#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якуб абыйга рәхмәтем

последние и лучшие новости искусства в мире

Үзем Акъяр авылыннан, гади  колхозчылар гаиләсендә туып үстем. Люция апа Хәбибуллина бездә татар теле hәм әдәбияты дәресләрен алып бара иде. Люция апа ул искиткеч матур кеше hәм аның татар теленә, әдәбиятына булган мәхәббәте безгә - мәктәп балаларына да каты йогынты ясады. Мәктәптән соң, ничәмә-ничә еллар үтсә дә, Такташның Мокамае, Җәлилнең “Кызыл ромашкалар”ының шигъри юллары минем колак төбемдә, тел очымда.

Мәктәпне, hөнәри уку йортын тәмамлагач, Сәет исемле Каскара авылы егетенә тормышка чыктым. Хәләл җефетем белән өч гүзәл бала тәрбияләп үстердек, ә татар теленә булган мәхәббәтем минем елдан-ел арта бара шикелле. “Яңарыш” газетасы чыга башлаганнан бирле мин аның бер санын да калдырмыйча, эшләр эшләремне онытып, бер юлын калдырмыйча укыйм! Ә кайбер мәкаләләргә кабат-кабат борылып кайтам.

Мөгаен, ничәмә-ничә еллар буе бастырылып килгән материаллар арасында минем уй-хыялымны иң җәлеп иткәне Якуб абый Зәнкиевның “Ялкында өтелгән мәхәббәт” әсәренең өзекләредер! Шул вакытта мин   “Яңарыш”ны аеруча көтеп ала идем!.. Бик кызыгып, чын күңел биреп, урыны белән күз яшьләремне түгеп укыдым мин шул өзекләрне, ә аннан соң – атаклы якташыбызның әсәре белән тулысынча бик танышасым килде минем! Китапны  эзләп авыл китапханәсенә бардым, анда миңа әсәрнең рус телендә чыккан вариантын тәкъдим иттеләр. “Юк, татарчасын  укыйсым килә”, - дидем. Икенче килүемдә алар, рәхмәт яугырлары, күрше татар авылларының берсендә табылган “Ялкында өтелгән мәхәббәт”не миңа тоттырдылар. Зиннур белән Нуриянең үз мәхәббәтен саклап калулары таң калдыра, авыл кешеләренең характерлары шундый төгәл тасвирланган. Әсәр мине хәйран калдырды! Якуб абыйның тәрбия темасына язылган  мәкаләләре дә миңа бик якын. Рәшидә апаның иҗат җимешләрен дә яратам. Якуб абый белән Рәшидә апаны үзем “Очрашулар” исемле  телевизион тапшыруда гына күргәнем бар. Әле дә күз алдымда – икесенең кулга-кул тотынышып туган авылларында йөргәннәре, Иртеш буена төшкәннәре...  Якуб абыйның талантлы шәхес булуына сокланам, сөекле тормыш иптәшенә “Рәшидәм” дип кенә дәшүе җаннарны өздерә! Бик сирәк очрый аның шикелле шәхесләр! Атаклы якташыбыз, язучыбыз Якуб абый Зәнкиевны җылы сүзләр белән искә алам, зур рәхмәтемне белдерәм!

Вәлимә ШӘРИПОВА, Төмән районы, Каскара авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836