Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Вагай районы, Казанлы урта мәктәбе укучылары бәйрәмгә багышлап язалар

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем бабаем Ильяс Зиннәтулла улы Шәрипов 1959 елда Казанлы авылында дөньяга килгән. Ул гади гаиләдә үскән, тәрбия алган. Әтисе совхозда тракторчы, әнисе фермада сыер савучы булып эшләгәннәр. Бабаемның ике энесе дә була. Башта бабаем 8-еллык мәктәпне тәмамлый, аннан соң Дубровное авылында һөнәри техник училищега укырга керә, тракторчы һөнәрен алып чыга.

1977 елда армия сафларына алына, Германиянең Дрезден, Майсен шәһәрләрендә, Либерозе полигонында элемтәче булып 4 ел хезмәт итә. 1981 елда туган авылына әйләнеп кайта һәм Зиннура әбиемә өйләнә. 1981 елда алар Иркутск өлкәсендәге Ангарск шәһәренә күчеп китәләр. Анда бабаем милиционер булып эшли. Балалары тугач, кире туган авылларына кайталар.

1983-1984 елларда бабаем Казанлы мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләп ала. Совхозда шофер да була.

2002 елда совхоз беткәч, Мәскәү нефть компаниясенә тракторчы-эксковаторчы булып эшкә урнашып, төньякка китә. Надым, Якутия якларында нефть торбаларын урнаштырганнар.

Хәзерге көндә дә бабаем шунда тырышып, Мактау грамоталары алып эшләп тора. Зиннура әбием белән Ильяс бабаемның 3 балалары һәм 7 оныклары бар. Кадерле бабаема 60 яшь тулды. Без, оныклары, аны зур бәйрәме белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет телибез.

Анжелика АЗАНОВА, 5 сыйныф укучысы.

* * *

Минем бабаемның исеме - Габдрахман. Аңа Бөек Ватан сугышында һәлак булган карт бабаемның исемен кушканнар. Ул 1957 елның 14 февралендә Казанлы авылында туган. 1976 елда армия сафларына алына. Хәрби заводлардан тимер юл белән йөк ташыган икән. Бабаем СССРның 15 республикасында да булган.

Габдрахман бабаема 63 яшь тулды. Ул гомер буе туган авылында тракторчы булып эшләгән. Зөлхәйдә әбием белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Әбием мәктәптә күп еллар буе балалар укыткан. Хәзерге көндә алар икесе дә лаеклы ялда. Аларның 3 оныклары бар.

Без бабаебызны чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.

Рефат АБДРАХМАНОВ, 5 сыйныф укучысы.

* * *

Минем әтием Рузил Сабир улы Шабановка 35 кенә яшь әле. Әтием үзенең дус, тату, күп балалы гаиләсе белән матур табигатьле Меткә авылында яши.

Әтиемнең кулы бик оста. Ул бар нәрсәне дә эшли ала. Әтием зур, яңа өй төзеде. Без шунда рәхәтләнеп яшибез. Әтиемнең машинасы, 2 “Буран”ы бар. Ул елга-күлләрдән балык тотарга ярата. Урманга җиләк-җимеш, сазлыкка торнакүз, чия җыярга безне дә бергә алып бара.

Без әтиебезне бик яратабыз, Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз һәм бәхет, шатлык, уңышлар телибез.

Рузалинә ШАБАНОВА, 5 сыйныф укучысы.

* * *

Минем әтием Сөләймән авылында яши. Аның исеме бик матур – Илдар, ә фамилиясе – Мәхмүтов. Аңа 42 яшь. Әтием бу авылга Соргыт шәһәреннән күчеп килгән. Диләрә әниебез белән бергәләшеп 6 бала үстерәләр. Аларның инде 2 оныклары да бар!

Әтием бик тә акыллы, тырыш, эшчән кеше. Ул төньякка үз машинасы белән утын, тирес ташый. Әтиемнең тракторы, ике йөк машинасы бар. Мал-туар да асрый. Аракы эчми, тәмәке тартмый.

Әтием үзе күңелле дә була ала. Ул безнең белән кызыклы уеннар уйнарга ярата. Без әтиебезне бик яратабыз, әйткән сүзен тыңлыйбыз, һәрвакыт аңа булышабыз.

Әти, исәнлек-саулык, бәхет телибез сиңа!

Милана МӘХМУТОВА, 5 сыйныф укучысы.

* * *

Һәрбер кешенең иң яраткан әби-бабайлары бар. Минем гаилә агачымның иң нык тамыры – ул минем бабаем Хәсим Сафиулла улы Абушахмин. Ул 1948 елның 10 февралендә Вагай районының иң матур табигатьле Казанлы авылында Абушахминнар гаиләсендә 3 нче бала булып дөньяга килә.

1955 елда ул 1 сыйныфка мәктәпкә укырга керә. Кечкенә вакытыннан ук акыллы, тырыш бала булган. 4 сыйныфны тәмамлагач, белем алырга Свердловск шәһәренә китә. Анда укуны тәмамлагач, туган җиренә Казанлыга кайта. Яраткан әбиебез Динә белән Салехард шәһәренә эшкә китәләр. 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның балалары да хөрмәткә лаек. Кызлары Нәфисә Салехард шәһәрендә университет тәмамлаган, департаментта хезмәт итә. Икенче кызлары Гөлшат апа Төмән дәүләт университетында укыган.

Хәзерге көндә Абушахминнарның 12 оныклары бар. Авылдашлары да бабаебызны хөрмәт итәләр, балалары да, оныклары да аңа охшарга омтылабыз һәм бик горурланабыз.

Заур АБУШАХМИН, 5 сыйныф укучысы.

* * *

Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее якынлашып килә. Фашизмны җиңүгә безнең бабайларыбыз бөтен көчләрен куйдылар.

Карт бабаебыз Шәрип Мәсхүт улы Шәрипов белән, кызганычка каршы, исән вакытында күзгә-күз карашып сөйләшеп утыра алмадык. Аның турындагы кызыклы истәлекләр, тормышындагы искиткеч вакыйгалар безнең гаиләбездә сакланып килә. Карт бабаебыз турында безгә, оныкларына, әби-бабайларыбыз сөйлиләр.

Шәрип бабаебыз 1924 елның 28 июнендә Сөләймән авылында күп балалы колхозчылар гаиләсендә туа. Башлангыч белемне күрше Казанлы мәктәбендә ала.

Бөек Ватан сугышы башлангач, үзе теләп фронтка китә. 1942-1947нче елларда Новосибирск хәрби частеннән хәрби әсирләрне конвой белән озату эшендә катнашкан.

Туган якларына әйләнеп кайткач, пенсиягә чыкканчы башта колхозда бухгалтер, аннан соң кладовщик, бригадир булып эшләгән. Ләкин аның гомере озын булмаган. 65 яшендә генә дөньядан китә.

Бабаебыз зур гаилә корган бик хөрмәтле кеше булган. Аның 5 кызы һәм 2 малае бар. Балалары барысы да исән-саулар, үз гаиләләре белән яшиләр. Бабаебызның медальләрен кадерләп, истәлек итеп сандыкта саклыйлар.

Ә инде карт бабаебызның бер улы безнең Начимитдин бабаебыз була. Ул 1958нче елда туган. 1976 нчы елда Казанлы мәктәбен тәмамлый, 1977 нче елда армия сафларына алына. Омск шәһәрендә ике ел хезмәт итеп кайта да, 1982 нче елда Хуҗайлан авылы кызы, безнең әбиебез Рәмзиягә өйләнә. Алар башта Тубыл шәһәрендә яшиләр, шунда эшлиләр. 1987 нче елда бабаебызның туган авылы Сөләймәнгә күченеп киләләр. Матур йорт коралар, 3 бала үстерәләр.

Бабаебыз 22 ел совхозда эшли, әбиебез авыл медпунктында фельдшер ярдәмчесе була. Алар икесе дә лаеклы ялда, авылда бик хөрмәтле кешеләр. Без, оныклары, аларны яратабыз, бәхетле озын гомер телибез.

Илзур һәм Рушан ШӘРИПОВЛАР, 5 һәм 7 сыйныф укучылары.

* * *

Безнең Сөләймән авылында Абибуллин фамилиясен йөртүчеләр шактый гына. Шуларның берсе – безнең әтиебез Рәшит Марсель улы.

Әтиебезгә 43 яшь тулды, ул вахта методы белән Мегион шәһәренә йөреп “МиКаМи Нефть” оешмасында слесарь булып эшли. Әниебез Лилия белән 4 баласы әтиебезнең өйгә әйләнеп кайтуын сагынып көтеп алабыз. Мал-туарларны бергә карыйбыз, өй тирәсендәге эшләрне бергә башкарабыз, әби-бабайларыбызга ярдәм итәбез, тәмле-тәмле ризыклар пешерәбез.

Барыбыз да әтиебезне яратабыз, чөнки ул гадел, тырыш, акыллы, көчле кеше. Ул армия сафларында 2 ел хезмәт иткән, туган ил алдындагы бурычын Чечнядагы сугышта батырларча үтәгән.

Мин дә характерым белән әтигә охшаган.

Кадерле әтиебезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, сабырлык, чыдамлык, күп итеп шатлыклар телибез.

Камилла АБИБУЛЛИНА, 7 сыйныф укучысы.

* * *

Минем Динар абыема 20 яшь. Ул гаиләбездә икенче бала, миннән алты яшькә өлкәнрәк. 2014 нче елда, Казанлы мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Вагайда профтехучилищега укырга керә.

2017 нче елның 26 нчы июнендә абыемны армия сафларына алалар. Ул Кырымда хезмәт итә. Туган илебез алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң төньякка эшкә китә. Абыемның эше авыр, ул бораулаучы ярдәмчесе (помбур) булып өч айлап эшләп йөри. Без аны бик сагынып көтеп алабыз. Динар абыемның өч төрле һөнәре бар. Абыем белән без бик дуслар, теләсә нинди уеннар уйныйбыз, бер-беребезгә эч серләребезне сөйлибез, бар нәрсәләр белән уртаклашабыз. Ул һәрвакытта ярдәмчел була белә. Миңа абыем белән бик күңелле, рәхәт. Эштән һәркайсыбызга бүләкләр белән кайта, һәркемнең күңелен күрә белә.

Мин абыемны бик яратам, хөрмәт итәм, чөнки андый абый беркемдә дә юк!

Регина КОЛБАЕВА, 8 сыйныф укучысы.

* * *

Безнең гаиләбездә горурланырлык кешебез бар. Ул Сөләймән авылында гомер кичерүче хөрмәтле бабаебыз Гали Хизәтулла улы Абибуллин. Узган елны ул үзенең матур юбилеен – 70 яшен бигеләп үтте. Искиткеч бәйрәмгә туган-тумачалары, балалары, оныклары җыелды.

Бабаебызның язмышы бик кызыклы, искитмәле. Күрше Казанлы мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1968 нче елның 5 декабрендә Совет Армиясе сафларына алына. Ерак Хабаровск якларында хезмәт итә. Таман ярымутравында кытайлар белән дә күрешергә туры килә аңа. “Ике елдан, 1970 нче елның 10 декабрендә, Төмәнгә килеп җиттек. Бу вакытта урамда 40 градус салкын иде”, – дип сөйли безгә бабаебыз. Ләкин алар бернәрсәгә дә карамастан дусты белән Вагайга кайтып җитәләр.

Армиядә булганда Хөсниҗамал исемле бик матур, белемле кыз белән хат язышып торганнар икән. Бу кыз Тубыл шәһәрендә укытучылыкка укыган булган. Укуны тәмамлагач, алар гаилә корып җибәрәләр.

Әбиебез мәктәптә яраткан укытучы һөнәрен башкара, ә бабаебыз гомер буе совхозда авыр техникада – К-700 тракторларында гына эшли.

Намуслы хезмәте өчен бабаебыз бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Хәтта аның ордены да бар!

Без бабаебызны бик яратабыз, хөрмәт итәбез! Алар әбиебез белән матур тормыш корып яшиләр, вак мал-туарлары да бар, бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Күп еллар буе инде “Яңарыш” газетасын алдыралар һәм анда бастырылган һәр мәкаләне кызыксынып укып баралар. Балаларына, оныкларына терәк, киңәшче, үрнәк булып торалар.

Даяна, Рамазан АБИБУЛИННАР, 9 сыйныф укучылары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836