Янтимер абый туранда

последние и лучшие новости искусства в мире

25-6Күптән түгел миңа Төмәндә яшәүче классташым Роза Мөхәммәтҗанова (Хәмидуллина) шалтыратты.

“Апрель аенда Шыкча авылында яшәүче безнең кадерле кешебез Янтимер абый Муллачановка 80 яшь тулды. Без Янтимер абыйга зур бурычлыбыз. Ул байтак еллар буе мине һәм энем Наилне үз балалары кебек тәрбияләде,  авыр сүз әйтмәде, рәнҗетмәде. Ул хәтта безнең пенсиябезне дә алмады. “Мине оятка калдырып йөрмәгез, үзегезгә берәр нәрсә алыгыз”, - ди иде. Шул вакытларны искә төшерсәм, күзләремнән яшьләр килә, тамагыма төен килеп тыгыла, еллар үткән саен шушы кешегә ихтирамым артканнан арта бара. Мин татарча килештереп яза белмәм дип куркам, гомеремнең күп вакытын руслар арасында яшәдем, язып бир әле Янтимер абый турында, алар Фәридә апа белән “Яңарыш”ны яратып укыйлар”, - диде.

Мин бераз уйлап тордым да, Янтимер абый авылда күренекле зат, аны Шыкчада белмәгән кеше юк, тырышып карыйм, дип риза булдым.  Янтимер абый Муллачанов 1936 елның 15 апрелендә Төмән районының Явызбы авылында туа. Аның әтисе Гани Муллачанов Ямбай мәдрәсәсен, аннан соң Троицк шәһәрендә укытучылар курсын тәмамлый. Ул заманасына карата бик укымышлы кеше була. Эшчән, тырыш Г.Муллачанов – Явызбы авылында “Кызыл гаскәр”  колхозын оештыручыларның берсе. Бөек Ватан сугышына кадәр ул шушы колхозның председателе булып эшли. Янтимер абыйның әнисе дә шул колхозда хезмәт итә. Муллачановлар гаиләсендә 5 бала үсә.

Сугыш башланганда Я.Муллачановка нибары 5 яшь була. Аның әтисе башка авылдашлары белән сугышка китә, 1943 елның ахырында ул һәлак була.

Янтимер абыйның апасы Сабира Алеева әтисенең сугыштан язган хатларын яттан белә иде.

“Өйдә җырламаган дисез,
Мин бит хәзер – җырлаучы.

Язган җырны, Сабира, укы,
Хәлимә, син – тыңлаучы.

Егерме өч елны бер иттек,
Риза бул син, иптәшем,
Уяз җирдә гөлләр булыр
Минем түккән күз яшем.

Тыныч вакыт ник чикмәдем,
Киң, иркен сахраларны.
Киткәнемдә, сөйми киттем
Мин сөекле Сабирамны.

Сагынам, бигрәк сагынам
Янтимер белән Кавигә.
Исән-саулай без кайтаек
Сезнең бәхетләрегезгә”,

- дип яза ул үзенең бер хатында.

Аяусыз сугыш Янтимер абыйның да бәхетле балачак елларын урлый. Әнисе көне-төне эштә, кечкенә Янтимер апаларына ияреп колхоз кырларында башак җыя, чүп утый. Яз көннәрендә алар кар астыннан чыккан туңган бәрәңге, кыр суганы җыялар, балык тоталар.

Еллар үтә, сугыш яралары әкренләп төзәлә. Янтимер Муллачанов та, мәктәптән соң,  колхозда эшли башлый. Эшчән, тыйнак, тырыш егет бер эштән дә курыкмый. Ул башта колхозда, аннан “Туринский” совхозында эшли. Төрле эшләрдә йөри, аннан соң җитәкче, завхоз, эшчеләр комитеты рәисе була. Аның хезмәт стажы 50 елга якын.

Яхшы эше өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләклиләр.

Сугыштан соңгы елларда да тормыш күп тапкырлар сыный Янтимер абыйны. Аның хатыны бик иртән үлеп китә. Үзенең ике һәм ике ятим баланы ул берүзе үстерә. Икенче хатыны да кыска гомерле була. Аның улы Газинурны да ташламый Янтимер абый.

Хәзерге көндә ул тормыш иптәше Фәридә апа белән балаларына оныкларын, аларның балаларын тәрбияләргә булыша.

Тагын бөек Җиңү көне үтеп китте. Янтимер абый яшьтәшләрен хәзер “сугыш чоры балалары” дип йөртәләр, аларга чәчәкләр, бүләкләр тапшыралар, зур рәхмәтләрен белдерәләр. Сугыш еллары, авыр балачагы турында сөйләве авыр абыйга. Бик тыйнак, аз сүзле ул, шул вакытларны искә төшергәндә күңелсез генә елмаеп куя.

Сугыш чоры балалары,
Сезнең матур балачакны

Явыз сугыш урлады.

Муеныгызга камыт киертеп,

Мыскыл итте, хурлады.
Җилкәгезгә авыр йөкне,
Ирләр эшен йөкләде.
Талчыбыктай нечкә билне

Дуга итеп бөкләде.
Яланаяк йөртте сезне
Салкын, ачы җилләрдә.
Ятып калды аталарыгыз

Бик ерак чит җирләрдә.
Түздегез сез, булыштыгыз
Явыз дошманны җиңәргә.
Хакыгыз бар, күкрәк киереп,

“Безнең җиңү”, - дияргә.
Елар үтте, чал чәчегез,
Җыерчык йөзегездә.
“Сугыш чоры баласы”,

- дип Дәшәләр үзегезгә.

Хәмдия КЫЗЫЛБАЕВА, Төмән районы, Шыкча авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума