#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Язучыбыз истәлегенә

последние и лучшие новости искусства в мире

8-59нчы февральдә Я.Зәнкиев исемендәге Хуҗайлан мәктәбе китапханәсендә язучы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Бөек Ватан сугышы ветераны, РФнең атказанган укытучысы  Якуб Камали улы Зәнкиевның якты истәлегенә багышланган очрашу үтте. Чарада “Иртеш таңнары” романыннан “Кичке уеннар”ны искә алганнан соң, әби белән оныгы рольләрен уйнаучы укучылар язучының әсәрләре турында әңгәмә оештырдылар. Алар Я.Зәнкиевның тормыш юлын сөйләделәр, аның хатыны Рәшидә апаның иҗат иткән шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

Язучының укучылары, аннары коллегалары булып бер мәктәптә хезмәт юлын үткән Төхвәтулла абый Фәйзуллин, Галия апа Мөслимованың чыгышлары  укучылар  һәм өлкәннәр өчен кызыклы булды. Төхвәтулла абый: ”Мине башта абый укытты, аннары бергә эшләдек,күп еллар мәктәп директоры булдым. Якуб абый соңгы елларны авылда яшәмәсә дә, мәктәп тормышы белән кызыксынып торды. Аның киңәшләре файдалы һәм урынлы иде. Тубыл шәһәренә килгән саен абый белән күрешергә, утырып сөйләшергә, фикерләр белән уртаклашырга аларга  бара  идем. Якуб абый белән Рәшидә апа - кунакчыл, ачык йөзле, зур хөрмәткә лаек кешеләр. Алар сокланырлык матур тормыш юлын уздылар. Бу очрашулар күңелемдә онытылмаслык хисләр калдырды”, - диде. “Абый ярдәмчел, игътибарлы, кешелекле булып исемдә калды. Ул укучыларына авырлыкларга бирешмичә яшәү серләрен төшендерде. Классларда төрле милләт балалары укыган елларны укучылар белән тәрбияви чаралар үткәреп, дус, тату яшәргә өйрәтте. Якуб абый остазыбыз иде”, - дип, күз яшьләре белән искә алды Галия апа. Татар теле, әдәбияты укытучысы Тәнзилә Тимканова чарага йомгак ясап, кунакларны, ветеран укытучыларны музейга экскурсиягә чакырды. Тарихи хәтер музейларда сакланганын күрсәтеп, мәктәп мөдире Альбина  Азанова, укучылар эчтәлекле тематик экскурисия әзерләгәннәр. Кызыклы экспозицияләр, Я.Зәнкиевның шәхси әйберләрен, уникаль экспонатлар барлыгын сөйләп һәм күрсәтеп бардылар. Чарада катнашкан Якуб абыйның улы Нур һәм тормыш иптәше Зәкинә ханым музейда урнашкан экспонатлар турында үзләре дә мәгълүмат бирделәр. Икенче кабинетта очрашуларда катнашкан, педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыйков Якуб абыйның балалар өчен иҗат ителгән “Кайчыколак” хикәяләр җыентыгы турында сөйләде, хатирәләре белән уртаклашты. Клим абыйның әтисе Солтан Алиш улы Якуб абыйның якын дусты, коллегасы була. Якташларының күңелләрендә җылы хисләр уяткан, якты тәэсирләр калдырган очрашулар чәй табыны артында тәмамланды. Якуб абый бай, мәгънәле, данлыклы тормыш юлын үтте. Рухы аның гел шат булсын, кылган догаларыбызны Аллаһы кабул итсен.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836