#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Төмән өлкәсен сайлыйм” проекты

последние и лучшие новости искусства в мире

Нәркис Галеев, федераль куркынычсызлык хезмәтенең отставкадагы подполковнигы, Төмән шәһәре Восточный административ округы ветераннар советы әгъзасы:

- Төмән өлкәсенең Казанлы авылында туганмын мин. Туганнарның күбесе авылда калган. Монда тулы булмаган урта мәктәптә белем алып, Тубылның 15нче мәктәбендә унынчы классны  тәмамладым. Ул вакытта директор Изил абый Бәдретдинов иде. Аннары 1 ел, армиягә киткәнче, Вагай районында ялга киткән укытучыларны алыштырып эшләп алдым. 3 ел хезмәт итеп кайтып, Тубылда институтта укыдым. Иптәшем белән мәктәптә башланган хезмәт юлым дәүләт куркынычсызлыгы комитетында, таможняда дәвам итте. Лаеклы ялга чыккач, шәхси фирмада махсус бүлекне җитәкләдем. Барлык эш стажым 50 елга җитә.

Аеруча Тубыл һәм Ялутор районнарында эшләгән еллар истә калган. Бурычларның берсе - авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә зыян китермәүне булдыру, алдан чарасын күрү иде. Мәсәлән, бер районда чәчү алдыннан гына берәү, баласын эшкә алмаган өчен, техникаларның 50ләп көпчәген тишеп чыккан иде. Аны тиз арада табып, эшен тиешле оешмага тапшырдык.

Төмәнгә якынрак районнарда, Ишим тирәсендә шактый үзгәрешләр булды. Аларда авыл хуҗалыгы көчле. Зур хуҗалыклар янында шәхси эшмәкәрләр дә сынатмыйлар. Ә менә Тубыл, Вагай, Уват районнары авылларында әллә ни үсеш күзәтелми шикелле. Туган авылымда гөрләп эшләгән фермалар, мул уңышлы кырлар бар иде. Хәзер бернәрсә дә юк.

Өлкәбездә югары белемле белгечләр артты, тик эш табасы гына катлаулырак. Шәһәрара җәмәгать транспорты дисеңме, шәхси автомобильләрне искә аласыңмы – элекке белән чагыштырганда зур үсеш кичерделәр, хезмәт ветераннары өлкә буйлап, пенсионерлар шәһәрдә рәхәтләнеп түләүсез йөриләр.

Төньяк төбәкләрдән килүчеләр өчен “Сотрудничество” программасы яхшы эшли: йортлар төзелә, балалар бакчасы, мәктәпләр ачыла, сәламәтлекләрен яхшырту мөмкинлекләре бирелә, юллар яхшыра, экология өлкәсендә уңышлы нәтиҗәләргә ирешәләр һ.б. Пенсияләр дә арта, льготалар да куандыра.

”Сугыш балалары” проектын тормышка ашырырга тырышалар, әлегә сөйләшүләр генә бара.

Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836