#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ветеран һем имама Әбүзәр

последние и лучшие новости искусства в мире

11-13Әбүзәр Төхвәтулла улы Касыймов 1910 елның 10 январенда кечкенә Пәрҗи авылы, Глазов өлкәсе, Удмуртия Республикасында дөньяга килә. Авыр тормыш булу сәбәпле, үзенең абыйсы белән ерак Себергә юл тоталар. Бу вакыт инде аларның әти-әниләре исән булмый. Әбүзәр Талымхан авылы мулласы Баһаветдин хәзрәт Рахмангуловның кызы Мәрзиягә гашыйк була һәм 1935 елда алар бергә гаилә корып җибәрәләр. 3 ел Әбүзәр армия сафларында хезмәт итә. Сугышка хәтле аларның беренче кызлары Фирдәвес туа. Сугыш башланырга ике атна чамасы калгач, Әбүзәрне Көнчыгышка армия сафларына җибәрәләр, чөнки монда Япония белән сугыш булуы мөмкин.

1941 елның 16 октябрендә бу гаскәрне башкаланы саклап калырга дип Көнчыгыштан Мәскәүгә җибәрәләр. Хатынына, мин Төмән аркылы үтәчәкмен, вокзалда күрешеп калырбыз дип хат яза. Тик поезд башка юлдан китә һәм алар күрешә алмыйлар. Калинин фронтының 10 нчы армиясе, 29 гвардия дивизиясенә беркетелә. Аларны Мәскәүгә якын Можайск шәһәре тирәсендә туплыйлар. Каты сугыш була, Әбүзәр Можайск һәм Ржев шәһәрләрен азат итүдә катнаша, яралана. Моннан соң аларны Латвиягә, Рига шәһәрен кайтарырга җибәрәләр. 1944 елны генерал Еременко җитәкчелек иткән 2нче Прибалтика фронты составында күп шәһәрләрне азат итүдә катнаша һәм бик каты яралана, хәтта госпитальдә 9 ай чамасы ятып чыга. Җиңү көнен госпитальдә каршы ала. Авылына 1945 елның көзендә генә кайтып керә. Сугышта Бөек Ватан сугышының II дәрәҗәле ордены, “За оборону Москвы”, “За взятие Германии”, 11-10“За отвагу” медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң тагын 4 бала дөньяга килә, хәзер 13 оныклары бар. Өйгә кайткач, колхозда бригадир, ат караучы булып эшли. 1970 елдан лаеклы ялда, аңа хәтле янгын сүндерүче була. Ялга чыккач, хатынының әтисе Баһаветдин мулладан дин дәресләрен үзләштерә, гарәпчә укырга, язарга, намаз һәм башка дини гадәтләрне өйрәнә. Рамазан аенда хатыны белән ураза тоталар, Гает бәйрәмнәрен зурлап үткәрәләр. Күл буенда күк корбанлык оештыралар. Ошбу эшләр һәр ел саен уңышлы бара. Авылда мәчет төзү эшләре башлангач, Әбүзәр хәзрәт бөтен җаны, тәне белән керешә. Тик мәчетнең тантаналы рәвештә ачылуын (1994 ел, октябрь) күрә алмый, 1994 елның 3 сентябрендә вафат була.

Кызы Рауза ханым сөйләгәннәрне Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836