 132се яу кырында мәңгегә ятып калалар. Ә исән-сау кайткан 88 ветеран “сугыш” дигән сүзне ишетәселәре дә килми яшәп, илне торгызуга бар көчләрен биреп эшлиләр. Картатам Әхәт Рәхим улы 1913 елның 13 сентябрендә Төмән районы, Ямбай авылында крестьян гаиләсендә туа.

Бик иртә ятим калып, 7 сыйныфны тәмамлагач, хисапчылар курсына укырга керә һәм хисапчы булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Бу турыда мин картатамның хәрби билеты, хезмәт кенәгәсеннән укып белдем. Картатам 1935-1937 елларда армия хезмәтендә була. Сугыш башлангач, 1941 елда мобилизацияләнеп фронтка, 63нче аерым саперлар батальонына җибәрелә. Картатам турында мәгълүматлар җыйганда, авыл музеенда берничә юллык язу гына таптым. Хәрби билетында аның Японнар сугышында катнашканы,  “Японияне җиңгән өчен” дигән медаль белән бүләкләнгәне язылган иде. Шулай ук аның “Сугышчан казанышлары өчен”, “Фидакарь хезмәте өчен” дигән медальләре бар. Картатамның бертуган сеңлесе Майрави Нигъмәтуллина: “Абыем яхшы күңелле, игътибарлы, кайгыртучан кеше иде. Сугыштан безгә бер капчык сохари алып кайтты. Алар шундый тәмле иделәр, без туйганчы, эчләребез авыртканчы ашадык. Тагын ул Япониядән ефәк тукыма алып кайткан иде. Без аннан бик матур күлмәкләр тектереп, абыебыз алып кайтты дип мактана-мактана Ямбай урамнарын әйләнә идек”, - дип искә алды. Әбиемнең сөйләвенчә, картатам бик тыйнак, ярдәмчел, тыныч холыклы кеше булган, беркайчан да әрләшмәгән, беркем белән дә тавышын күтәреп сөйләшмәгән. Сугыштан соң ул минем дәү әнием – Равия Әхмәтзакир кызы Туйчинага өйләнә. Ул Шыкча, Индрәй мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Алар Турай авылында зур йорт төзиләр. Картатам Ленинградтан килгән ятим балалар тәрбияләнгән балалар йортында хисапчы булып 28 ел эшләгән. Алар дәү әнием белән  тату гомер кичереп, 3 кыз тәрбиялиләр. Кызганычка каршы, картатам 1981 елда, 68 яшендә, озак авырганнан соң, дөнья куя. Без, аның нәбәрәләре, картатабызның үзен күрмәгән булсак та, аны онытмыйбыз, яратабыз, горурланабыз. Һәм ел саен Җиңү көнендә митингка чыгабыз, картатабыз Әхәт Рәхим улын искә алабыз.

Лия ГАРИПОВА, Төмән районы, Ямбай урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе). 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума