Материалы

Соңгы ветеран

последние и лучшие новости искусства в мире

8-10Тубыл районы, Күкрәнде авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Алимчан бабай Айтбаков (өстәге рәсемдә) хатыны Сәхифә апай белән 6 бала тәрбияләп үстерделәр, хәзер аларның оныкларының да бала-чагалары зурайгандыр инде. Алимчан бабай инвалид булса да, шат күңелле, сүзгә бай, моңлы татар көйләрен скрипкада сыздырып уйный иде. Әнкәмнең абыйсы - Сәлах Вәлишә улы Атульшин белән окопта очрашканнары турында сөйләгәнен башымнан үткәреп, шигъри язмага әйләндердем. Сәлах Вәлишә улы Тубыл шәһәренең педагогия училищесын тәмамлап, бергә укыган иптәше Камал Мәҗит улы Моратов һәм башкалар, беренчеләр булып фронтка китәләр. Ә Алимчан Әйтмөхәммәт улы алардан яшьрәк булгач, сугышка соңрак китә. Ул I Украина фронтының составында катнаша, димәк, алар 1943-1944 елларда очрашкан булырга тиешләр.

Күкрәнде авылыннан сугышка 117 кеше киткән, 66 кеше һәлак булган, 51 ветеран исән-сау кайткан.

8-8Хәзер авылыбызда соңгы ветеран - 96 яшьлек Азис Йосыф улы Ниязов (астагы рәсемдә) калды. Һәр ел саен, җәй көннәрендә балалары әтиләрен шәһәрдән туган авылына - үзенең йортына яшәп алырга алып кайталар. Картның кәефе күтәренке, хәтере яхшы, авылдашларын күрсә, һәркемне танып-белеп, исәнләшеп, хәл-әхвәлләрен сораша.

Совет гаскәрләре фашистлар армиясен җиңеп чыгып, япон милитаристларын тар-мар иткән вакытта, Азис бабай да үзенең энесе Мидхәт белән Япониядә госпитальдә очрашулары турында сөйләгәнен ишеткәнем бар иде.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кайтып үлгән ветераннар, фронтка ярдәм иткән тыл ветераннарыбыз безнең йөрәкләрдә мәңгегә “Үлемсез полк” исемендә яшәп калырлар. Азис Йосыф улына саулык-сәламәтлек, озын гомер телим, тагын да ямьле-яшел җәй айларында туган авылыбызда очрашып торырга язсын.

Рәшит АТУЛЬШИН, Нефтеюганск районы, Пойковский поселогы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума