Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Нәркис Галеев, федераль куркынычсызлык хезмәтенең отставкадагы подполковнигы, Төмән шәһәре Восточный административ округы ветераннар советы әгъзасы:
- Төмән өлкәсенең Казанлы авылында туганмын мин. Туганнарның күбесе авылда калган. Монда тулы булмаган урта мәктәптә белем алып, Тубылның 15нче мәктәбендә унынчы классны тәмамладым. Ул вакытта директор Изил абый Бәдретдинов иде. Аннары 1 ел, армиягә киткәнче, Вагай районында ялга киткән укытучыларны алыштырып эшләп алдым. 3 ел хезмәт итеп кайтып, Тубылда институтта укыдым. Иптәшем белән мәктәптә башланган хезмәт юлым дәүләт куркынычсызлыгы...
Көсәйкүл авылында яшәүче Иcмәгыйловларның крестьян-фермер хуҗалыклары районда иң зур һәм иң яхшы оешканнардан санала. Мәшүдә ханым тормыш иптәше Фәсхетдин белән үз хуҗалыкларын булдырып, эшләп китүләренә ун елдан артык вакыт узган. Алар ферма оештырыр алдыннан өлкә күләмендә токымлы сыерлар эзлиләр. Аннары терлек каралтыларын өлкә хакимияте ярдәмендә төзетәләр. Исмәгыйловлар гаиләсе сынаулар, авырлыкларга очраса да, бирешми. Аларны тырышлыклары, үҗәтлекләре белән җиңеп чыгалар, башлаган эшләрен алга алып...
Мирабо УТЕШЕВ, профессор, техник фәннәр докторы, РФнең югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре: “Томск югары уку йорты аспирантурасында укыган һәм заводта эшләгән яшь белгеч вакытымда фәнни җитәкчем артыннан Төмән индустриаль институтына килдем. Ректор А.Косухин шәһәр үзәгендә, бу уку йортында диссертациямне яклап, эшкә каласымны шарт итеп куеп, фатир тәкъдим итте. Мин вәгъдәмне үтәдем – лаборатория ачтым, тикшеренүләрем һәм приборлар халык хуҗалыгы уңышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) югары билге алдылар. Чит илләрдә эшләргә чакырулар килде, тик мин беркая да китмәдем. Чөнки бу төбәктә...