Материалы

“Исәнме, туган телем” әдәби кичәсендә

последние и лучшие новости искусства в мире

11-12Төмән районында Әдәбият елы Акъяр клубында, мәктәп, китапханә, клуб хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән “Исәнме, туган телем” дип аталган әдәби кичә белән башланды. Кунакларны клуб мөдире Фирдания Ихсанова җылы каршылап, программа белән таныштырды. Тәбрикләү сүзләре белән Червишево авыл хакимияте башлыгы Михаил Капустин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, район автономиясе рәисе Хәмзә Биктимиров, өлкә автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов чыгыш ясадылар. Ришад Зиганшин өлкә автономиясе исеменнән Тәнзилә Степанова, Ирина Ихсанова, Рамилә Ташбулатова, Чулпан Качаева, Динара Кәримова, Лилия Яхина, Клара Сәйфуллинага Мактау кәгазьләре тапшырды. Муниципаль район Думасы депутаты Владимир Куракин: “Районда “Ватанга дан җырлыйбыз” дигән конкурс игълан ителде.

Туган авылыгыз, кешеләре турында язган мәкалә, хикәя, шигырьләр, фотоларыгыз булса, җибәрүегезне үтенәбез. Аларны без китап итеп чыгарырга планлаштырабыз. Киләчәктә бу китап районның визит карточкасы булыр дип ышанабыз”, - дип чыгышын йомгаклады. Авыл эшмәкәре Гомәр Шаматов: “Милләт теле һәм мәдәнияте булганда гына яши. Гаиләдә бала-оныкларыбыз белән туган телдә сөйләшергә тиешбез. Бала мәктәпкә укырга кергәч, бу бурычны укытучылар үз җилкәләренә алып, туган телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт уятырга тиешләр. Бүгенге чара моңа этәргеч булыр уйлыйм”, - дип сөйләде. Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге директоры, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең мәгариф комиссиясе җитәкчесе, профессор Хәнисә Алишина өлкә этномәдәни компонентлы мәктәпләре хәле һәм 42 җирле авторның берәр китабы күрсәтелгән “Төмән өлкәсе язучылары” исемле плакаты белән таныштырды. Акъяр мәктәбендә озак еллар туган тел һәм әдәбиятын укыткан мәгариф отличнигы Люция Хәбибуллина, Фирдания Ихсанованы “Бердәм Россия” партиясе исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Кунакларны ял иттереп мәктәп укучылары – Азатулла Балдин, Сафия Айсина, Камилла Ахина, Диана һәм Аделия Мириаминовалар, Наил Мадьяров, Инна Фазыйлова, Диана Мадьярова җирле һәм танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. “Таң йолдызы”, “Халык сәнгате” өлкә фестивальләре лауреатлары – Роза Казакеева, Ильяна Шаматова матур җырлар, “Ялкын” ансамбле кызлары биюләр башкардылар. Радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Низамов М.Капустин, Т.Степанова, Ф.Ихсанова, Розалия Кәримова, Зөлфирә Сергеева һәм яхшы, актив укучылар, спортчылар – Алинә Мәүлитова, Фәрит Айсин, Дамир Төхвәтуллин, Д.Мириаминов, Н.Мадьяровка Х.Якин, Р.Абдуллин исемендәге дипломнар тапшырды. Себер шагыйрьләре Сәгыйть Сагитов, Галия Абайдуллина, Хәлил Вагайлы үзләренең яңа иҗат иткән шигырьләрен укып ишеттерделәр. Әдәби кичәгә Люция Бәдретдин кызы йомгак ясап: “Әдәбият елыннан нәрсәләр, нинди үзгәрешләр, нинди үсешләр көтәбез? Әдәбият елы тарихка кереп калсын өчен бергәләшеп шагыйрь Булат Сөләймановка Төмән шәһәрендә һәйкәл кую юлларын карарга кирәк. Билгеле, бу бер ел эчендә башкарыла торган эш түгел, шуңа быел аңа нигез салып каласы иде. Быел Җиңүнең 70 еллыгы, - Хәтер елы да. 35 татар шагыйре һәм язучысы Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булдылар. Мондый хәл башка бер милләттә дә юк, моның белән горурлана алабыз. Аннары – соңгы 25 ел эчендә үзебездә дә иҗат итүчеләр саны арта. Менә аларны без халыкка күрсәтергә тиешбез, авылларда очрашулар, әдәби кичәләр оештырасы иде”, - дигән тәкъдимнәр кертте. Аның сүзен хуплап Х.Биктимиров: “Бик яхшы. Бу эшне өлкә себер-татар язучылары берлеге иҗтимагый оешмасы рәисе Әнәс Гаитовка тапшырабыз, ә без аңа булышырга әзер”, - диде. Әлеге сөйләшүләр, аралашулар авыл эшмәкәрләре Альберт Хәмидуллин, Гомәр Шаматов ярдәме белән әзерләнгән бай табын артында дәвам итте.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума