Материалы

Игелекле булуыгызны боерды

последние и лучшие новости искусства в мире

8-7Быел тагын бер хөрмәтле зат – Яркәү районының  Дубровное авылында яшәүче Хәмзә Әминов 90 яше тулган көнен күрү бәхетенә иреште.

Хәмзә Хәкимҗан улы Төмән районының Муллаш авылында туа. Авыл мулласы булган атасын 1930нчы елларда  яла ягып “халык дошманы” дип төрмәгә утырталар. Бөек Ватан сугышы алдыннан кайтарсалар да, тагын алып китәләр, шуннан юкка чыга. Соңыннан гына аның атылган хәбәрен ишетәләр. 2 абыйсы да сугышта һәлак булгач, Х.Әминов әнисе белән аның туган авылы – Түре авылга юл алалар. Яшүсмер бала барлык сугыш еллары авырлыкларын үз җилкәсендә тоеп үсә. Соңыннан машина йөртүчегә укып чыга. Йөк машинасында эшләү җиңелләрдән булмаса да, дәрәҗәле дә, гаиләгә дә файда китерә. Күңеле моның белән генә тынычланмый егетнең: Төмәндәге авыл хуҗалыгы мәктәбенә укырга керә. Аннан агроном булып кайта. Дубровинский колхозында управляющий итеп билгеләнә.

Тормыш иптәше белән 5 егет һәм 1 кызны тәрбияләп үстерәләр. Ул балалар да үзләренең һөнәрләрен авыл хуҗалыгы белән бәйлиләр. Ә Хәмзә Хәким улы пенсиягә чыккач, атасы юлын дәвам итә – мәчеткә килә. Түре авылында мәчет төзүдә актив катнаша. Хәмзә абыйның мәчет булдыруда өлеше зур. 1993 елда монда дини оешма теркәлә. Соңыннан юридик статусын югалтса да, 2000нче елларда аны яңадан теркәдек. Хәмзә абый шул мөселман оешмасы җитәкчесе булды. Хөрмәт йөзеннән Хәмзә Хәким улына юбилее уңаеннан Россиянең Азия өлеше мөселман идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләккә Коръән тапшырдык. Хәзер Хәмзә абый баласы Ринат янында кадер-хөрмәттә яши. Монда шул Коръәндәге аятьләрне укып киттем: “23. Раббың бары тик үзенә генә гыйбадәт кылуыгызны, ата-анагызга да игелекле булуыгызны катгый рәвештә боерды. Аларның берсе яки икесе дә сезнең янда картайса, сак булыгыз, аларга: уф (туйдым сездән), димәгез; аларны битәрләмәгез; икесенә дә яхшы мөгамәләдә булыгыз, алар белән йомшак сөйләшегез. 24. Миһербан һәм түбәнчелек белән алар алдында  (күңел) канатларыңны җәй дә әйт:

- Раббым, сабый чагымнан алып, алар мине ничек сөеп үстергән булса, Син дә аларга шулай мәрхәмәтле бул, - дип дога кыл. (17нче Төнге йөрү сүрәсе)”. Бу бик мәгънәле аятьләр. Аларны һәркем истә тотарга тиеш.

Хәмзә Әминов турында киләчәктә дөнья күрәчәк өлкәбез мөселманнары – сугыш ветераннары турындагы китабымда да материал булыр, иншалла.

8-6Бу китапка керәчәк тагын бер сугыш ветераны Хикмәтулла Калиев Төмән районының Өштүбә авылында 1919 елда туа. Ямбай мәктәбендә 7 класс белем ала. Аннары Төмәндә педучилищеда укый. Сугыш алды елларында Каскара мәктәбендә башлангыч класс укучыларын укыта. Ә инде 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Фин сугышында катнаша. 1947 елга кадәр Бөек Ватан сугышында илебез җирләреннән фашистларны куу өчен көрәшә. Кызы Хатирә Кучарова сөйләве буенча, туган ягына кайткач, бераз укытучы булып эшләп ала. Өйләнгәннән соң, Плеханово аэропортында хезмәт итә башлый. Аннары СМУ-2 оешмасында төзелешләрдә катнаша. Тормыш иптәше белән 6 баланы тормыш юлына алып чыгалар. Пенсиягә чыккач, Яңавыл мәчетенә намазга йөри башлый, дингә ныклап аяк баса.

Фатыйх хәзрәт Гарифуллин сөйләгәннәрне
Гөлнур ВӘЛИЕВА язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума